Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта машина кешеләр өстенә менгән, корбаннар бар


Коткаручылар зыян күргән ханымга ярдәм күрсәтә
Коткаручылар зыян күргән ханымга ярдәм күрсәтә

Нәтиҗәдә 8 кеше үлгән, дистәгә якын кеше яраланган дип хәбәр ителә. Вакыйга террор гамәле буларак бәяләнә.

Нью-Йоркта фургон машинасы велосипедчылар һәм җәяүлеләр юлына чыгып, дистәгә якын кешене таптаган, аннары мәктәп автобусына барып бәрелгән. Башта The New York Times 6 кеше һәлак булган, 11 кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итсә, соңрак Нью-Йорк мэры Билл Де Блазио 8 кешенең һәлак булуын белдерде.

Бу гамәлне башкаруда шикләнелүче полиция тарафыннан яраланган, хәзерге вакытта ул тоткарланган. New York Times фургондагы кешенең утлы коралдан ату ихтималын да хәбәр итә, әлегә бу расланмаган.

CNN Нью-Йорк полиция департаментына таянып, бу һөҗүмнең "алдан уйланылган" булуын әйтә. Телеканал әңгәмәдәшләре сүзләренчә, машина велосипед юлыннан кешеләрне бәреп барган, туктагач полиция йөртүчене яралаган, ул хастаханәгә озатылган.

Һөҗүмнән соң җирдә яткан велосипедлар:

CNN каналының берничә чыганагы бу вакыйганың террор гамәле буларак тикшерелүен әйтә. NYT хокук саклау органнарына таянып, фургон йөртүченең чыккач "Аллаһ әкбәр" дип кычкырганын хәбәр итә.

Нью-Йорк мэры Билл Де Блазио "хәзергә булган мәгълүматларга нигезләнеп, бу вакыйга - террор гамәле", дип белдерде. Ул сигез кешенең һәлак булганын, дистәгә якын кешенең җәрәхәтләнүен раслады.

Бу хәл Манхэттенда, халыкара сәүдә үзәгенән ерак түгел, Чеймберс-стрит һәм Уэст-стрит урамнары чатында булган дип хәбәр ителә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG