Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея "Японияне батыру" һәм АКШны "караңгылыкка һәм көлгә" әйләндерү турында кисәтә


Ким Чен Ын
Ким Чен Ын

Төньяк Корея дәүләт агентлыгы Япониягә һәм АКШка карата, БМО резолюциясен һәм чикләүләрне хуплаулары өчен, атом коралы куллану ихтималы турында кисәтте.

Төньяк Корея Японияне "батырам", АКШны "караңгылыкка һәм көлгә" калдырам, дип куркыта. Төньяк Кореяның тышкы элемтәләре һәм пропагандасы белән шөгыльләнүче Азия-Тын океан төбәгендәге Корея тынычлык комитеты БМО Иминлек шурасын таратырга өнди. Комитет Шураны "акчага сатылган" һәм АКШ урнаштырган тәртипкә буйсынучы илләрдән торган "явызлык коралы", дип атый.

Кореяның үзәк телеграф агентлыгы белдерүендә "Япония архипелагының дүрт утравы чучхе идеяләре нигезендә төзелгән атом бомбасы ярдәмендә юк ителергә тиеш. Япониягә башкача безнең белән бергә яшәү кирәкми", диелгән.

Чучхе - Төньяк Кореядә идарә итүче идеология. Ул марксизм һәм ил башлыгы Ким Чен Ынның бабасы Ким Ир Сен уйлап тапкан милләтчелекнең кискен формасына нигезләнә.

3 сентябрьдә Төньяк Корея алтынчы атом-төш сынавы уздырганнан соң Төньяк Азиядә киеренкелек артты. БМОның 15 әгъзадан торган Иминлек шурасы АКШ тәкъдим иткән резолюцияне хуплады. Резолюция Төньяк Кореяга икътисади чикләүләр кертүне күздә тота.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG