Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсезлек хәрәкәте: Шотландия һәм Каталония алгы рәттә


2014 елда бәйсезлек референдумы үткәрергә җыенучы Шотландия белән Каталония мөстәкыйльлек көрәшендә бер-берен рухландырып эш итә.

Европадагы ике борынгы дәүләтнең төбәкләре – Британиядәге Шотландия һәм Испаниядәге Каталония бәйсезлеккә таба хәлиткеч адымнар ясарга әзерләнә. Икесе дә киләсе елда бәйсезлек референдумы үткәрергә җыена. Күзәтүчеләр фикеренчә, алар уңышка ирешкән очракта, Европадагы бәйсезлек турында уйлаучы башка халыклар да аларга иярергә мөмкин.

Бәйсезлек көрәшенең иң алгы рәтендә булган Шотландия белән Каталония арасында уртаклыклар белән бергә зур гына аермалыклар да бар. Шотландия һәрвакыт Британия берләшкән патшалыгындагы аерым ил буларак саналып килсә, Каталониянең бәйсезлек омтылышлары урта гасырлар тарихына барып тоташа.

Шотландия әләме
Шотландия әләме
Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон хөкүмәте Шотландиядә киләсе елда үтәчәк референдум белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. Лондон, әлбәттә, бу референдумда бәйсезлеккә каршы үгетләүче буларак катнашачак.

Испания хөкүмәте исә Каталониядә референдум уздыруга юл куймау өчен Конституция нигезендә көрәшәчәген белдерде. Мадрид, әгәр дә Каталониядә референдум үтсә, Басклар иле дә аңа иярәчәк дип курка. Әмма Каталониядә хакимияттә булган “Якынаю һәм берләшү” исемле коалиция белән Сул республиканнар фиркасе узган ел ахырында бернигә карамастан референдумны шотландлардан калышмыйча 2014 елда үткәрү ниятен игълан итте.

Шуннан соң Испания армиясе полковнигы Франсиско Аламан Кастро Alerta Digital интернет газетына интервьюда Каталония Испаниядән чыга башласа, хәрбиләрнең аны канга батырып булса да туктатачагы белән янады. Кастро Испания Конституциясе хәрбиләргә илнең бербөтенлеген саклау өчен "соңгы тамчы канга кадәр сугышырга" куша, диде. Армия генералы Мануэль Фернандес Монсон да Мадрид телевидениесенә шундыйрак белдерү ясады. “Дөрес, канун безгә сәясәткә тыкшынмаска куша. Әмма сүз бит сәясәт турында түгел, ә илебезнең исән калуы турында бара. Ә монда инде Конституция җир өсте гаскәрләреннән, авиациядән һәм флоттан торган кораллы көчләрнең конституцион тәртип, Испаниянең бердәмлеге һәм территориаль бөтенлеге гарантиясе булуын ачык итеп белдерә”, диде генерал. Конституцион тәртип сүзе 1990 елларда Мәскәүнең Чечнядә алып барган хәрби чараларын искә төшерә. Анда конституцион тәртип урнаштыру 150 меңләп кешенең гомерен өзде.

Каталония әләме
Каталония әләме
Әмма каталаннар мондый янаулардан куркып калмады. Узган атнада Каталония парламенты 85-кә 41 тавыш белән Бәйсезлек декларациясен кабул итте. Бу документ зур юридик көчкә ия булмаса да, Каталония президенты Артур Маска Мадридта Испания премьер-министры Мариано Рахой белән сөйләшүләрдә таяныч булачак, референдум тәкъдименең җирле парламентта ныклы яклауга ия булуын күрсәтәчәк.

Испания Конституциясенең бәйсезлек референдумын рөхсәт итмәве турындагы сүзләргә җавап буларак сул республиканнар башлыгы Ориол Хункерас “Конституция маддәләрен үзгәртеп була. Демократия кануннарны үзгәртү өчен кирәк тә инде, бернинди канун да демократиядән өстен була алмый. Халыкның демократик теләге теләсә-кайсы канунны үзгәртә ала”, дип белдерде.

Европа парламентындагы Европа ирекле альянсы төркеменә кергән берничә депутат та Каталониянең демократик теләген кабул итәргә чакырды. Аларның уртак белдерүендә: “Европа Каталония бәйсезлеге мөмкинлегенә әзер торырга тиеш. Европа комиссиясе моны күрмәмешкә салыша алмый, каталан халкының демократик теләгенә күз йома алмый”, диелә. Алар, шулай ук: “Европа Берлеге бар дөньяда тынычлык һәм демократия юлкүрсәткече булып тора. Без читтә яклаган принциплар Европа Берлегенең үзендә дә якланырга тиеш”, дип өстәде.

Ферран Рекуехо
Ферран Рекуехо
Каталониянең референдум процессындагы киләсе адымы бәйсезлеккә таба хәрәкәт турында тикшеренүләр үткәреп киңәшләр бирәчәк Милли күчеш шурасы төзү булыр дип көтелә. Барселонадагы Пумпеу Фабра университетының сәяси фәннәр профессоры Ферран Рекуехо: “Бу шураның вазифасы – референдумның хөкүмәт эше генә түгел, ә киң җәмәгатьчелек теләгенең чагылышы булуын ачык итеп күрсәтү”, диде.

Бәйсезлек юлында Каталониядән алдарак баручы Шотландия чәршәмбе көнне Европа комиссиясе таләбе белән килешеп референдумга чыгарылачак сорауны бераз кыскартты. Баштарак референдумга “Сез Шотландиянең бәйсез дәүләт булырга тиешлеге белән килешәсезме?” дигән сорау тәкъдим ителгән булса, ахыр чиктә сайлаучылар “Шотландия бәйсез дәүләт булырга тиешме?” дигән сорауга “әйе” яки “юк” дип җавап бирәчәк.

Каталония сулчы республиканнарының Испания парламентындагы төркеме җитәкчесе Альфред Бош Испаниядәге бәйсезлек тарафдарлары Шотландиягә карап эш итәчәк, диде.

Кайбер күзәтүчеләр алдагы айларда Шотландия белән Каталониядәге ике референдум кампаниясе бер-берен рухландырып барачак, дип фаразлый. Ике кампаниядә дә милли хисләр дә, салкын акылга нигезләнгән икътисади дәлилләр дә, үзәк хакимиятнең гамәлләренә карата киңкүләм канәгатьсезлек тә җитәрлек.

Ике төбәктә дә бәйсезлек тарафдарлары бу үзгәрешләрне бар дөньяда барган гомуми күренешнең бер өлеше итеп тасвирлый. Шотландия хөкүмәтенең тышкы эшләр министры Фиона Һислоп Reuters агентлыгына: “Дөньяда хәлләр инде шактый вакыт шул юнәлештә бара. 20 ел чамасы элек бәйсез булмаган илләр бәйсезлек алып Европа Берлегенең тулы хокуклы әгъзасына әверелде”, диде.

Каталония белән Шотландия фиркаләренең Брюссельдәге вәкилләре Бельгиянең бәйсезлеккә омтылучы фламанд халкы фиркаләре белән дә якыная.

Лондон белән Мадридта исә бәйсезлеккә каршы чыгучы төп фиркаләр бәйсезлек хәрәкәтенә каршы бергәләп көрәшү өчен берләшә. Кайбер күзәтүчеләр мондый берләшү ахыр чиктә, киресенчә, Каталония белән Шотландиядәгеләрнең бәйсезлек омтылышын көчәйтергә генә мөмкин дип кисәтә.

Каталония белән Шотландиядәге хәлләрне бәйсезлек турында хыялланучы халыклары булган Русия дә зур игътибар белән күзәтә.
XS
SM
MD
LG