Accessibility links

Кайнар хәбәр

ХОК Русияне 2018 елгы кышкы Олимпия уеннарыннан читләштерде


Халыкра Олимпия комитеты (ХОК) Русияне 2018 елда Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә узачак кышкы Олимпия уеннарыннан читләштерү турында карар кабул итте.

Бу хакта ХОКның рәсми сайтында хәбәр ителә. Русия җыелмасы 2018 елгы кышкы Олимпиадага кертелмәячәк, шул ук вакытта аерым спортчылар аерым шартлар белән нейтраль флаг астында чыгыш ясый алачак.

Олимпиадада Русия гимны яңгырамаячак. Русия спорт министрлыгының бер генә хезмәткәренә дә бу уеннарга аккредитация бирелмәячәк.

Русиянең спорт министры Виталий Мутко Олимпия уеннарына керүдән гомерлеккә читләштерелгән.

Русия хакимиятләре уеннарда нейтраль флаг астында чыгыш ясауга каршы. Русия президенты Владимир Путин "бу ил өчен кимсетелү" дип белдергән иде. Русиянең Олимпия комитеты башлыгы Александр Жуков мондый вариант хәтта каралмый да, диде.

Дүшәмбе Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) Мәскәү лабораториясеннән 2012 елның гыйнварыннан 2015 елның августына кадәр алынган допинг-үрнәкләрнең чын икәнлеген дәлилләве турында хәбәр итте.

Допинг куллануда дөнья чемпионнары

Халыкара җиңел атлетика федерациясе (IAAF) 64 илдән 300 спортчыны допинг кулланган өчен халыкара ярышлардан читләштерде. Шулардан иң күп спортчы - Русиядән.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG