Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:55

Казан мэриясе Әби-патшага һәйкәл кую бәйгесен туктатып торырга җыенмый


Әби-патша рәсеме. Авторы Федор Рокотов. 1770 елда ясалган

Әби-патша рәсеме. Авторы Федор Рокотов. 1770 елда ясалган

Дөнья татар яшьләре форумының җәмәгатьчелек һәм белгечләр фикерен өйрәнеп нәтиҗәләр ясаганчы Казанда Әби-паташага һәйкәл кую бәйгесен туктатып торырга чакырган иде. Мэрия бу тәкъдимне хупламаган.

Казан мэриясе "Әби патша"га һәйкәл кую өчен үткәрелә торган бәйгене туктатмаячак. Дөнья татар яшьләре форумы әнә шундый эчтәлектәге хат алды. Аны шәһәрнең баш архитекторы Владимир Фомин имзалаган.

"Шәһәрдә яшәүчеләрнең бу хәлгә анык кына уңай карашы булмавы массакүләм мәгълумат чараларында булган каршылыклы мәгълумат аркасында", диелә әлеге хатта.

Әби патшага һәйкәл кую шәһәр халкын үз төбәгенең тарихын өйрәнүгә этәрәчәк дип саный Казан түрәләре. Алар Әби-патшаны олылау аның татарларга күрсәткән яхшылыгына җавап дип тә ассызыклый.

"Җиңүче проектны сайлаганда төп таләп булып бу эшнең 1767 елгы
тарихи вакыйгаларны яктыртуы торачак. Шул елда патшабикә татарларга Казанда гына түгел, авылларда да таш мәчетләр төзергә шәхси рөхсәтен биргән", диелә бу хатта.

Иң яхшы проектка бәйге дәвам итәчәк. Казаннарга конкурста катнашучы проектларны карарга, алар турында фикерләрен белдерергә һәм тавыш бирергә генә хокук бирелә.

Бөтендөнья татар яшләре форумы 5 майда "Әби-патша самодержавия һәм изү, хокуксызлык чоры – крепостное правоның чәчәк атуының чагылышы булып тора" дип белдереп җәмәгатьчелек фикерен өйрәнеп нәтиҗәләр ясаганга кадәр бәйгене туктатып торырга чакырып хат язган иде.

Форум хатында "нинди генә очракка багышлап куелмасын, һәйкәл ул җәмгыятьнең, шәһәр халкының абсолют күпчелеге хуплавыннан соң гына куелырга тиеш. Моннан тыш, ул шәһәр мохитына яраклашкан булырга, тарихи контекстка һәм шәһәрнең гомуми рухына туры килергә тиеш. Екатерианага һәйкәл бу шартларга туры килми", диелде һәм бу мәсьәләдә белгечләр фикерен дә өйрәнү кирәклеге әйтелде.

Бәйге башлангач җәмәгатьчелектә генә түгел, ә галимнәр арасында да Татарстанда патшаларга һәйкәл кую белән мавыкмаска дип белдерүчеләр булды. Тарих институтының яңа тарих бүлеге башлыгы, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин Азатлыкка Әби-патшаның татар-мөселманнарны үз максатында куллану өчен генә аларга ташламалар ясарга мәҗбүр булуы турында сөйләгән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG