Accessibility links

Корылтай алдыннан язучылар берлеге эшчәнлеген хуплаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә бар


Язучылар берлеге корылтае. 18 май 2012
Язучылар берлеге корылтае. 18 май 2012

25 майда Казанда Татарстан язучылар берлеге корылтае уза. Анда низамнамәгә үзгәрешләр кертергә җыеналар. Берлек җитәкчелеге эшчәнлегенә карашлар төрле.

Татарстан язучылар берлегең 18нче корылтаенда эшне, элекке корылтайлардан аермалы буларак, тиз генә тотарга җыеналар. Утырышны иртәнге унда башлап, киче алтыга төгәлләргә исәпләре. "Элекке еллардагы кебек караңгы төнгә кадәр утырырга җыенмыйбыз, арабызда өлкән яшьтәгеләр дә бик күп, алар таралыша башлый, карарлар кабул иткәндә җитәрлек тавыш (кворум) булмаска да мөмкин", дип белдерде Азатлыкка берлек рәисе Рафис Корбан.

Тимерне тиз генә кыздырып сугу өчен быелгы корылтайда элекке еллардагы кебек төрле иҗади бүлекләр (проза, шигърият, әдәби тәнкыйть һәм башкалар) башлыклары чыгыш ясап тормаячак. Аларның һәр тармак үсешен яктырткан чыгышлары мәкалә итеп язылган һәм алар корылтайга җыелганнарга махсус бер китап итеп тәкъдим ителәчәк. Сәхнәдән өч кеше генә – берлек рәисе (40 минутлык нотык), ревизия комиссиясе башлыгы һәм Татарстан җитәкчелегеннән берәрсе сүз тотачак. Президент Рөстәм Миңнеханов килерме, әллә мәдәният министры Айрат Сибагатуллин гына чыгыш ясармы – монысы әлегә ачык кала.

Аннан соң берлек җитәкчелеге эшенә бәя бирү өчен теләүчеләргә сүз әйтү мөмкинлеге биреләчәк. Вакыты чикләнгән – биш минут кына. Рәфис Корбан анда унлап кеше сүз сорар дип әйтә.

Корылтайда низамнамәгә дә җитди үзгәрешләр кертергә җыеналар. Әгәр бу үзгәрешләр кабул ителсә, корылтай узсын өчен элекке кебек берлектәге әгъзаларның өчтән ике өлешенең катнашуы мәҗбүри түгел, ә яртысы һәм тагын бер кешенең килүе дә җитәчәк. Корбан бу яңалыкны берлектәге әгъзаларның бик күбенең өлкән яшьтә булуы һәм аларның дүрт елга бер үтә торган корылтайга килә алмау мөмкинлеге белән аңлата.

Рафис Корбан (беренче утыра)
Рафис Корбан (беренче утыра)

Бүген Татарстан язучылар берлегендә 337 кеше әгъза булып тора. Аларның 210ы пенсия яшендә. 60лап язучы 77 яшьнең теге ягына чыккан. Берлектәге әгъзаларга уртача 65 яшь. Әле күптән түгел генә берлеккә керүчеләр арасында Тукай бүләге иясе Зөлфәт Хәким, татар җәмәгатьчелегендә зур шау-шу чыгарган "Зөләйха күзләрен ача" романы авторы Гүзәл Яхина да бар. "Зифа Кадыйрованы Чаллы язучылары берлеккә тәкъдим итсә дә, әлегә документлары килмәде, бу корылтайда ул катнашмаячак", ди Корбан.

Низамнамәгә әгәр берлек әгъзасы ике ел дәвамында бу иҗтимагый оешма белән элемтәгә керми икән, аларны автомат рәвештә әгъзалыктан алу юлларын да кертергә җыеналар. Берлек идарәсе бүген җиде язучының кайда икәнен белә алмый. Берлек идарәсендә даими эшләүчеләр белән килешү төзүне дә документка кертергә телиләр. "Әгәр хезмәткәр үзенең вазифаларын үтәми икән, ел ахырында аның белән килешүне өзү мөмкинлеге булырга тиеш", ди Корбан.

Дүрт ел элек булган корылтайда низамнамәгә берлек рәисе 12 ел (3 вакыт) җитәкчелектә утыра алачак дигән юллар кертергә теләгән иделәр, әмма язучылар моңа каршы чыкты. Хәзерге низамнамә нигезендә язучы ике тапкыр гына берлеккә җитәкче булып сайлана ала.

Рафис әфәнде үзенең алдагы дүрт елга да рәис булып калырга теләге барлыгын әйтте. "Үземне намзәт итеп чыгарачакмын", ди.

Корбан февраль ахырында Азатлыкка 2014 елда берлек бюджетының 21 млн 316 мең сум, 2015 елда – 14 млн 215 мең сум булуын белдергән иде. Русиядә әдәбият елы уңаеннан тагын 5 миллион сум һәм тәрҗемә өчен китапларга 2 млн бирелгән. "2016 елда каешларыгызны кысып буарга туры киләчәк дип куркытсалар да, 9 миллион сум субсидия алдык", дигән иде рәис. Корылтай алдыннан ул Азатлык белән финаслар турында сөйләшергә теләмәде. "Азатлыкта мәкалә чыккач сүзләр күп булды. Эш күрсәтергә мөмкинлек бар, башка төбәкләр белән чагыштырганда без әйбәт яшибез", ди ул.

Язучылар арасында берлек эшчәнлегенә карашлар төрле. Берәүләр җитәкчелек эшен хупласа, берәүләр кискен тәнкыйтьли.

Рабит Батулла
Рабит Батулла

Язучы Рабит Батулла берлек эшчәнлегеннән гаеп табу белән шөгыльләнмәскә чакыра. "Халык үзе хәл итәр, сайлаган вакытта (рәисне) канәгатьме, әллә юкмы икәнлеге тавыш биргәндә билгеле була. Беркайчан идеаль җитәкче була алмый, тегесенең дә, монсының да гаебен танып була", ди Батулла.

Язучылар берлегенә бүленә торган акчаларны күпсенүне мәгънәсезлек буларак бәяли ул һәм "көнләшүчеләр дә булырга мөмкин", дип әйтә. Батулла фикеренчә, язучылар үз эшләрен башкара, әмма халыкка файдасы бармы, әллә юкмы икәнне берәү дә үлчәп карамаган әле.

"Минем халыкка файдам бар микән? Туфан Миңнуллинныкы бар иде микән, әллә юк иде микән? Тукайныкы булды микән? Алайга кереп китсәк, гомумән демагогиягә кереп батарга мөмкин", ди ул.

Язучылар берлеге милләт алдына килеп туган актуль мәсьәләләрдә үз сүзен әйтердәй оешмамы? Татар мәктәпләре булсын, татар шәхесләренә һәйкәлләр булсын һәм башкалар.

"Мондый мәсьәләләр килеп туганда берлек үз сүзен әйтергә тиеш. Әйтми калганы да юк. Туфан Миңнуллин мәктәпләр өчен күпме ертылып йөрде. Мин дә Биектаудагы мәктәпләрне яптырмас өчен президентларга яздым һәм башкалар да шулай ук. Татар язучысы һәрвакыт милләт турында кайгырта", ди ул.

Дөрес, язучылар арасында милли мәсьәләләрне хәл итү өчен атылып чыгучылар юк түгел, бар. Әмма берлекнең теге йә бу вазгыятькә карата үз сүзен әйтеп рәсми белдерү ясаганы булмады диярлек. Рабит әфәнде дә мондый белдерүләр җитәрлек түгел дип әйтә. Шулай да бу эштә күбрәк депутат язучылар алдынгы булырга тиеш дигән карашта ул.

"Байтак кына еллар буена утыра торган депутатлар бар. Татар халкының мәнфәгатьләре, мәктәпләренә килгәндә, руль аларның кулында бит. Алар – хөкүмәт бит! Дүртәр-бишәр язучы депутат булган чаклар бар иде. Якладылар микән соң менә, әллә якламадылар миән? Бичаракаем, бер Туфан ертыла торган иде. Разил Вәлиев инде, аның үзенең вазифасы – мәдәният һәм башкалар аның кулында (Дәүләт шурасында мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе). Депутат язучылар күп булды бит – Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Ренат Мөхәммәдиев. Бер Туфан һәм Разил Вәлиев мәктәпләрне, милли мәнфәгатьләрне яклау белән шөгыльләнде. Бәлки, башкалар да эшләгәндер, без генә күрмәгәнбездер", ди ул.

Айдар Хәлим
Айдар Хәлим

Язучы Айдар Хәлим корылтайда чыгыш ясарга җыена. Әйтәсе фикерләрен таслап-таслап күңеленә салып куйган инде ул.

"Матур биналар, яхшы кәнәфиләр генә безне язучы итә алмый. Язучылар берлегенең эше – язучыларны иҗатка туплау. Минемчә, безнең берлектә чын язучылар бик сирәк калды. Әдәбият укытылмагач, язучылар саны артса да, рәтләре сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Бүген 400гә якын язучы арасында милләт алдында, Аллаһы тәгалә алдында язучы дип әйтерлекләрне бармак белән дә санап чыгарга була. Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт, берлек бинасы бик матур, әмма бу бинада җитәкче булып никадәр өметсез һәм тупас кеше утыра", дип әйтә.

Аның фикеренчә, җитәкче булып яңа кеше сайланырга тиеш. Андыйлар бар дип әйтә. Рәмис Әймәт, Галимҗан Гыйлманов, Данил Салиховны җитәкче булырдай шәхесләр итеп күрсәтә. "Алар Ибраһим Газилар, Гомәр Бәшировлар биеклегендә түгелдер, һәр хәлдә милләтнең бүгенге хәлен аңлаган, кеше белән сөйләшә ала торганнар", ди Айдар әфәнде.

Айдар Хәлим берлек җитәкчелеге хөкүмәттән акча алып, үз-үзләрен генә туйдырып ята торган кечкенә бер үзәккә әйләнеп калды дигән фикердә. "Иң беренче, аларда әдәби хезмәтнең бәясен аңлау җитешми, чөнки аларның чын әдәби әсәр тудырганнары юк. Чын әдәби әсәр тудырмагач, башканың хәлен һәм әһвәлен аңлый алмый алар. Берлеккә бүлеп бирелгән бюджет акчасын үзләренең шәхси теләкләрендә теләсә ничек файдаланып, үзләрен генә яшәтү бурычы белән яналар. Дистәләгән-дистәләгән фактлар тулып ята. Мин бу корылтай бик кайнар булыр һәм мондый хәлләргә чик куелыр дип уйлыйм", ди Айдар әфәнде.

Татар язучылары берлексез генә яши аламы? Элекке елларда берлеккә кермичә дә халык күңелен яулаган һәм яратып укылган шәхесләр бар иде. Зөлфәт Хәким, Зифа Кадыйрова... "Соңгы 100 ел эчендә төзи алган бөтен милли институтларыбыз җимерелеп бетте. Әгәр без язучылар берлеген дә таркатсак, көтүчесез көтү булып калачакбыз. Әдәби бергәлек дигәннән чыгып караганда, язучыларның үз оешмасы булырга тиеш. Бу очракта берлек белән сәяси яктан җитешкән, милләт, кешелек бурычларын аңлаган, әдәбиятны бөтен дөнья белән бәйләнештә үстерү өчен эш иткән берлек җитәкчелеге кирәк", ди Айдар Хәлим.

Аның фикеренчә, язучылар берлеге җитәкчелеге татар милләте алдында торган проблемнарга керергә теләми һәм керми дә. "Милләт турында кайгыртуны татар мәктәпләрен юкка чыгарып, тегендә һәйкәл ачылган, монда һәйкәл ачылган дип алыштырырга тырышабыз. Безгә иң яхшысы – ул татар мәктәбе – һәйкәл! Тукайга иң яхшы һәйкәл ул татар мәктәбен, милләтен, динен, татарның иманын саклау. Һәйкәлләр белән артык мавыгуны бию белән, вак-төяк буш һәм мәгънәсез җыр белән алыштыруга тиңлим мин", ди Айдар Хәлим.

Нәбирә Гыйматдинова
Нәбирә Гыйматдинова

Тукай бүләге иясе, язучы Нәбирә Гыйматдинова язучылар берлеге җитәкчелеге эшеннән бик канәгать булуын белдерә.

"Язучылар берлеге соңгы дүрт елда бик әйбәт эшләде. Җомга көнне үткәргән чараларны күрсәгез, анда һәр кешенең юбилее дисеңме, бәйрәмнәр дисеңме, 8 мартта хатын-кызларны котлау дисеңме – барсы да булды. Мин үзем берлек җитәкчелеге эшеннән бик риза. Күп кенә кешләр тәнкыйть күзе белән карый, һәрберсе үз мәнфәгатеннән чыгып ни дә булса әйтергә тырыша. Минем үземнең шәхси бер үтенечем дә юк", ди Гыйматдинова.

Нәбирә ханым язучылар татар мәнфәгатьләрен яклау өчен күп хезмәт куя дип әйтә. "Айдар Хәлимнең чыгышлары ул язучы чыгышы түгел мени? Ул русча да, татарча да бөтен матбугатта язып тора. Фәүзия Бәйрәмованың чыгышларын алсак та, язучылар эше бит инде ул. Язучылар алгы сафта бара дигән сүз. Хәтер көннәрен алсак, анда язучылар катнаша. Мәктәпләргә кемнәр йөри дип уйлыйсыз? Артистлар түгел бит, алар акча сорый. Язучылар бушлай бөтен мәктәпләргә йөреп чыгалар. Мин үзем дә елына 20-30 мәктәптә булам", ди Гыйматдинова.

Рифә Рахман
Рифә Рахман

Язучы Рифә Рахман узган корылтайда Рафис Корбанны Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе итеп сайлау өчен каләмдәшләрен үгетләгәнгәнгә үкенә һәм аның кеше күзенә карарлык эшләре булмады, дип белдерә. Рифә ханымның дүрт ел эчендә әдәби тәнкыйтьтәге үзгәрешләр турында әзерләгән мәкаләсе дә 25 майда корылтай депутатларына таратылачак китапка яраксыз булып чыккан.

"Язучылар берлегенең башында торучы каләм ияләренең генә түгел, милләтнең дә хөрмәт иткән кешесе булырга тиеш. Рәислектә утырганда "дәрәҗәле инсаннар" арасында йөрсә, төшерелгәч, аның әле гади халык эчендә дә яшисе бар… Рафис Корбан кешеләр күзенә карарлык эшләр эшли алдымы? Юк! Университетта татар филологиясе факультеты бетерелде, чиста татар бүлеге калмады, татар вакытлы матбугатының хәле мөшкел, әллә никадәр милли проблемалар чишелеш көтеп ята. Язучылар оешмасы үзенең уңай нәтиҗәләргә китерерлек сүзен әйттеме? Юк! Талантлы язучылар көрәшә, билгеле, кыю фикерләрен бастырып чыгара алганнары да бар, әмма безнең уртак һәм көчле яңгыраган, җәмгыятьне кузгатырлык сүзләребез һәм эшләребез булу да кирәк. Аерым очракларда идарә тарафыннан ниндидер хатлар да язылды, әмма ияләренә тапшырылдымы икән, шикләнәм, рәиснең өстәл тармасында калганнары да бардыр кебек.

Ике корылтай арасында Татарстан язучылар оешмасына язучы исемен йөртергә хаксызлар шыплап тулды, һәр туры фикер рәиснең тупас сүзе белән киселде, матур гына әңгәмәләр дә, аның тырышлыгы белән, ямьсез талашларга әверелгәләде.

Идарә карары белән, син генә яза аласың, кебек сүзләр әйтеп, корылтайда әдәби тәнкыйть буенча доклад уку тапшырылган иде. Рәисне һәм аның якыннарын тәнкыйть иткән урыннары булган өчен, Рафис Корбан докладымны корылтай алды җыентыгына кертүне тыйган, керткән очракта да, аңа ошамаган урыннар алып атылырга тиеш һәм ул аны үз куллары белән кыскартачак, имеш. Әдәби барышны җаны-тәне белән кайгыртырга, аны сафландыргыч көч булган тәнкыйтьнең җанлануы өчен тырышырга тиеш кешенең эше шулмы инде?!" ди Рифә Рахман.

XS
SM
MD
LG