Accessibility links

Мәскәү басымы көчәя, башкорт-татар каршылыгы кимеми


2017 ел Мәскәүнең милли республикаларга карата каты кул сәясәтенә таба борылу елы булды. Йөз ел элек башланган башкорт-татар каршылыклары узган елда да үзен сиздерде.

2017 ел Мәскәүдәге унитаристик көчләрнең Русиядәге башка милләтләр белән чагыштырганда иң зур этнопотенциалга ия булган татар милләтенә һәм аның дәүләтчелеге булган Татарстанга карата каты кул сәясәте алып баруга таба борылу елы булды. Башта Русиянең Үзәк банкы Татарстандагы авыр хәлгә тарыган Татфондбанкны һәм Интехбанкны коткарудан баш тартты. Гәрчә Русия банкы төрле төбәкләрдәге банкларга даими рәвештә коткару кулы сузса да. Иң принципиаль момент – федераль үзәк (бәлки инде унитар үзәк дияргә вакыт җиткәндер) Татарстан белән вәкаләтләрне үзара бүлешү турындагы ике яклы шартнамәне озайтудан баш тартты.

Мәскәү Дөнья татар конгрессының буш куык икәнлеген күрде һәм шуннан чыгып Татарстанга карата сәясәтен кора

Әлеге шартнамә язмышының хәл ителү вакыты Казанда чираттагы тапкыр җыелган Дөнья татар конгрессының корылтае барган көннәргә туры килде. Нәкъ шушы, дөньяның төрле почмакларыннан җыелган делегатлар корылтаенда берәү дә шартнамәне яклап Мәскәү адресына каты гына сүзләр яңгыратмады. Рәсми Мәскәү янә бер тапкыр Дөнья татарлары конгрессы дигән оешманың (ә татарның көчле финанс базасы һәм административ терәге булган башка оешмасы юк) буш куык, татар милләтенең һәм Татарстанның хокукларын яклауга бер катнашы булмаган этнотуристлар җәмгыяте икәнлеген күрде һәм, күпмедер дәрәҗәдә, шушы чынбарлыктан да чыгып үзенең Татарстанга карата сәясәтен кора.

Казан кулын күтәрде

Татар дөньясы өчен 2017 елда булган иң мөһим вакыйга дип Русия президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән милли республикаларда урыс теленнән башка телләрне фәкать ихтыяри рәвештә генә укытуга күчүне билгеләргә була. Шул исәптән, республикалар игълан иткән милли дәүләт телен дә. Аңлашыла ки, Мәскәүнең бу адымы болай да төрле яктан төрле басымнарга дучар ителгән һәм куллану даирәсе тарая барган милли телләрне бик авыр хәлгә куя.

Шулай да бу очракта иң күзгә ташланганы – Мәскәүнең чираттагы тапкыр урыс булмаган халыкларны урыслаштырырга тотынуы түгел, ә сан белән Русиядә икенче урында торган татарның, аның административ-территориаль һәм рухи үзәге булган Татарстанның моңа реакциясе. Татарстанның милли оешмалары вәкилләре, аерым җырчылар, язучылар татар телен мәҗбүри укытуны яклап чыгышлар ясадылар, төрле чаралар үткәрделәр. Гади халык Мәскәүнең бу кыланышына нәфрәтен социаль челтәрләрдә белдерде. Рәсми Татарстан да башта Мәскәүнең бу ниятенә кискен каршы чыкты. Әмма, 2017 елның 29 ноябрендә Татарстан республикасының Дәүләт шурасы мәктәпләрдә татар телен ата-аналар ризалыгы белән генә атнасына нибары ике сәгать укытуны күз алдында тоткан Мәскәүдән төшерелгән яңа уку планын хуплап, фикер алышып та тормыйча кулларын күтәрделәр.

Телләр өлкәсендә чирек гасыр төзелгән кануннарны биш минутта бертавыштан юкка чыгардылар

Болай кул күтәрү бирелеп кул күтәрүне, әсирлеккә алганда кул күтәрүне хәтерләтте. Ә бит депутатлар арасында Дөнья татарлары конгрессы башлыгы Ринат Закиров та, шагыйрь Разил Вәлиев тә бар иде. Хет алар каршы тавыш бирергә тиеш иде, йә булмаса утырыш залын ташлап чыгып китәргә. Юк, алар бирелүне өстенрәк күрделәр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу утырышта катнашмады, эш сәфәре белән Британиягә китеп барды. Утырышта катнашкан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев дәшми калды. Шулай итеп, телләр өлкәсендә чирек гасыр буена төзелгән кануннарны биш минутта бертавыштан юкка чыгардылар.

Телне бирдек – нәрсә алдык?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:27 0:00

Башкортстанда Мәскәүнең республикалардагы дәүләт телләрен ихтыяри гына, атнасына ике сәгатьтән дә күп булмаган күләмдә укытырга дигән әмеренә аерым башкорт милли оешмалары гына ризасызлык белдерде. Республикадагы татар җәмәгатьчелеге исә, башкорт түрәләренең озак еллар татар балаларына башкорт телен көчләп укытуына каршы чыкканга күрә, Мәскәүнең бу адымын хуплап дигәндәй каршы алды. Килеп туган халәттә бер сораудан читкә китеп булмый: кирәк идеме Татарстанда урыс балаларын татарча укытып маташу? Башкортстандагы башкорт элитасының башкорт телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуының максаты бар, ул ярылып ята – татар балаларының телен-аңын бутап, аларны башкортлаштырырга нигез булдыру.

Татарстанда, күпме акча түгеп, урыс балаларын татарча укытып маташу кирәк идеме?

Ә Татарстанда, күпме акча түгеп, урыс балаларын татарча укытып маташу кирәк идеме? Нинди максатта эшләнде бу? 25 ел укыту дәверендә берәр урыс баласы татарча сөйләшә башладымы? Ә бәлки фәкать татар балаларын татарча мәҗбүри укытуны максат итеп куярга кирәк булгандыр? Бәлки шушы курсны алырга бүген дә соң түгелдер? Бер ачы хакыйкать тырпаеп тора: урыс балалары татарчага өйрәнмәде, ә менә аларда татар теленә һәм, гомумән, татарга нәфрәт тәрбияләнде. Болар барысы да Мәскәүдәге империячел көчләргә милли телләргә каршы һөҗүмгә күчәргә формаль сылтау булып хезмәт итте.

Башкортлар 100 еллык тарихын искә алды, татарлар санга сукмады

23 ноябрь Уфада Башкорт халык конгрессы дигән иҗтимагый берләшмә оештырган җыенда Башкортстан автономиясе игълан ителүенең 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Мәгълүм булуынча, Зәки Вәлиди җитәкчелегендәге бер төркем башкорт вәкилләре 1917 елның 15 ноябрендә Оренбурда Башкурдистан автономиясен төзү турында карар кабул итә. Шунысы да мәгълүм – зәкивәлидичеләр башкорт автономиясен ашыгыч рәвештә 20 ноябрьдә Уфада ачылырга тиешле татарның милли парламенты – Милләт мәҗлесе эшен башлаганчы игълан итәләр. Милләт мәҗлесе башкортларны да үз эченә алган Идел-Урал штатын төзергә җыенганны искә алып.

Татар җәмәгатьчелеге Милләт мәҗлесе төзелүнең, Идел-Урал штаты игълан ителүнең 100 еллыгын санга сукмады

Гыйбрәтле хакыйкать (моны Казандагы һәм Башкортстаннан читтә яшәүче татарлар истә тотарга тиештер) – 100 ел элек тә, тарихның иң һәлиткеч һәм өметле мәлендә дә, башкорт лидерлары татар белән уртак дәүләт төзергә теләмәгәннәр. Бүген дә кайдандыр Татарстан һәм Башкортстанны берләштерү турында сүз чыкса, моңа котырып башкорт милләтчеләре каршы икәнлекләрен белдерәләр. Ничек кенә булмасын, бүгенге башкорт милләтчеләре үз автономияләре игълан ителүенең 100 еллыгын искә алдылар. Ә менә татар җәмәгатьчелеге – Уфада булсын, Казанда булсын, Милләт мәҗлесе төзелүнең, Идел-Урал штаты игълан ителүнең 100 еллыгын санга да сукмадылар, искә дә алмадылар.

Башкорт-татар каршылыклары төрле өлкәдә сизелде

100 ел элек башланган башкорт-татар каршылыклары 2017 елда да төрле өлкәдә үзләрен сиздерде. Башкортстан татарлары тарихының Казанда беренче томы басылгач та, бер төркем башкорт җәмәгать эшлеклеләре Русия президенты Владимир Путинга әләк хаты җибәргәннәр иде. Имеш, Татарстан Башкортстанның эчке эшләренә кысыла, тарихны боза. Чара күрегез. Шундый ук әләк хатлары республика башлыгы Рөстәм Хәмитов өстеннән дә яудырылды. Ул хатларда Хәмитов башкортларны читкә тибеп, татарларны өскә күтәрүдә, республикада татарлаштыру сәясәте алып баруда гаепләнә.

2017 елда үткәрелгән митингларында да, нигездә, Рөстәм Хәмитов сәнәккә эленде. Сәясәт белгечләре фикеренчә, эш әлбәттә Хәмитовның булмаган татарлаштыру сәясәте алып баруында түгел. Башкортстанның элекке җитәкчесе Мортаза Рәхимов карамагында булган миллиардлар тирәсенә җыелган элекке башкорт элитасы вәкилләре ничек тә булса Хәмитовны урыныннан алдыртып, Мәскәү тарафыннан аның урынына үзләре арасыннан "чын башкортны" республика башына куйдырту.

Башкорт-татар каршылыгы рәсми Башкортстан һәм Татарстан каршылыгына да китерә

Башкорт-татар каршылыгы күпмедер дәрәҗәдә рәсми Башкортстан һәм Татарстан каршылыгына да китерә. Бер генә мисал: 22 июльдә Башкортстанның Татарстанга чиктәш Туймазы районында беренче тапкыр Ык буе авыллары Сабантуе үтте. Сабантуйны Туймазы районы Төмәнәк авылында туып үскән композитор һәм автор-башкаручы, Русия татар авыллары берләшмәсе җитәкчесе Фәнир Галимов оештырган иде. Чакырулар Башкортстан һәм Татарстан хакимиятләренә дә җибәрелсә дә, уртак Сабантуйга Башкортстан түрәләре килмәде. Татарстан ягыннан бу чарада ул вакыттагы мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов җитәкчелегендә зур төркем катнашты.

Башкорт ягының татарны һәм Татарстанны өнәмәвенең ямьсез бер мисалы булып, 10 октябрь Уфада үтәргә тиешле "Миңтимер Шәймиев һәм XXI гасыр мәдәнияте диалогы: бу шәхеснең күп милләтле, күп конфессияле Русия җәмгыятен ныгытудагы урыны" дип аталган беренче халыкара фәнни-гамәли конференциянең үткәрелми калуы сәбәпләре тора. "Башкорт халкы конгрессы" дигән оешма әлеге конференцияне үткәрүгә каршы махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Имеш мондый фәнни-гамәли конференция уздыру халыклар арасындагы дуслыкны боза, республика хакимияте өчен дә зыянлы, шуңа күрә республика җитәкчелеге һәм Башкортстан дәүләт университеты ректораты чараны уздыруга юл куймаска тиеш. Гадәттәгечә, Мәскәүгә дә чираттагы әләк хаты юнәлтелгән. Нәтиҗәдә чара узмады. Башкорт милләтчеләре татар-башкорт арасына чираттагы чөйне кагып куйдылар. Ирексездән бер мәзәк искә төшә: "Христиан кешесе ислам дине ялгыш дин дип исәпли. Мөселман – христиан дине ялгыш ди. Ә яһүд – сез икегез дә хаклы дип белдерә".

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG