Accessibility links

Кайнар хәбәр

"100 ел элек башкорт теле дәүләт теле булган"


Утырыш президиумы. Сулдан: Вәлиәхмәт Бәдретдинов, Фиргать Бәйрәмголов, Әмир Тойгынов, Салават Хәмидуллин, Марат Колшәрипов
Утырыш президиумы. Сулдан: Вәлиәхмәт Бәдретдинов, Фиргать Бәйрәмголов, Әмир Тойгынов, Салават Хәмидуллин, Марат Колшәрипов

23 ноябрь "Башкорт халкы конгрессы" оешмасы Башкортстан мохтарияте төзелүнең 100 еллыгын искә алып утырыш уздырды. Утырышта Башкорт автономиясе барлыкка килү тарихы, башкортларга карата каршылыклар, башкорт теленең бүгенге вазгыяте турында чыгышлар булды.

Утырыш билгеле башкорт журналисты, БСТ каналында тарих турында каршылыклы тапшырулар алып баручы Салават Хәмидуллинның "Башкортстан республикасының аякка басуы" исемле фильмын караудан башланды. Әлеге фильм октябрь инкыйлабыннан соң Башкортстан республикасын төзү турында. Фильмны күмәк караганнан соң аның авторы Салават Хәмидуллин сүз алып, язмада Мортаза Рәхимов турындагы урыннарның кыскартылуын әйтте. Ул моны республика җитәкчелегенә ишарә ясап: "Яңа себерке яңача себерә”, диде. Ул 1920нче еллардагы сәнәк сугышын да телгә алып, аның коммунистларның авыл халкын талавы һәм милли нигездә чыгуы белән аңлатты.

Салават Хәмидуллин заманында автономия төзүчеләрнең Русияне Америка штатлары кебек күрергә теләүләрен дә искә төшерде һәм иртәме-соңмы андый регионлаштыру чоры киләчәген ышандырды.

Салават Хәмидуллин
Салават Хәмидуллин

Holiday кунакханәсенең конференц-залында үткән утырышны "Башкорт халкы конгрессы" оешмасы җитәкчесе Фиргать Бәйрәмголов ачып, 1917 елның 15 ноябрендә Башкортстан милли-территориаль мохтарияте (автономиясе), Кече Башкортстан игълан ителүен искә төшереп тарихка тугры калырга чакырды. Ул шулай ук "Башкорт халкы конгрессы" оешмасы турында да фикерләрен белдереп, аның оешуы һәм эшчәнлегендәге яңалыкларны ирештерде.

Фиргать Бәйрәмголов
Фиргать Бәйрәмголов

"Башкорт халкы конгрессы" җиңел генә барлыкка килмәде. Каршылыклар һаман да дәвам итә. Шулай булуга карамастан, оешмабыз юстиция министрлыгында теркәлүгә иреште. Без хәзер рәсми оешма. Якын араларда оешманың програм документларын кабул итәчәкбез”, диде Фиргать Бәйрәмголов.

Чарада төп чыгышларның берсен тарих фәннәре докторы, башкорт милли хәрәкәте башында торган Марат Колшәрипов ясады.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

"Башкортстан автономиясе 1917 елның 15 ноябрендә Башкорт шурасы тарафыннан игълан ителә. 8 декабрьдә Оренбурда узган Бөтенбашкорт оештыру корылтае аны раслый һәм хөкүмәтен оештыра. 1919 елның 23 мартында совет хөкүмәте әлеге автономияне танып килешү имзалана. Русия президенты Владимир Путин Башкортстанның 100 еллыгын билгеләү турында фәрманны шул килешү көненә карап чыгарды. Чынлыкта бу тарихи яктан дөрес түгел”, диде ул.

Колшәрипов ​шулай булуга карамастан Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан кайбер чаралар уздырылуын атады. Тарихчы Башкортстанның Русиядә беренче булып автономия игълан итү сәбәпләрен дә атады:

Тугыз елда бер миллион башкорт юкка чыгуы ул кызылларның башкорт халкына карата геноциды булып тора

"Башкорт халкында элек-электән дәүләтчелек традицияләре яшәгән. Ул гаскәри халык булган. 1918 елда башкортларда хәрби катлам да барлыкка килә. Дөрес, башта ул мишәр хәрбиләре дип атала. Вакытлы хөкүмәтнең 1917 елгы халык санын алу мәгълүматына күрә башкорт халкы 1 миллион 750 мең кеше булган. 1917-1926 елларда ул 650-700 мең кешегә калган. Тугыз елда бер миллион башкорт юкка чыгуы ул кызылларның башкорт халкына карата үткәрелгән геноциды булып тора. Тарихта әрмән, яһүд халыкларына каршы геноцид билгеле. Мин башкорт халкына карата геноцидны да күтәргән идем, ләкин аны халык хәтерендә сакланмаган дигән сылтау белән танымадылар. Ә бит урыс язучысы Солженицынның да башкорт геноцидында бер миллион халыкның юкка чыгарылуы язылган”, диде Марат Колшәрипов. Ул сәнәк сугышын да телгә алып, аның милли нигездә чыкмавын билгеләде.

"Башкорт халкы конгрессы" оешмасының башкарма җитәкчесе Вәлиәхмәт Бәдретдинов инкыйлабтан соң башкорт теленең дәүләт теле булуы, аның мәхкәмә һәм дәүләт идарәсендә кулланылуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ул барлык уку йортларында, хәтта хәрби уку йортларында барлык милләтләр тарафыннан өйрәнелгән булган. Вәлиәхмәт Бәдретдинов чыгышын бүгенге вазгыять турында сөйләү белән тәмамлады.

Вәлиәхмәт Бәдретдинов: "Дәүләттән башка тел мәсьәләсен хәл итә алмыйбыз"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:45 0:00
Башкорт телен атнасына бер сәгать булса да укытуны калдырдылар. Татарстанда ике сәгать укыту өчен дәгъвалашалар

"Дәүләттән башка тел мәсьәләләрен тулысынча берничек тә хәл итә алмыйбыз. Дәүләт ярдәменнән ваз кичәбез икән, бу телебезгә бик авыр, җимергеч дәрәҗәдә тәэсир итәчәк. Башкорт телен дәүләт теле буларак саклап калуда без үзебез дә әле тиешенчә эшләп җиткермибез. Әлбәттә, митингларның файдасы тиде. Башкорт телен атнасына бер сәгать булса да укытуны калдырдылар. Иртәгә ул дәүләт теле буларак укытылырмы-юкмы, белмибез. Татарстанда ике сәгать укыту өчен дәгъвалашалар, бүген күзләр анда юнәлгән, федераль үзәк аларга ничек җавап бирер, әйтүе авыр. Без бүгенге вазгыятьтә үзебезнең халкыбызның фикерен Мәскәүгә бертуктаусыз җиткереп торырга тиеш. Без риза түгел.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Икенчедән, безнең башкортлар читтә бик күп яшиләр. Себердә, Оренбурда, Ямалда, Курганда, Пермьдә һәм башка урыннарда. Ул субъектларда башкорт теле туган тел буларак өйрәнү бөтенләй корып бетеп бара. Үзләрен башкорт дип исәпләүчеләр анда прокуратураларга мөрәҗәгать итеп, башкорт теле укытылуын таләп итәргә тиеш. Бу бит безнең конституцион хокукыбыз. Башкортстанга барып башкорт телен, Татарстанга барып татар телен, Чуашстанга барып чуаш телен укытуны тикшерәсез, Русиянең, федерализмның нигезен тәшкил иткән халыкларның телләрен артабан үстерүгә нишләп игътибар итмисез дип таләп итәргә кирәк.

Өченчедән, Башкортстанда күп кенә мәктәпләрдә башкорт теле бер сәгать тә укытылмаган урыннар бар. Нишләп андагы ата-аналар прокуратурага мөрәҗәгать итмиләр?

Дүртенчедән, без башкорт телен өйрәнүчеләргә өстенлекләр тудыру турында уйларга тиеш. Финляндия ватандашы швед телен белмәсә, аны дәүләт оешмаларына эшкә алмыйлар. Нишләп бездә дәүләт оешмаларында һәм үзидарәләрдә эшләгән халык та башкорт телен белмәскә һәм аннан имтихан бирмәскә тиеш?” диде Вәлиәхмәт Бәдретдинов.

Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Чарада Айрат Дилмөхәммәтов та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул үзенә өч кенә минут вакыт бирүләре өчен “өч минут өчен өч ел утырып чыккан идем инде” дип шаяртты. Чыгышында дәүләт корылышы үзгәрәчәген белдерде. Аның кан коюларсыз тыныч юл белән хокукый кысаларда урнашачагын әйтте.

Чыгышлардан соң мәдәни програм тәкъдим ителде. Анда Роберт Юлдашев, “Курайчы” төркеме һәм “Guzal Dance” бию ансамбле чыгыш ясады.

Белешмә: 1917 елның 15 ноябрендә Башкорт өлкә шурасы Башкортстан милли-территориаль мохтариятен игълан итә. 1919 елның 20 мартында Мәскәүдә “Үзәк Совет хакимияте белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет автономиясе турында килешү” имзалана.

1990 елның 11 октябрендә Югары шура Башкортстан автономиясен Башкортстан Совет Социалистик республикасы итеп үзгәртә, дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителә. 1992 елның 16 маеннан ул Башкортстан республикасы итеп үзгәртелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG