Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара Олимпия комитеты Русиягә чикләүләр мәсьәләсен 5 декабрь карый


WADA Сочи Олимпиадасында катнашкан Русия спортчыларының допинг-үрнәкләренең чын икәнен дәлилләгән. Сишәмбе Халыкара Олимпия комитеты Русия спортчыларына санкцияләр кабул итәргә мөмкин.

Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) Мәскәү лабораториясеннән 2012 елның гыйнварыннан 2015 елның августына кадәр алынган допинг-үрнәкләрне ялган түгел, ә чын дип саный. Әлеге мәгълүматны Русиянең допингка каршы идарәсенең элекке башлыгы Григорий Родченков тапшырган иде. Бу хакта ARD алман телеканалы хәбәр итә.

Яңа дәлилләр Көньяк Кореядә кышкы Олимпия уеннары алдыннан Русия спортчыларына чикләүләр кертүгә китерергә мөмкин. Санкцияләр турында карар Лозаннада, Халыкара Олимпия комитеты җитәкчесе уздырачак очрашуда кабул ителергә мөмкин.

Григорий Родченков элегрәк The New York Times газетасына Сочи Олимпиадасы вакытында тыелган дарулар белән әвеш-тәвеш итүдә Русиянең биатлончылар берлеге җитәкчесе Александр Кравцов катнашкан, дип белдергән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG