Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә ишелгән кар астында калган кунакханәдә һәлак булганнар саны 24кә җитте


Rigopiano кунакханәсе хәрәбәләре
Rigopiano кунакханәсе хәрәбәләре

Италия үзәгендәге Абруццо өлкәсендә кар ташкыны астында калган кунакханәдә һәлак булганнар саны 24кә җиткән. Биш кеше әле дә табылмаган.

Яңарак табылган корбаннар арасында кунакахәнә администраторы да бар дип хәбәр итә Rai News телеканалы.

Чәршәмбе Италия премьер-министры Паоло Джентилони парламентта узачак брифингта күптән түгел булган җир тетрәү һәм таудан кар ишелү вакытында коткаручыларның гамәлләре турында сөйләргә тиеш диелә.

18 гыйнварда җир тетрәүдән соң Rigopiano кунакханәсенә Гран-Сассо тавыннан кар ишелеп төште. Кунакханәдә бу вакытта утыздан артык кеше булган. Унбер кеше, шул исәптән дүрт бала коткарылды.

Шул ук районда 24 гыйнварда коткару боралагы һәлакәткә очрап тагын алты кешенең гомере өзелде. Коткаручылар яраланган чаңгычыга ярдәм итәргә очкан булган.

XS
SM
MD
LG