Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык радиосы һәм Idel.Реалии "ят агентлар" исемлегенә кертелде


Азат Европа/Азатлык радиосы корпорациясе бинасы
Азат Европа/Азатлык радиосы корпорациясе бинасы

Русиянең юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын “ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары” исемлегенә кертте.

Русия юстиция министрылыгының сайтында эленгән белдерүдә Русиянең мәгълүмат чаралары турындагы яңа канунына ярашлы, Азатлык радиосы, Idel.Реалии проекты, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) корпорациясе, Сибирь.Реалии, Фактограф, Кавказ.Реалии, Крым.Реалии медиапроектлары һәм Хәзерге Заман телеканалы "ят агент функцияләрен башкаручы чит ил мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертелүе турында хәбәр ителә.

Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 25 ноябрьдә имзаланган иде.

Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.

АКШ рәсмиләре Мәскәү гамәлләре тәңгәл түгел, АКШ һәм Русия кануннары аерыла һәм Русия "ят агент" канунын башкача фикер йөртүчеләрне дәшмәскә мәҗбүр итү һәм идеяләрне ирекле алышуга киртә кую өчен куллана дип белдерә.

Азат Европа/Азатлык радиосы (RFE/RL) медиакорпорациясе президенты Томас Кент Русия юстиция министрлыгының әлеге гамәле "корпорациянең Русиядәге эшчәнлегенә тагын да зуррак чикләүләр сала", дип белдерде. "Ул чикләүләрнең нинди булачагы әлегә төгәл билгеле түгел. Без министрлыкның һәм Русиянең башка рәсми оешмаларының белдерүләрен җентекләп өйрәнәчәкбез. Шул ук вакытта без Русиядәге аудиториябезгә төгәл һәм объектив мәгълүмат бирү максатында журналистик эшчәнлегебезне дәвам итәчәкбез", диде Томас Кент.

Тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Мария Захарова 4 декабрьдә белдерүенчә, ят агент буларак теркәлгән мәгълүмат чаралары министрлыкта аккредитациясен югалтмаячак һәм "Русиядә журналист эшчәнлеген тыныч һәм бернинди киртәләрсез алып бара алачак".

Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы әлеге канунны "мәгълүмат чаралары ирегенә һөҗүм" дип атады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG