Accessibility links

Кайнар хәбәр

Квебекта бәйсезлек омтылышы көчәя


Бәйсезлек яклы Квебеклар фиркасе җитәкчесе Полин Маруа
Бәйсезлек яклы Квебеклар фиркасе җитәкчесе Полин Маруа

Квебекта бәйсезлек омтылышы яңадан көчәя барганда Азатлык радиосы аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә күз сала.

Канаданың француз телле бер өлеше булган Квебекта бәйсезлек өчен көрәшүче Квебеклар фиркасе тугыз ел оппозициядә булганнан соң җирле парламент сайлавында җиңеп чыкты. Әмма җиңүне бәйрәм итү чарасында бер күңелсезлек тә булды, фирка җитәкчесе һәм Квебекның киләчәк премьер-министры Полин Маруа чыгыш ясаганда берәү ут ачып бер кешене үтерде, икенче берәүне яралады. Ут ачучы: “Инглизләр уяна!” дип кычкырды. Канадада сәясәт белән бәйле көч куллану очраклары сирәк булса да, Квебек бәйсезлеге мәсьәләсе күтәрелгән саен киеренкелек тә артты һәм кан коюлар да булды. Квебектагы бәйсезлек омтылышларының узганы, бүгенгесе һәм киләчәге турындагы берничә сорауга күз салып үтик.

Квебеклар кемнәр алар?

Казанда яшәүчеләрне казаннар, Чаллыда яшәүчеләрне чаллылар дип атаган кебек Квебекта яшәүчеләр квебеклар булса да, күпчелек очракта квебеклар дип анда яшәүчеләрнең французча сөйләшүче өлешен атыйлар. Квебек Канаданың зурлыгы белән икенче урындагы территориаль берәмлеге санала – мәйданы Монголиянеке кебек 1,5 миллион дүрткел чакрым. Халкы белән дә Квебек илдә икенче урында тора – анда 8 миллионлап кеше яши. Тарихи яктан хәзерге Квебек 1763 елга кадәр Франциянең Төньяк Америкадагы биләмәсе булган. Квебек халкының күпчелеге французча сөйләшә һәм француз теле анда рәсми тел.

Квебекларның бәйсезлеккә омтылышы каян килә?

Квебеклар архаик француз телендә сөйләшсә дә, аларның телләре Франциядәгедән шактый аерылса да, алар Франция белән һәрвакыт ныклы рухи бәйләнештә торган. Сугыштан соң Канадада көчле икътисади үсеш башлану һәм Британ империясенең көчсезләнүе нәтиҗәсендә Канада халкының үзаңы күтәрелгән вакытта квебеклар үзләрен күбрәк француз буларак танып күтәрелә.

Аларның беренче җирле сәяси фиркасе, бу сишәмбедәге сайлауда җиңгән Квебеклар фиркасе Канада рәсми рәвештә ике телле илгә әверелгәннән бер ел алдарак, 1968 елда төзелә. Канадада инглиз теле дә, француз теле дә тигез статуска ия.

Әмма ул чорда Квебекны азат итү фронты дип аталган үтә сулчы милләтче оешма да террорчылык гамәлләре белән киң таныла һәм Канададагы Октябрь кризисына сәбәп була.

1970 елда Квебекны азат итү фронты әгъзалары Британия сәүдә министры Джеймс Кроссны тотык итеп ала һәм Квебек хезмәт министры Пьер Лапортены буып үтерә. Канада федераль хөкүмәте кораллы күтәрелеш мөмкинлегенә юл куймау өчен илдә хәрби тәртип игълан итә. Хәрби тәртип аңа кадәр бары тик ике дөнья сугышы чорында гына кертелгән була.

Квебекны азат итү фронты таратыла һәм урта юлдагы Квебеклар фиркасенең сәяси көче арта башлый. 1976 елда Рене Левек җитәкчелегендәге Квебеклар фиркасе җирле сайлауда җиңеп чыга. 1977 елда Левек Француз теле хартиясе буларак танылган 101-нче канунны игълан иткәннән соң, француз теле Квебекта бердәнбер рәсми тел булып кала.

Референдумда бәйсезлек кире кагылды, квебекларда бәйсезлек омтылышлары ни дәрәҗәдә?

1980 елда Квебеклар фиркасе Квебек суверенлыгы мәсьәләсен беренче мәртәбә референдумга чыгара. Квебек халкының 59,6 проценты суверенлыкка каршы тавыш бирә. Уңай тавыш бирелгән очракта Квебек аерым бер өлеш буларак Канаданың калган өлеше белән бертигез статус алган булыр иде.

1993 елда федераль парламентта Квебек өчен аерылган 75 урынның 54-ен Квебеклар фиркасен вәкиллек итүче Квебеклар блогы алып рәсми оппозиция статусына ирешә һәм Квебек суверенлыгы хәрәкәте яңадан җанланып китә.

Нәтиҗәдә 1995 елда Квебек Канададан аерылу турында икенче референдум үткәрә. Бу юлы да бәйсезлек тарафдарлары җиңелә, әмма бу юлы инде аларга бер процент чамасы гына тавыш җитми кала.

Өченче омтылыш булачакмы?

Бәйсезлек тарафдарларының 1995 елгы референдумда җиңүгә ирешә язуыннан куркып 2000 елда Канада парламенты федераль хөкүмәтнең төбәкләренең бәйсезлеге турында нинди шартларда сөйләшүләр алып барачагын билгеләүче Ачыклау акты исемле канун чыгара.

Хәзер бу канун беренче мәртәбә гамәлдә кулланылырга мөмкин, чөнки Квебеклар фиркасенең җирле сайлауда җиңүеннән соң ясаган чыгышында фирка җитәкчесе һәм булачак премьер-министр Полин Маруа “Квебекның киләчәге – суверен дәүләт булу”, дигән иде.

Парижда яшәүче инглиз язучысы Стефен Кларк квебеклар французча сөйләшү мәсьәләсендә үҗәтләнгәннән-үҗәтләнә баралар, нәтиҗәдә анда яшәүче инглиз теллеләрне читләштерү дәвам итә, ди.

“Монреальгә яки Квебек шәһәренә барып берәр кибеттә инглизчә икмәк сорасагыз, «Французча сөйләшегез”, дип җавап бирәчәкләр. Бу француз теллеләр арасында киң яклауга ия булган чыннан да көчле бер мәдәни һәм сәяси хәрәкәт. Алар инглиз теллеләрне көндәшләр итеп, үз мәдәниятләрен юк итәргә тырышучылар итеп күрә. Аларның көче бик зур булу сәбәпле уңышка ирешергә дә мөмкиннәр. Әмма алар уңышка ирешкән очракта, моңа Канададагы инглиз теллеләрнең француз теллеләрдән гарык булуы да өлешчә сәбәпче дияргә мөмкин, ди Кларк.

Яңа килгән мөһаҗирләр арасында бәйсезлек омтылышлары ни дәрәҗәдә?

Әгәр дә бәйсезлек тарафдарлары өченче референдум оештыруга ирешә ала икән, тавыш бирү нәтиҗәләренең нинди булачагын фаразлау мөмкин түгел. Француз теллеләр тел мәсьәләсендә горур һәм үҗәт булса да, Канададан аерылу төп максат булмаска да мөмкин. Моннан тыш Квебекта һәм аның иң зур шәһәһре Монреальдә чит илләрдән күчеп килгән, белемле һәм өч телдә сөйләшүче бик күп мөһаҗирләр дә яши. Алар еш кына үз телләреннән тыш инглиз һәм француз телләрендә дә сөйләшә. Мәсәлән, рәсми мәгълүматларга караганда, Канададагы 200 меңләп роман мөһаҗиренең күпчелеге Квебекта яши. Квебекта тиз арта баручы мондый мөһаҗирләр өчен яхшы эш булу һәм икътисади уңышлар француз теллеләр мәдәнияте, бәйсезлек һәм аерылу турында сөйләшүләрдән мөһимрәк булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG