Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда шартлаулар нәтиҗәсендә 56 кеше һәлак булды


Кандаһарда шартлаудан соң (10 гыйнвар, 2017 ел)
Кандаһарда шартлаудан соң (10 гыйнвар, 2017 ел)

Әфганстанның өч шәһәрендә шартлаулар корбаннары саны 56га җитте. Алар арасында Берләшкән гарәп әмирлекләренең биш дипломаты та бар.

Шартлауларда 100ләп кеше яраланган, шул исәптән әмирлекләрнең Әфганстандагы илчесе һәм Кандаһар виләяте башлыгы да яраланучылар исемлегендә. Гарәп әмирлекләрендә өч көнлек матәм игълан ителде.

Кандаһарда бомба 10 гыйнвар кичендә хөкүмәт бинасында шартлаган. Бу вакытта анда эш сәфәре белән гарәп делегациясе булган.

Al Jazeera хәбәр иткәнчә, тагын ике шартлау башкала Кабулда һәм Һилменд виләятендә булган.

Гәрәп дипломатлары Әфганстанга ярдәм йөзеннән берничә проект эшләтеп җибәрергә җыенганнар диелә.

Әлегә беркем дә һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алмаган.

XS
SM
MD
LG