Accessibility links

Узып баручы ел Татарстанда, Русиядә, дөньяда зур вакыйгалар белән истә кала. Азатлык аралашкан белгечләр бу ел алда туачак проблемнарга трамплин гына булды дип әйтте. Русиядә авторитар режим көчәя, төбәкләр кысыла барачак, диде алар.

Азатлык галимнәр Дамир Исхаков һәм Мидхәт Фарукшиннан тәмамланып килүче елда Татарстанда, Русия, дөнья күләмендә игътибарга лаек булган берничә вакыйганы атауны һәм бәяләмә бирүне сорады. Алар шулай ук киләчәккә фаразлары белән дә уртаклашты.

Бу көннәрдә генә Мәрҗани исемендәге тарих институтындагы вазифасыннан киткән тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков сүзләренчә, 2017 ел Татарстанның артка чигенүе һәм Русиядә авторитар режимның көчәюе белән истә калачак. Ул иң мөһим вакыйгаларны санаганда беренче чиратта татар теленең мәктәпләрдән кысрыклап чыгарылуын атады.

Татар дөньясында Татарстанның абруе төште

"Узып баручы елның төп вакыйгаларыннан берсе – татар теленең тоткан урынын югалтуы. Татар теленә һөҗүм иртәрәк башланды. Беренче кыңгырау шартнамәгә кул куймау иде. Моңа хакимиятнең күз йомуы да, үзебез хәл итәбез дип үзләренә артык ышану да, Дөнья татар конгрессының тиешле дәрәҗәдә эшләмәве дә килеп кушыла. Татарстанның сәяси элитасы сукырларча хәрәкәт итте. Бүген инде тел мәсьәләсен оныттырырга телиләр, аның турында аз сөйлиләр, дәүләт матбугаты башка темаларга күчте, әмма татар телен югалту дәүләт статусын югалту дигән сүз. Әлегә конституцион үзгәрешләр булды дип булмый. Кәгазьдә татар теле статусы язылган, әмма мәктәптә ул юк икән, аның дәрәҗәсе гомумән калмады дип кабул итәргә кирәк. Бу мәсьәлә аркасында татар дөньясында Татарстанның абруе төште. Хәтта башка милли республикаларның да карашы үзгәрде, күп милләт вәкилләре Татарстанның бу кадәр чигенүен көтмәгән идек диләр.

Быел татар конгрессы булды. Кызганыч, ул номиналь оешма булып калды. Моңа кадәр зур һәм йогынтысы булган оешма иде, хәзер юк. Аны саклап кала алабызмы, юкмы – бик шөбһәле. Конгресс узды, әмма оешма теркәлмәде, бу да зур проблем тудырырга мөмкин. Җитәкчелекнең алмашынуы көтелгән иде, әмма бер урында таптаналар, уңышка ирешә алмыйлар. Татар конгрессының эшләп китүен халык кайгыртырга тиеш, милли оешма булырга тиеш.

Татарстан быел үз Конституциясенең 25 еллыгын бәйрәм итте. Бу дата Татарстанга коточкыч һөҗүм барган вакытка туры килде. Кайчандыр без суверен дәүләт дәрәҗәсенә кадәр барып җитә язган идек. Позицияләрне югалттык, түбән тәгәрәдек. Сәяси элита аткивлык күрсәтмәде, Русиядә шовинизм арткан дәвердә бәйрәм итәргә курыкканнардыр. Әлегә төп документ бар, аны саклап калу – төп максатларның берсе", диде Исхаков.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Дамир Исхаков Русия күләмендә төп сәяси вакыйгалардан Алексей Улюкаевның төрмәгә хөкем ителүен һәм Русиянең изоляциягә керүе дәвам итүен аерып күрсәтте.

"Русиядә сәяси һәм икътисади кризис юкка чыкмады. Киреснечә, тирәнәя бара. Путинның президент сайлавында катнашам дип белдерүе – русияләр өчен трагик вакыйга. Путинның президентлыкка узуы илнең киләчәгенә начар тәэсир итәчәк. Бу – Русиядә авторитар режим булуның тагын бер күрсәткече. Президент алмашынмый, бер үк фиркаләр, кешеләр утыра да утыра. Русия дөньяның цивиль дәүләтләре белән начар мөнәсәбәттә. Русия халкы шушы вазгыятьтә Путинны сайлый икән, бик кызганыч киләчәк көтә. 6 ел эчендә төрлесе булырга мөмкин, американнар чикләүләр кертсә, бүгенге хәлләр чәчәкләр генә булган икән дип искә алмасбызмы?

Зур түрә хөкем ителгәндә Путин каһарман булып калды

2017 елның иң зур вакыйгасы – Алексей Улюкаевның мәхкәмә процессы. Бу хәлләр Русиянең никадәр эченнән черегәнен күрсәтте. Русиянең дәүләт ширкәте башлыгы Игорь Сечин ришвәт бирә икән, ни өчен ул алучы белән бергә (аны исбатлаулары да ышандырмады) хөкем ителми? Коррупцион элемтәләр бик көчле. Зур түрә хөкем ителгәндә Путин халык алдында каһарман булып калды. Кыюланып башкача уйларга мөмкин булган түрәләргә дә сабак укытылды. Алга ыргылып та карамагыз, әнә, сезне Улюкаев язмышы көтә дигән кисәтү булды. "Бөек" шәхесләргә каныгырга ярамый дигәнне дә кешеләр аңлагандыр", диде ул.

Дөнья вакыйгаларына килгәндә, Дамир Исхаков Каталония вакыйгалары әһәмиятле булды дип әйтте.

"Каталония белән Татарстандагы вазгыять охшаш. Каталаннар, бездән аермалы, алгарак китте. Бу аңлашыла да, демократия шартларында хәлләр башкачарак корыла. Алар дәүләт телләрен беренче урынга куя алдыдар.

2017 елда АКШ белән Дональд Трамп идарә итә башлады. Әмма бу илдә кемнең башлык булуы мөһим түгел, чөнки электән үк ныклы корылган икътисади, сәяси систем, элита бар. Трамп яңа сәясәт уйлап тапмады. Русиягә, Трамп белән эшләүгә караганда, Барак Обама белән уңайлырак та булгандыр әле. АКШ ягыннан яңа чикләүләрнең кертелүе көтелә, алар булса, безнең тез астына китереп сугачак. Кытай, Иран беректәшләр дип әйтелсә дә, алар таяныч булырдай дәүләтләр түгел", диде Дамир әфәнде.

Сәясәт фәннәре докторы Мидхәт Фарукшин Татарстанда иң төп вакыйгаларның берсе – федераль үзәкнең шартанамәне озайтырга теләмәве дип белдерде. Моның белән Мәскәү Татарстанны башка төбәкләр арасыннан аерып күрсәтергә теләмәгәнен ачыктан-ачык күрсәтте, икенчедән, башкалар да бернигә дә өмет итмәсеннәр дигәнне аңлатты, дип сөйләде.

Мидхәт Фарукшин
Мидхәт Фарукшин

"Шартнамә имзаланмады, Мәскәү сөйләшеп тә тормады. Бернинди дә ташлама булмаячак, сез кем әле шул кадәр дигәнне аңлатты. Әйе, әлегә Татарстан президенты атамасы сакланып кала. Гәрчә мин аңа әллә ни зур әһәмият бирмим. Атамасы бар, әмма, вәкаләтләре булмаганлыктан, аның мәгънәсе шулкадәр генә.

Икенчесе – зур шау-шу куптарган татар теленең мәктәпләрдән кысрыклап чыгарылуы. Русиянең Конституцион мәхкәмәсе урыс һәм татар телләре бертигез укытыла дигән карар чыгарган булса да, аерым бер кешенең, ул президент булсынмы, премьер-министрмы – мөһим түгел, сүзе Конституция мәхкәмәсеннән өстен булып чыкты. Гаҗәп! Әмма авторитар режим вакытында мондый күренешкә урын бар. Тел, федерализм принциплары, аерым статуслар өчен көрәш тәмам. Киләсе елларда да мөнәсәбәтләрнең җайлануына бернинди өмет юк. Федераль үзәк сәясәт, икътисад, мәгълүматны үз кулында тота, көч белән идарә иткән үзәкнең төбәкләргә басым ясарга барлык кораллары да бар. Төбәкләрнең исә басымны кире кагар өчен бер куәте юк. Барысы да Мәскәүгә, бер кешегә буйсынган.

Татар телен саклап калуның бер мөмкинлеге дә булмады. Алдан уйларга кирәк иде, әмма Татарстан җитәкчеләренә милли мәсьәләләр кызык түгел. Татар телен керттеләр, әмма аның кулланышы тәэмин ителмәде. Мәктәпләрдә хәтта татар телен камил дәрәҗәдә белмәгән укытучылар белем бирде. Прокуратура басымына, көч хакимиятенә ничек каршы торып булганын аңламыйм. Җиңелү билгеле иде.

Рөстәм Миңнехановның Путинга мәдхия укуы барысын да үз кулымда тотам дигәнне аңлатты. Тавыш бирүне оештыра алабыз дип әйтүе – 2020 елга кадәр булса да Татарстан белән идарә итүне саклап калуга ниндидер гарантия булыр дигән өмет саклап калырга тырышу. Төбәкләр, дөресрәге аларның җитәкчеләре бер кеше өчен кем күпме тавыш җыя алуда көч сынашачак, хәрәмләшүгә дә барачаклардыр. Федераль үзәк Путин өчен кемнең ничек тавыш җыюына карап төбәк җитәкчеләренә карата мөнәсәбәтен билгеләячәк. Төбәктә тавыш күп җыелса, ул субъет җитәкчесе яклау табачак", ди Мидхәт әфәнде.

Сәясәт фәннәре докторы алга таба тагын да начаррак булачак дип фаразлый. Ул Русиядә гомумән конституцион реформалар булырга мөмкин дип әйтә.

Русия Конституциясенең 3 өлешен алып ташлап Русиянең федерация булудан да туктавы да ихтимал

"Конституцион реформа була калса, ул очракта халыкларның үзбилгеләнү хокуклары калмаячак. Республикаларны дәүләт булурак тану кебек җөмләләрдән арыначаклар. Республикалар, автономияләр гомумән юкка чыгарга мөмкин. Милли-территориаль бүленешкә каршы эш алып барылачак. Кудринның руслар күпләп яшәгән төбәкләр белән кушу тәкъдиме дә тормышка аша калса, татарлар эреп югалачак, 20 процент кына тәшкил итәчәкбез. Кем белә, әмма Русия Конституциясенең 3нче өлешен алып ташлап, Русиянең федерация булудан да туктавы да ихтимал.

Русия геосәясәттә үз урынын эзләде һәм билгеләде, ныгытты. Әйе, изоляциядә булды. Фәкырьлектә яшәгән кешеләр саны артты. 22 млн кеше очны очка ялгап яши, бу – рәсми саннар. Соңгы 4 елда халыкның керемнәре кимеде. 2017 елның дөнья күләмендә булган мөһим вакыйга – Сүриядә сугыш тәмамлануы. Русия гаскәрләрен чыгарыбыз дип игълан итте. Әмма бу тынычлык, тотрыклылык озакка барырмы – күз күрер", диде Мидхәт Фарукшин.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG