Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин һәм Трамп Сүриядә тынычлык урнаштыру турында килеште


Владимир Путин һәм Дональд Трамп Һамбургта, 7 июль, 2017 ел
Владимир Путин һәм Дональд Трамп Һамбургта, 7 июль, 2017 ел

Русия һәм АКШ президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трамп Һамбургта "Егермелек" кысаларында очрашып ике сәгатьтән артык сөйләште.

Очрашу барышында ике президент Сүрия һәм Украинадагы вазгыять, терроризм һәм киберҗинаятьчелек мәсьәләләре, Төньяк Кореяның атом-төш програмы тирәсендәге хәлләр турында фикер алышты.

Сөйләшүләрдә катнашкан Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сүриянең көньяк-көнчыгышында 9 июльдән тынычлык урнаштыру турында килешүгә ирешелде, дип белдерде.

Шулай ук очрашуда катнашкан АКШ Дәүләт секретаре Рекс Тиллерсон да берничә сүз әйткән. Башта Трамп АКШ президент сайлавына Русиянең тыкшынуына бәйле Америка халкы борчылу белдерә, дигән. Путин Мәскәүнең мондый гамәлләргә катнашы булмавы турында әйтте, ди Тиллерсон. Моннан тыш, Дәүләт секретаре сүзләренчә, АКШ белән Русия Төньяк Корея атом-төш һәм ракета програмнарыннан баш тартсын өчен илгә дипломатик басымны дәвам итәргә килешкән,

Тиллерсон Американың ракетага каршы тору корылмалары турында фикер алышу булмады, диде.

Бу Трампның президентлыкка килгәннән соң Путин белән беренче очрашып сөйләшүе булды. Җомга көндез алар башта очрашып кул бирешкән иде. Русия икътисад министры Максим Орешкин сүзләренчә, рәсми сөйләшүләргә кадәр Дональд Трамп һәм Владимир Путин чикләүләр турында бәхәскә кереп алган.

Һамбургта 7-8 июльдә "Егермелек" җыены уза. Саммт алдыннан ризасызлык белдереп, Һамбург урамнарына антиглобалистлар чыкты. Алар "Тәмугка рәхим итегез!" ("Welcome to hell") дигән шигар астында чыгыш ясый һәм машиналарны яндыра, полициягә һөҗүм итә.

XS
SM
MD
LG