Accessibility links

Мәскәүдәге көчле давыл корбаннары саны 14кә җитте


29 май Мәскәүдә булган гарасат нәтиҗәләре
29 май Мәскәүдә булган гарасат нәтиҗәләре

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә дүшәмбе кич булган көчле давыл нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 14кә җиткән. Яраланучылар саны әлегә төгәл билгеле түгел. Элегрәк 70 кеше тирәсе диелгән иде.

"Сишәмбе иртәнге сәгать тугызга алынган мәгълүматларга караганда 29 майда булган гарасат нәтиҗәсендә Мәскәүдә 11, Мәскәү өлкәсендә 3 кеше һәлак булган", дип белдерә Русия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко.

Корбаннар арасында Раменское районыннан 11 яшьлек кыз да бар.

Мәскәү мэры Сергей Собянин һәлак булганнар гаиләләренә бер миллион сум күләмендә компенсация бүленәчәк, дип әйтте.

Матбугат чаралары язуынча, мәскәүләрнең күбесе һава торышы начараюы турында СМС хәбәрләр алмаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гарасат турындагы хәбәрне шәһәрнең кайбер районнарында яшәүчеләргә генә җибәрүне сораган булган.

XS
SM
MD
LG