Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җир тетрәү нәтиҗәсендә Иранда 200дән артык кеше һәлак булган


Иранда җир тетрәүдән соң
Иранда җир тетрәүдән соң

Иранда якшәмбе булган җир тетрәү нәтиҗәсендә 200дән артык кеше һәлак булган, 1,7 меңе яраланган, дип хәбәр итә Иран матбугат чаралары.

Эзләү-коткару эшләре иртәнге якта гына ныклап башланган. Җимерекләр астында әле дә булса кешеләр калуы мөмкин, диелә. Коткаручылар эшен убылмалар катлауландыра, дип яза BBC. Кайбер авылларда электр энергиясе өзелгән, элемтә юк. Зилзилә булган җирлектә, БМО мәгълүматларына караганда, 19 меңләп кеше яши.

7,3 магнитудасы дәрәҗәсендәге җир тетрәү якшәмбе кич Иран һәм Гыйрак чигендә, Керманшаһ виләятендә булган. Җир тетрәүнең үзәге Гыйракның Сөләймания шәһәреннән 100 чакрым ераклыкта урнашкан. Тетрәүләр Гыйракның Эрбиль, Халабаджа һәм Дохук вилаятләрендә дә сизелгән. Әлеге җирлектә нигездә көрдләр яши.

Гыйрак хакимияте мәгълүматларынча, анла бер кеше һәлак булган, 50 кеше яраланган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG