Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталония тарихы: үзбилгеләнүгә 5 адым


 Каталония бәйсезлеген яклау җыены, 30 сентябрь 2017
Каталония бәйсезлеген яклау җыены, 30 сентябрь 2017

1 октябрь Каталониядә узган референдум, нәтиҗәләренә карамастан, тарихка кереп калачак. Азатлык төбәк тарихына күз салып, аның бәйсезлеккә таба юлын искә төшерә.

1 октябрь Каталониядә узган референдум легитимлыгы һәм нәтиҗәлелеге турында әлегә сөйләргә иртә. Испания хакимиятенең тавыш бирүчеләргә һәм демонстрантларга карата көч куллануы, сайлау бүлгеләрен ябарга һәм сайлау тартмаларын алып чыгарга омтылулары, интернетны томалавы үз нәтиҗәләрен бирмәде, өстәвенә илнең имиджына тискәре йогынты ясады.

2017 елның тарихка кереп калырлык 1 октябрь көненә Каталония ничек иреште? Үзбилгеләнү хокукы өчен көрәштә ул нинди баскычлар үтте? Азатлык, төбәкнең тарихына күз салып, 5 төп адымны билгеләде.

1. Демократияне торгызу

Хәзерге Каталониянең яңа заман тарихын 1939-1975 еллар аралыгындагы Франко режимыннан башлап карарга кирәк. Бу чорда төбәктәге демократик ирекләр кысыла, сәяси һәм иҗтимагый хәрәкәтләр, активистлар эзәрлекләнә, тоталь цензура урнаштырыла. Каталония автономиясе юкка чыга, җирле оешмалар ябыла, каталан телле медиа бетерелә. Сәяси эзәрлекләү сәбәпле төрмәләргә меңнәрчә кеше утыртыла, күп кенә каталаннар эмиграциягә кача. Моннан тыш 1938-1953 еллар аралыгында 4 меңләп каталан кешесе атып үтерелә.

Каталониядә позитив үзгәрешләр 1975-1982 еллар аралыгында, диктатур режимның юкка чыгып, демократиянең торгызылуы белән башлана. Яңа испан конституциясе төбәк автономиясен таный, Каталон Женералитаты (хөкүмәте) сайлана, каталон теленә рәсми статус бирелә.

Нәкъ демократик режим булуы Каталония төбәгенә башка яклардан үсү мөмкинлеген бирде.

2. Автономия

1978 елда кабул ителгән Испания конституциясе Каталонияне автоном төбәк буларак таный һәм аңа киң хокуклар мөмкинлекләрен ача. Җирле хакимиятләр бу мөмкинлекләрдән мул файдалана. Төбәкнең сәяси хәрәкәтләре торгызыла, җирле фиркаләр булдыру мөмкинлеге булдырыла. Нәтиҗә буларак, милли хәрәкәтләр актив сәясәт белән шөгыльләнә башлый.

Төбәкнең тулы дәүләти структурасы барлыкка килә: автоном полиция, җирле администрацияләр, Каталония юстициясенең Югары трибуналы (безнеңчә, Югары мәхкәмә) оеша. Парламент буларак Ассамблея торгызыла, хөкүмәт ролендә Женералитет билгеләнә.

3. Рәсми тел статусы

Озак еллар дәвамында кысылган хәлдә булган каталан теле өчен дә бар юллар ачыла. Төбәктә телгә рәсми статус бирелә, "лингвистик нормальләшү" кануны кабул ителә. Ул каталан телле медиаларга финанс ярдәмне тәэмин итә. Каталония хөкүмәте вазифаларының берсе булып каталан мәдәниятен үстерүгә субсидияләр бүлеп чыгару була. Аеруча игътибар каталан фильмнарын булдыру һәм чит ил фильмнарына каталан субтитрларын урнаштыруга бирелә.

Каталан мәгарифенә дә аерым басым ясала. Азатлык инде язганча, Каталониядә испан теле урта һәм югары мәктәптән куып чыгарылган дәрәҗәдә, укучылар аны бары тик чит тел буларак, атнага 2 сәгать өйрәнә. Бирегә укырга килгән чит ил студентлары да каталан телен өйрәнергә тиеш.

Мондый кырыс тел сәясәте үз нәтиҗәсен бирә. Франко заманында тормышның барлык диярлек кулланылыш даирәсеннән кысрыклап чыгарылган тел торгызыла, җанлы аралашу теленә әйләнә.

4. Икътисади үсеш

Тагын бер мөһим фактор: икътисади ныклык. Каталония һәрвакыт Испаниядә индустриальләштерү лидеры була. 1979 елга Каталониягә илнең 40% ТЭПы (Тулаем эчке продукт) туры килгән.

1992 елда Барселонада Җәйге Олимпия уеннары уза, бу Каталониягә халыкара игътибарны җәлеп итә. 1990 еллардагы Көнчыгыш Европадагы вакыйгалар Каталониягә зур иммиграцияне тудыра, бу арзанлы эш көчен тәэмин итә. Төбәк төрле яклап икътисадый үсеш кичерә.

5. Дәүләт статусы турында референдум

Үзбилгеләнү турында ачык сөйләү 2000нче елларда активлаша. 2006 елда төбәкнең үз Нигезнамәсе кабул ителә. Шул ук елны "без - аерым милләт һәм үзебез карар кылырга хокуклы" шигаре астында беренче зур урам җыены үткәрелә. Шулай ук 2006да "Суверенитет һәм алгарыш" дигән хәрәкәт оеша.

2009 елда "Ун мең" (Deu Mil) хәрәкәте оеша, ул төбәкнең үзбилгеләнү хокукы булуын белдерә. Шул ук елны Каталониянең Ареньш-да-Мун дип аталган кечкенә шәһәрендә "консультатив референдум" үткәрелә, анда катнашучыларның 96%-ы Каталониянең бәйсез демократик ил булуын тели. Бу референдум Испания тарафыннан тискәре реакция тудыра.

Мондый төрдәге "консультатив референдум"нар шуннан соң Каталониянең башка төбәк-шәһәрләрендә дә үткәрелә. Сәяси хокукка ия булмаса да, алар халыкның бәйсезлекне теләвен күрсәтте. Һәм Каталонияне кичәге референдум юлына илтте.

XS
SM
MD
LG