Accessibility links

Мәскәү Әдәбият институтында татар теленнән тәрҗемәчеләр әзерли башлыйлар


Максим Горький исемендәге Әдәбият институты татар теленнән тәрҗемәчеләрне әзерләү төркеменә укучыларны җыю турында игълан итте.

Яңа уку елыннан башлап Мәскәүдәге Әдәбият институтында татар теленнән әдәби текстлар тәрҗемә итүчеләрне әзерли башлаячаклар. Институтның беренче проректоры, профессор Людмила Царева Азатлыкка әйтүенчә, беренче елда төркемгә 5-10 кеше алырга телиләр. Уку бушлай булачак һәм федераль бюджеттан финансланачак. Татар теле белгечләрен нәфис тәрҗемә кафедрасында әзерләячәкләр.

Бу мәгълуматны Азатлык радиосына Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов та раслады.

"Безгә Әдәбият институты ректоры мөрәҗәгать итте. Алар Русия халыклары телләреннән русчага һәм киресенчә – русчадан милли телгә тәрҗемә итүчеләрне әзерләргә телиләр. Советлар вакытында андый юнәлештә эш алып барылган, хәзер дә, бу тәҗрибәне кулланып, әлеге эшне дәвам итәргә телиләр. Әлегә бер бюджет төркеме әзерләргә уйлыйлар. Безнең министрлыкка институт вәкилләре төркем туплауда ярдәм күрсәтүебезне үтенеп мөрәҗәгать иттеләр. Хәзер без әдәбияттан БДИ тапшырырга теләүче мәктәпне тәмамлаучы балаларны барлыйбыз. Тәрҗемә эшенә өйрәнергә теләүчеләр күпме икәнен карыйбыз, аннары институт белән бәйләнешкә керербез”, диде ул.

2016 ел башында ук язучы, урыс әдәбиятен өйрәнүче, МГУ профессоры Алексей Варламов Русия халыклары телләреннән тәрҗемә кафедрасын торгызу тәкъдиме белән чыккан иде.

XS
SM
MD
LG