Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан язучылар берлеге рәисе итеп драматург Данил Салихов сайланды


Данил Салихов -Татарстан язучылар берлегенең яңа рәисе
Данил Салихов -Татарстан язучылар берлегенең яңа рәисе

Бүген Татарстан язучылар берлегенең XVIII корылтае үтте. Яңа рәис итеп Данил Салихов сайланды.

16 июнь Казанда Татарстан язучылар берлегенең XVIII корылтае үтте. Анда узган дүрт еллык эшкә нәтиҗәләр ясалды һәм берлекнең яңа җитәкчесе итеп Данил Салихов сайланды.

Данил Салихов - татар драматургы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова бүләге лауреаты. 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз җирлегендә туган.

1976 елда урта мәктәпне тәмамлый, Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә, Казан театр училищесына күчә һәм 1983 елда аны тәмамлап Камал театрында актер булып эшли башлый.

1985-1991 елларда ул Тинчурин театры актеры. Аннары Салихов театрдан китә һәм 1992-1993 елларда "Салават күпере" балалар журналы редакциясендә баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1993-1998 елларда Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасы белән беррәттән, 2006 елның июленә кадәр Татарстан Әдәби фонды директоры вазифаларын үти. 2006-2010 елларда Әлмәт язучылар оешмасында - җаваплы сәркатип.

Быелгы корылтайда җитәкче булырга намзәтләр дүртәү иде. Алар: ике мөддәт берлек рәисе булып эшләгән Илфак Ибраһимов, Ркаил Зәйдулла, Данил Салихов һәм Рифат Сәлахов.

Бу корылтайга кадәр берлек рәисе булган Рафис Корбанов үзе намзәтлектән баш тартты. Корылтайга кадәр ул Азатлыкка алдагы дүрт елга рәис булып калырга теләге барлыгын әйткән иде. "Үземне намзәт итеп чыгарачакмын", диде ул.

Корылтай алдыннан Татарстандагы язучылар да, төбәкләрдә дә берлек идарәсе эшчәнлегеннән риза булмауларын, үзгәрешләр кирәклеген белдергән иде.

XS
SM
MD
LG