Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Миңтимер Шәймиевкә багышланган фәнни-гамәли конференция ноябрьгә күчерелгән


Марат Шәрипов
Марат Шәрипов

Уфада Миңтимер Шәймиевкә багышлап 10 октябрьдә узарга тиешле фәнни-гамәли конференция ноябрьгә күчерелгән. Чараны оештыручы Марат Шәрипов моны килгән материалларны эшкәртергә өлгермәү белән аңлатты.

10 октбярьдә "Миңтимер Шәймиев һәм XXI гасыр мәдәнияте диалогы: бу шәхеснең күпмилләтле, поликонфессияле Русия җәмгыятен ныгытудагы урыны" дип аталган беренче халыкара фәнни-гамәли конференция узарга тиеш иде. Уфадагы "Рамазан" төрки-агарту үзәге җитәкчесе, Башкорт дәүләт университеты доценты, чараны оештыручы Марат Шәрипов Азатлыкка әйтүенчә, конференция ноябрьгә кичектерелә. "Материаллар күп килде, күләмнәре зур. Оештыру комитеты эшкәртеп өлгерә алмый", диде Марат Шәрипов. Аның сүзләренчә, чара "Рамазан" җәмгыяте инициативасы белән уздырыла.

Июль аенда Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитеты утырышында Шәрипов конференцияне уздыруга кайбер башкорт активистларының каршы чыгуы турында сөйләгән иде. "Башкорт халкы конгрессы" дигән оешманың бу уңайдан махсус мөрәҗәгать белән чыгуы турында да әйтте. Алар конференция халыклар арасындагы дуслыкны боза дип исәпли. Марат Шәрипов, бу конференция сәяси чара түгел, фәнни чара дип, Башкортстан татарлары конгрессыннан яклау сораган иде. Башкортстан татарлары конгрессы Шәймиев конференциясе уздыруны хуплады.

Ул вакытта чара Башкорт дәүлән университеты нигезендә узар дип фаразланды. Хәзер исә әлеге конференциягә БДУның катнашы булмаячак дип әйтелде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG