Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово карарының тәэсире


Kосово албаннары урамнарда мәхкәмә карарын бөйрөм итө
Kосово албаннары урамнарда мәхкәмә карарын бөйрөм итө

Халыкара Юстиция мәхкәмәсенең 22 июльдә Косовоның Сербиядән бәйсезлек игълан итүенең канунга каршы булмавы турындагы карарын бәйсезлек өчен көрәшкән башка төбәкләр дә кызыксыну белән күзәтте. Аларнын кайберләре өчен мәхкәмәнең Косово бәйсезлеген раславы мөһим.

Халыкара Юстиция мәхкәмәсе, "Косово турындагы карар бары тик Косово өчен чыгарылган, аның башка илләргә һәм төбәкләргә йогынтысы була алмый", дип белддерсә дә, низаглар бер кайнаган, бер сүнгән илләрнең һәрберсе кичәге карарга үз реакциясен белдерде.
Мәхкәмәнең карары киңәш рәвешендә генә кабул ителсә дә, бу бәйсезлек өчен көрәшкән төбәкләргә өмет бирде.

Бүгенге көндә Косовоны 69 ил таныды. Алар арасында АКШ һәм Европа Берлеге илләре дә бар. Үз илләрендә бәйсезлек өчен көрәшкән милләтләр булган Русия Кытай һәм Испания мәхкәмәнең кичәге карарына борчылу белдерде.
Косово - сәяси һәм тарихи этәргеч ...


Грузия хөкүмәте, мәхкәмә карары сепаратист төбәкләр өчен "сабак" була алмый дип белдерде. "Әммә Грузиядән аерылып чыккан һәм Русия тарафыннан нык якланган Абхазия өчен бу карар өмет бирә," диде Сухумда яшәүче сәясәт белгече Ираклий Хиндба.

"Косово бәйсезлегенең халыкара мәхкәмә тарафыннан раслануы Абхазия өчен зур мисал була ала. Косово бәйсезлеге расланды дип Абхазиянең бәйсезлеге дә танылыр дип әйтмим. Ләкин бу Абхазия өчен сәяси һәм тарихи бер этәргеч була ала. Чөнки бу карар унитар дәүләтләрнең теләкләре карамый үз бәйсезлеген игълан итеп аерылырга теләгән илләрнең халыкара аренада яклана алачагын күрсәтә."

Тагын бер хәл ителмәгән низаг Әрмәнстан идарәсендәге әрмәннәр белән азәриләр дә яшәгән Таулы Карабах төбәге. Биредә дә Бакы Косово турындагы карар Таулы Карабах өчен "яраклы" түгел дип саный. Азәрбайҗан аны үзенә кайтарылуын тели.

Татарстан өчен Косово бәйсезлеге үрнәк була аламы?


Сәясәт белгече, профессор Митхад Фарукшин фикеренчә Татарстан сепаратист төбәк түгел.

"Татарстан белән Косовоны чагыштырып булмый. Русия эчендәге төбәкләрдә сепаратизм юк", диде Фарукшин.

Милли мәҗлес рәисе язучы Фәүзия Бәйрәмова Косово турындагы карар Татарстан бәйсезлеге өчен көрәшчеләргә өмет бирә диде.

Фәүзия Бәйрамова мәхкәмәдә чыгыш ясый
"Әлбәттә, бу милләтчеләргә өмет бирә. Бәлки алга таба вакытлар үтеп дөньялар үзгәреп Татарстан бәйсезлеген, Идел-Урал халыкларын да шулай танырлар дигән өмет калдыра. Әммә бүгенге көндә Татарстан җитәкчеләр ни дөнья җәмәгатьчелегенә ни халыкара судларга Татарстанның дәүләт бәйсезлеген танытып мөрәҗәгать иткәне юк. Быел декларация кабул иткәнгә 20 ел тула. 1990 елның августында булды бу хәл. Татарстан җитәкчеләре бер генә илгә, бер генә илнең парламентына да деклaрацияны таныгыз дип мөрәҗәгать итмәде. Русия өчен бу бик җайлы булды. Русиянең чуалган, хәлсезләнгән вакытларында без мондый мөрәҗәгать белән чыккан булсак бәлки безне таныган булырлар иде. Бу безгә хокук бирер иде. Ләкин җитәкчелек белән 20 ел эчендә моны эшләп булмады. Мин алар тагын нәрсәдер эшләр дип өмет итмим."

2008 елда тарар халкының милли мәҗлесе БМОга бер ничә илгә Татарстан бәйсезлеген тануны сорап мөрәҗәгать юллады. Әммә Татарстанны рәсми танырга теләгән илләр булмаган.

"Без БМОга һәм тагын 20-30 илнең президентларына, 50ләп илнең парламентына Татарстанның бәйсезлеген рәсми танырга сорап мөрәҗәгать белән чыктык. Әммә әле без мәхкәмәгә мөрәҗәгать итмәдек. Әле хәзергә безне бу мөрәҗәгать өчен хөкемгә тарталар. Бер милли мәҗлес кенә түгел татар конгрессы башка төбәкләрдәге милли хәрәкәт вәкилләре бер булып яксалар иде, бәйсезлекне тану мәсьәләсен халыкара мәхкәмәр карар иде."
XS
SM
MD
LG