Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыенлыклар кичерүче Европада яңа дәүләтләр туарга мөмкин


Каталония бәйсезлеге тарафдарлары җитәкчесе Уриоль Джункерес
Каталония бәйсезлеге тарафдарлары җитәкчесе Уриоль Джункерес

Һәр ике-өч буын алышкан саен геополитик үзгәрешләр кичерүче, шул үзгәрешләр чорында яңа дәүләтләр барлыкка килүче Европада тагын бәйсезлек хәрәкәтләре көчәя бара.

Европада бәйсезлек хәрәкәтләре көчәйгәннән-көчәя бара. Бельгия, Британиядән Балканга һәм Каталониягә кадәр һәркайда бәйсезлек яки автономия хәрәкәтләренең көчәюе дәвам итә. Нью-Йоркта яшәүче Балкан сәясәте һәм иминлек мәсьәләләре белгече Гордон Бардос, АКШның халыкара мәсьәләләр турындагы The National Interest журналында, әгәр дә Европа Берлеге үзенең таркалу куркынычына каршы ашыгыч чаралар күрмәсә, ул хәрәкәтләр тагын да көчәеп уңышка ирешә башлаячак һәм без соңгы 20 елда белгән Европа үзгәрәчәк, дигән фикер белдерде.

Бәйсезлек һәм аерылып чыгу хәрәкәтләренең уңышка ирешүе Европада соңгы 150 ел эчендә һәр ике-өч буын алышкан саен булып торучы геополитик үзгәрешләр чорларына туры килде, ди Бардос.

Мисал өчен, Отто фон Бисмаркның Германияне берләштерүе һәм Госманлы империясенең көчсезләнүе нәтиҗәсендә Европада көчләр балансы үзгәрү белән 1878 елда Берлин конгрессында Болгарстан, Сербия һәм Монтенегро кебек кечкенәрәк илләр халыкара танылуга ирешә.

1918 елда Беренче дөнья сугышы ахырында Һабсбург, Госманлы һәм Романовлар империяләренең җимерелүе нәтиҗәсендә Европада тагын яңа чикләр сызыла һәм харитада Албания, Балтыйк илләре, Чехословакия, Польша, Финляндия барлыкка килеп халыкара җәмәгатьчелекнең тулы хокуклы әгъзаларына әверелә.

1945 елда Икенче дөнья сугышы тәмамланганнан соң колонияләрнең бәйсезлеккә ирешүенең өченче дулкыны башлана. Европа илләренең Африка һәм Азиядәге күп кенә колонияләре бәйсезлеккә ирешә.

1980 еллар ахыры - 1990 еллар башында коммунизмның һәм Советлар Берлегенең җимерелүе нәтиҗәсендә бәйсезлек алуларның дүртенче дулкыны булды. Советлар Берлеге, Югославия һәм Чехословакия таркалып егермедән артык яңа ил барлыкка килде.

1914 елдагы Европа харитасы
1914 елдагы Европа харитасы
Үзгәрешләрнең ни дәрәҗәдә булуын саннар яхшырак та сөйлидер, бәлки. 1914 елда Беренче дөнья сугышы башланыр алдыннан дөньяда 59 бәйсез ил булса, 1950 елларга бәйсез дәүләтләр саны 89-га җитә. 1995 елда инде 192 бәйсез дәүләт була һәм аларның саны әле дә акрынлап арта бара.

Шул ук вакытта әле бәйсезлеккә ирешә алмаган милли хәрәкәтләр дә шактый. Абхазия, Чечня, Таулы Карабах, Көньяк Осетия – шундыйлардан. Татарстанда да 1992 елда суверенлыкны яклаган референдум нәтиҗәләре гамәлгә ашырылмый калды. Татарстан суверенлык декларациясе игълан иткәч, Башкортстан да, Русиядәге башка кайбер милли республикалар да суверенлык теләүләрен белдергән иде. Көрдләр Төркиянең көнчыгышында һәм Гыйракның төньягында үз дәүләтләрен төзергә тели. Кыпрысның төньягында исә төрекләр бәйсезлек яки ниндидер автономия таләп итә. Босниядә хорватлар үзләренең Балкан сугышы чорында берничә елга гына оешып алган Һерцег-Босна хорват республикасын торгызу яки Хорватиягә кушу турында хыяллана. Серблар да Босниядәге серблар яшәгән Република Србсканы бәйсез итәргә яки Сербиягә кушарга тели. Косовоның төньягындагы серблар Приштинадан автоном яшәүләрен игълан итте. Сербиянең үзендә исә Прешево үзәнлегендә тупланып яшәүче албаннар шулай ук Косовога кушылырга теләүләрен белдерде. Македония халкының чиреген тәшкил итүче албаннар 1992 елда Македониянең көнбатышында Иллирида республикасын игълан иткән иде. Алар әле дә бу төбәкнең автоном дәүләт статусына ирешүе һәм Македониядә федерация әгъзасы статусы алу өчен тырыша. Македониянең көнчыгышында яшәүче күпсанлы болгарлар исә илнең көнчыгышын болгар җирләре дип саный. Бухарестны да Романиянең Трансильвания өлешендә яшәүче маҗарларның автономиягә ирешү теләге борчый.

Көнбатыш Европада соңгы ун елда бәйсезлек омтылышларының көчәюе көнчыгышта да чагылыш таба һәм демократия, икътисади үсеш милләтчелек омтылышларын көчсезләндерә дигән фикерләргә каршы килә. Көнбатыш Европадагы бәйсезлек омтылышларын ике төргә бүләргә мөмкин: хәзерге дәүләт кысалары белән килешмәү (Бельгия, Испания, Италия һәм Британия) һәм гомумән Европа Берлеген кире кагу.

Шотландия премьер-министры Алекс Сэлмонд Британия белән 2014 елда бәйсезлек референдумы үткәрү турында килешү имзалады
Шотландия премьер-министры Алекс Сэлмонд Британия белән 2014 елда бәйсезлек референдумы үткәрү турында килешү имзалады
Джорджтаун университетының халыкара мәсьәләләр һәм хөкүмәт эшләре профессоры Чарльз Кинг Шотландиядә бәйсезлек омтылышлары XIII гасыр азагындагы бәйсезлек сугышыннан бирле күрелмәгән дәрәҗәгә җитте, ди. Бельгиядә дә фламанд милләтчелеге соңгы ун елда көчәя бара. Каталониядә ноябрь аенда үткән җирле сайлау нәтиҗәсендә бәйсезлек тарафдарлары Каталония парламентындагы урыннарның өчтән ике диярлек өлешен алды. Узган көздә Венеция халкы Римнан бәйсезлек референдумы үткәрүне таләп итеп урамга чыкты. Андагы бәйсезлек тарафдарлары Италиянең Венето төбәген һәм аңа күрше Ломбардиянең, Трентиноның, Фриули-Венеция-Джулиянең кайбер өлешләрен кертеп Венета республикасы исемле яңа ил төзергә тәкъдим итә.

Брюссельдә теркәлгән Европа ирекле беректәшлеге исемле оешмага инде Европадагы бәйсезлек һәм автономия яклы кырыклап фирка кушылган.

Бәйсезлек яклы Квебеклар фиркасе җитәкчесе Полин Маруа җирле сайлауда җиңүдән соң
Бәйсезлек яклы Квебеклар фиркасе җитәкчесе Полин Маруа җирле сайлауда җиңүдән соң
Бәйсезлек омтылышлары хәтта Кушма Штатлар өчен дә ят нәрсә түгел. Күптән түгел Техасның бәйсезлеген яклаучы петицияне 113 мең кеше имзалады. Канаданың француз телле бер өлеше булган Квебекта бәйсезлек өчен көрәшүче Квебеклар фиркасе тугыз ел оппозициядә булганнан соң узган елның сентябрендә җирле парламент сайлавында җиңеп чыкты.

Соңгы елларда Европа Берлегендәге илләрдә дә берлектән чыгу тарафдарларының артуы күзәтелә. Узган елның ноябрендә Британиядә үткәрелгән фикер белешүдә катнашучыларның 56 проценты Британиянең Европа Берлегеннән чыгуын яклауларын белдерде. Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон хәтта 23 гыйнвардагы чыгышында британнар арасында Европа Берлегеннән канәгатьсезлекнең "моңарчы беркайчан да күрелмәгән дәрәҗәдә" зур булуын танып берлектә калу яки чыгу турында референдум үткәрергә вәгъдә итте, әмма шәхсән үзенең чыгу яклы булмавын әйтте. Узган елның җәендә Германиядә үткәрелгән фикер белешүдә катнашканнарның 49 проценты Европа Берлеге әгъзасы булмау яхшырак дип исәпләүләрен белдерде.

Гордон Бардос язганча, әгәр дә Европа Берлеге үзенең эчке проблемнарын күтәрә алмыйча җимерелсә, Европаның геополитик киңлекләре үзгәрү бәйсезлеккә омтылучы күп кенә халыкларга яңа мөмкинлекләр ачачак. Бардос соңгы мәртәбә Европаның геополитик корылышы 1980 еллар ахырында - 1990 еллар башында булганлыгын, мондый зур үзгәрешләрнең гадәттә ике-өч буын алышкан саен булып торуын һәм Европадагы хәзерге кыенлыкларны искә тотып Европада яңа үзгәрешләр булу мөмкинлеге турындагы фаразлар бер дә нигезсез түгел, ди.
XS
SM
MD
LG