Accessibility links

Кайнар хәбәр

2017 елда дөньяны шаулаткан вакыйгалар


Барселонада бәйсезлек тарафдарлары җыены
Барселонада бәйсезлек тарафдарлары җыены

2017 ел ниләр белән белән истә калачак? Азатлык узып баручы елда дөньяны шаулаткан сәяси вакыйгалар, террор гамәлләре, фаҗигаләрне, табигать казаларын барлады.

Сәяси мәйданда Трамп, Макрон, Пучдемон һәм Путин

2017 елның гыйнвар ахырында дөнья АКШның 45нче президенты Дональд Трамп инаугурациясен күзәтте. Элекке президент Барак Обама Ак йорттан китте. Трамп инаугурациясенә протест белдерүчеләр берничә машина, кибет тәрәзәсен ватты. Полиция белән бәрелешләр булды. Трамп вазифага керешкән көнне үк берничә мөһим фәрман имзалады. Мөһаҗирләрнең АКШтагы тормышын кырыслатучы фәрманны кайбер штатлар шикаять итте.

АКШ президенты Дональд Трамп хатыны Мелания белән инаугурация парадында
АКШ президенты Дональд Трамп хатыны Мелания белән инаугурация парадында

Март ахырында Британия премьер-министры Тереза Мэй илнең Европа Берлегеннән чыгу процессын башлау турында рәсми хатка кул куйды. Ул анда Европа Берлеге җитәкчелегенә Британиянең Лиссабон килешүенең 50нче маддәсен кулланырга җыенуы турында хәбәр итте. Бу Brexit чарасының рәсми башлангычы булды. Британиянең Европа Берлеге белән Brexit шартларын килештерү өчен ике ел вакыты бар.

7 майда Франциядә президент сайлавында "Алга" хәрәкәте җитәкчесе Эммануэль Макрон 66,06 процент тавыш җыеп җиңеп чыкты. Макронның көндәше Марин Ле Пен өчен сайлауга килгәннәрнең 33,94 проценты тавышларын бирде. Сайлау хокукы булган французларның 75 проценты тавыш бирергә килде дип белдерелде. Эммануэль Макрон бердәм Европа тарафдары булып тора һәм артык радикаль адымнарга каршы чыга.

1 октябрь Каталония мөстәкыйльлеге турында референдум узды. Мадрид әлеге референдумга юл куймаска тырышты. Тавыш бирергә теләүчеләр полиция белән бәрелеште. Референдумда катнашкан сайлаучыларның 90 проценты Каталониянең бәйсезлеге өчен тавыш бирде.

Барселонада бәйсезлек тарафдарлары җыены
Барселонада бәйсезлек тарафдарлары җыены

Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталония референдумын канунсыз дип атады. 27 октябрь Каталония парламенты Испаниядән аерылып чыгу турында резолюция кабул итте. Соңрак Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталония бәйсезлеге турындагы декларацияне гамәлдән чыгарды. Төбәк җитәкчесе Карлес Пучдемон һәм аның хөкүмәте әгъзалары Брюссельгә китте.

6 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин 2018 елда үтәчәк президент сайлауда намзәт буларак катнашачагын белдерде. Бу хакта ул бүген Түбән Новгородта ГАЗ заводы эшчеләре белән очрашу вакытында әйтте. Владимир Путинга 65 яшь. Ул Русиядә 1999 ел ахырыннан бирле идарә итә. 13 ел президент, тагын 4 ел хөкүмәт җитәкчесе вазифасын башкарды.

Шау-шу тудырган тоткарлаулар, хөкемнәр

Августта Русия режиссеры, "Гоголь үзәге" җитәкчесе Кирилл Серебренников тоткарланды. Ул 68 миллион сум бюджет акчасын үзләштерүдә шикләнелә. Тәртип саклау органнары белдерүенчә, Серебренников 2011-2014 елларда үзе җитәкләгән "Платформа" исемле театраль проектка бюджеттан бүленгән "кимендә 68 миллион сумны" үзләштергән. Серебренниковны тикшерү вакытына өй сагы астында тоту турында карар чыгарды. Режиссерга теләктәшлек белдерергә мәхкәмә бинасы янына 500ләп кеше җыелды. Мәхкәмә утырышында 30дан артык танылган кеше аның өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булуын белдерде. Алар арасында артист Чулпан Хәммәтова, режиссерлар Федор Бондарчук һәм Алексей Герман, телевидениедә алып баручылар Иван Ургант һәм Андрей Малахов, җырчы Филипп Киркоров һәм башкалар бар. Чит ил актерлары, режиссерлары да Серебренниковка теләктәшлек белдереп, чыгышлар ясады.

Кирилл Серебренников (у)
Кирилл Серебренников (у)

15 декабрьдә Русиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев сигез ел кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Моннан тыш аңа дәүләт вазифаларында булу тыелды, 130 миллион сум күләмендә штраф салынды. Улюкаев Башнефтьне сатканда ришвәт алуда гаепләнде.

Халыкара мөнәсәбәтләр: АКШ, Русия, Төньяк Корея, Сүрия

Июль-август айларында АКШ белән Русия арасында дипломатик низаг килеп чыкты. Июль ахырында Владимир Путин американ дипмиссиясе хезмәткәрләре санын 755кә киметү турында белдерде. Бу исемлеккә АКШ ватандашлары да, Русия хезмәткәрләре дә керә. Әлеге гамәл АКШ Конгрессының Русиягә карата керткән яңа чикләүләре өчен җавап булды. АКШ, үз чиратында, Русиянең Сан-Францискодагы баш конусуллыгының һәм Нью-Йорк белән Вашингтондагы вәкиллекләренең эшчәнлеген туктатуын белдерде.​

Вашигнтон шулай ук Русиянең АКШ президенты сайлавына тыкшыну ихтималын тикшерүне дәвам иттерде.

Шул ук вакытта Һамбургта G20 җыены кысаларында Трамп белән Путинның беренче рәсми очрашуы узды. Алар ике сәгатьтән артык сөйләште. Очрашу барышында ике президент Сүрия һәм Украинадагы вазгыять, терроризм һәм киберҗинаятьчелек мәсьәләләре, Төньяк Кореяның атом-төш програмы тирәсендәге хәлләр турында фикер алышты.

25 ноябрьдә Русия президенты Владимир Путин чит ил мәгълүмат чараларын "чит ил агенты" дип тану турында канунны имзалады. Соңрак Русиянең юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын “ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары” исемлегенә кертте. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады. АКШ рәсмиләре Мәскәү гамәлләре тәңгәл түгел, АКШ һәм Русия кануннары аерыла һәм Русия "ят агент" канунын башкача фикер йөртүчеләрне дәшмәскә мәҗбүр итү һәм идеяләрне ирекле алышуга киртә кую өчен куллана дип белдерә.

11 декабрьдә президент Владимир Путин Русия гаскәрләрен Сүриядән чыгара башларга фәрман бирде. Моның өчен ул Сүриядәге Хмеймим авиабазасына килде. Ләкин гаскәрләрнең күпмедер өлеше барыбер калуы билгеле булды.

Бәшәр Әсад, Владимир Путин, Сергей Шойгу Сүриядә
Бәшәр Әсад, Владимир Путин, Сергей Шойгу Сүриядә

​Русия хәрби кампаниясе Сүриядә 2015 елның 30 сентябрендә башлаган иде. АКШ җитәкчелегендәге коалиция Мәскәүне Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимына ярдәм итүдә гаепли, Көнбатыш илләре фикеренчә, Әсад кеше хокукларының күпләп бозылуына юл куя.

Төньяк Корея берничә тапкыр атом-төш коралы сынады. Пхеньянның гамәлләрен күп илләр тәнкыйтьләп чыкты. 3 сентябрьдә Төньяк Корея алтынчы атом-төш сынавы уздырганнан соң БМОның 15 әгъзадан торган Иминлек шурасы АКШ тәкъдим иткән резолюцияне хуплады. Резолюция Төньяк Кореяга икътисади чикләүләр кертүне күздә тота. Моның өчен Төньяк Корея Японияне "батырам", АКШны "караңгылыкка һәм көлгә" калдырам, дип куркытты.

Террор гамәлләре

2017 ел Истанбулдан килгән кайгылы хәбәр белән башланып китте. Шәһәрнең Reina клубында яңа ел бәйрәме төнендә бер кешенең автомат коралдан ут ачуы нәтиҗәсендә 39 кеше һәлак булды, 70ләп кеше яраланды. Һөҗүм өчен җаваплылыкны “Ислам дәүләте” исемле сугышчан төркем (Русиядә тыелган оешма) үз өстенә алган диелде.

Шулай ук гыйнварда Әфганстанның өч шәһәрендә шартлаулар нәтиҗәсендә 56 кеше һәлак булды. Алар арасында Берләшкән гарәп әмирлекләренең биш дипломаты та бар иде.

3 апрель Петербур метросының “Сенная площадь” һәм “Технологический институт” станцияләре арасында метрода шартлау булды. Русия тикшерү комитеты аны террор гамәле дип бәяләде. Моннан тыш “Площадь Восстания” станциясендә тагын бер шартлаткыч табылуын хәбәр итте. 16 кеше һәлак булды. Җәрәхәтләнүчеләр саны 90га якын.

1 октябрь Лас-Вегаста Mandalay Bay казиносы янында 64 яшьлек американлы Стивен Пэддок кунакханә бүлмәсеннән атып, 59 кешене үтерде, 500дән артык кеше яраланды. Атыш Route 91 Harvest кантри музыка фестивалендә булды.

31 октябрь Нью-Йоркта 29 яшьлек Саипов арендага алынган йөк машинасында югары тизлектә велосипед юлыннан узып, кешеләрне таптатты һәм мәктәп автобусына бәрелде.

Нью-Йоркта кешеләрне таптаган машина
Нью-Йоркта кешеләрне таптаган машина

Нәтиҗәдә сигез кеше һәлак булды, 12 кеше яраланды. Террор гамәле өчен җаваплылыкны кайбер илләрдә, шул исәптән Русиядә дә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме алды.

Табигать казалары, һәлакәтләр

Кыргызстанда 16 гыйнвар иртән һава аланына төшәргә җыенганда Төркиянең Boeing 747 йөк очкычы авыл өстенә төшеп җимерелде. 39 кеше һәлак булды. Аларның дүртесе - экипаж әгъзасы иде, 35е - җирдәге авыл халкы булды.

18 гыйнварда җир тетрәүдән соң Rigopiano кунакханәсенә Гран-Сассо тавыннан кар ишелеп төште. Кунакханәдә бу вакытта утыздан артык кеше булган. 29 кеше һәлак булды, диелде.

Шул ук районда 24 гыйнварда коткару боралагы һәлакәткә очрап тагын алты кешенең гомере өзелде. Коткаручылар яраланган чаңгычыга ярдәм итәргә очкан булган.

29 майда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә гарасат чыгып, 14 кешенең үлеменә китерде. Корбаннар арасында 11 яшьлек бала да бар иде. Матбугат чаралары язуынча, мәскәүләрнең күбесе һава торышы начараюы турында СМС хәбәрләр алмаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гарасат турындагы хәбәрне шәһәрнең кайбер районнарында яшәүчеләргә генә җибәрүне сораган булган.

12 ноябрь Иранда булган җир тетрәү нәтиҗәсендә 500дән артык кеше һәлак булды, 1,7 меңе яраланды.

Русия Евровидениегә кертелмәде, Олимпиададан читләштерелде

Русия быел Киевта узган Евровидение бәйгесенә кертелмәде. Украина хакимияте Русия җырчысы Юлия Самойловага илгә керүне тыйды, чөнки ул 2015 елны Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда чыгыш ясап Украина канунын бозды. Евровидение бәйгесендә тарихта беренче тапкыр Португалия җиңү яулады.

5 декабрь Халыкра Олимпия комитеты (ХОК) Русияне 2018 елда Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә узачак кышкы Олимпия уеннарыннан читләштерү турында карар кабул итте. Бу спортчыларның допинг куллануы белән бәйле. Русия җыелмасы 2018 елгы кышкы Олимпиадага кертелмәячәк, шул ук вакытта аерым спортчылар аерым шартлар белән нейтраль флаг астында чыгыш ясый алачак. Русия Олимпия комитеты спортчыларга Олимпиадада нейтраль әләм астында катнашырга рөхсәт бирде.

Казанда футболчы Криштиано Роналдо рәсеме, Конфедерацияләр Беренчелеге
Казанда футболчы Криштиано Роналдо рәсеме, Конфедерацияләр Беренчелеге

Спортка кагылышлы тагын бер мөһим вакыйга. 17 июньнән 2 июльгә кадәр Русиядә Конфедерацияләр беренчелеге узды. FIFA оештырган бу бәйгедә һәр кыйтгадан чемпион илләр катнашты. Чара 2018 елгы дөнья футбол беренчелеге алдыннан Русиянең мөмкинлекләрен сынау буларак та каралды. Русиядә беренчелек дүрт шәһәрдә: Мәскәү, Петербур, Сочи һәм Казанда үтте. Киләсе елда Русиянең 11 шәһәрендә, шул исәптән Казанда дөнья футбол беренчелеге уеннары узачак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG