Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Калеб": "1926" кичәсендә сәхнәгә Сәйдәшев, Тинчурин, Садыйковалар чыкты


"Калеб": "1926" кичәсендә сәхнәгә Сәйдәшев, Тинчурин, Садыйковалар чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:00 0:00

“Калеб”: 1926" кичәсендә сәхнәгә Сәйдәшев, Тинчурин, Садыйковалар чыкты

"Калеб" проекты Казанның Камал театрында "1926" дип исемләнгән кичә үткәрде. Яшь иҗатчылар узган гасырга кайтып Кәрим Тинчурин, Сара Садыйкова, Сәлих Сәйдәшев кебек татар шәхесләре роленә керде. Ул вакытта һәм хәзер иҗатта булган проблемнар барланды.

11 ноябрь Камал театрының кече залында "1926" кичәсе була дигән игъланнар иң элек иҗади татар яшьләренең интернет битендә таралса, аннан радио-телевидениедән ишетелә башлады. Гадәти булмаган чираттагы “Калеб” кичәсе бер төркем татарларда кызыксыну уятты.

Әлеге чараны оештырган яшь шагыйрь-язучылар тарихка кайтып, мәшһүр татар шәхесләрене сурәтләп күрсәтте. Мисал өчен, Булат Ибраһимов – Кәрим Тинчурин, Резедә Гобәева – Сара Садыйкова, Рүзәл Мөхәммәтшин – Салих Сәйдәшев булып сөйләде.

Үткән чор белән аваздаш кичә эшләү һәм нәкъ менә 1926 елны сайлап алу юктан булмаган. Беренчедән, бу ел иҗади вакыйгаларга бай ел саналган, иҗади күтәрелеш чоры. Икенчедән, бүгенге сәнгать әһелләрен борчыган проблем-мәсьәләләр 1926да да күтәрелгән: фикер ияләре, журналистикада шәхесләр җитмәү, җырчы-композиторларны күрә белмәү, аларны алга таба үстерә алмау, сүз иреге, кеше хокукларын кысу күренешләре бүгенге көн белән тәңгәл килә.

Яңа карашлы әдәби-музыкаль кичәнең төп оештыручыларның берсе, сценаристы – шагыйрә Йолдыз Миңнуллина иде. Ул материалларны туплауда, архивларда утырып хатлар, язмалар, көндәлекләр табуда, гомумән чараның сценариясен төзүгә зур өлеш керткән.

Йолдыз сүзләренчә, иң баштагы теләкләре – билгеле татар шәхесләренә игътибар арттырып, һәрберсен аерым-аерым күрсәтү булган.

“1926 дигәч, без нәкъ шушы елга караган материалларны алдык. Аларны һәрбер айга бүлеп, кайчан нинди вакыйга булганын карап, өйрәнеп чыктык. Мондый вакыйга-чаралар яшьләргә генә түгел, һәрберебезгә кирәк һәм файдалы. Без үзебез шушы кичәгә әзерләнгәндә генә күпме яңалык белдек. Һәркайсыбыз әдәбият китабын гына укып калмады, тирәнтен өйрәнеп, эзлекле әзерлек барды”, ди Йолдыз.

Залда дистәләгән тамашачылар арасында Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская да бар иде. “Сез сурәтләп күрсәткән шәхесләр арасыннан мин күпләрен күрдем, таныш идем. Тарихны, бигрәк тә татар тарихын тирәнтен эзләнүләр ярдәмендә өйрәнергә кирәк. Бүгенге яшьләр, минемчә, әлеге шәхесләрнең күбесен белмиләр, белергә тырышырга кирәк, чөнки тарихын белмәгән кешенең киләчәге юк!”, диде Әлфия ханым.

“Калеб” проекты сәнгать өлкәсен берләштерүче җыенга әйләнде. Әлеге кичәгә яшь композиторлар Эльмира Галимова белән Эльмир Низамов махсус өр-яңа романс-әсәрләрен язганнар.

“Безгә алдан ук шушы чорны тулырак ачып күрсәтә торган әсәр язарга дип махсус эш бирелгән иде. Мондый кичәләр, әлбәттә, кирәк. Чөнки яшьләр ул вакытта нинди шәхесләр иҗат иткәнен белеп үсәргә тиеш. Безнең яшь буын тарихта тирән эз калдыра алырмы – монсын вакыт күрсәтер. Һәрбер кеше иҗат итеп, яңалык кертсә, заманабыз рухи яктан баер иде”, ди Эльмира Галимова.

1926 елга тукталганчы, оештыручылар кичәне чорлап эшләмәкче булган. Чөнки һәрбер чорда яшьләр дә, иҗат та, иҗат стильләре дә үзгәрә. Киләчәктә, бәлки андый кичә дә булыр дип ышандырды “калеб”леләр.

XS
SM
MD
LG