Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин чит ил мәгълүмат чараларын "чит ил агенты" дип тану канунын имзалады


Русия һәм халыкара хокук яклау оешмалары әлеге канунга тәнкыйть белдерә.
Русия һәм халыкара хокук яклау оешмалары әлеге канунга тәнкыйть белдерә.

Русия президенты Владимир Путин чит ил мәгълүмат чараларын "чит ил агенты" дип тану турында канунны имзалады. Элегрәк аны Дәүләт думасы һәм Федерация шурасы раслаган иде.

Чит ил мәгълүмат чараларын "чит ил агенты" дип тану турында канун өлгесен Дәүләт думасы бертавыштан 15 ноябрьдә, Федерация шурасы 22 ноябрьдә хуплаган иде. Мәскәү моны АКШта Кремль тарафыннан финансланучы RT телканалын "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.

Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы әлеге канун өлгесенә дәгъвалар белдерде һәм документны яңадан карарга җибәрүне сорады. Ләкин Федерация шурасы әгъзалары моның белән килешмәде.

Мәскәү финанслаган RT (Russia Today) телеканалы үзенең АКШтагы бүлеген американ хакимиятләре таләбе белән "чит ил агенты" итеп теркәргә мәҗбүр булуын белдергәч, Русиядә дә чит ил мәгълүмат чаралары эшчәнлеген чикләргә дигән карарга килделәр. Дәүләт думасы тиз арада Мәгълүмат чаралары канунына үзгәрешләр кабул итте. Канун гамәлгә кергәннән соң чит илдә теркәлгән медиа чит ил агенты дип бәяләнәчәк. Шул ук вакытта чит ил капиталы катнашкан Русия медиасына, физик затларга бу канун кагылмаячак. Чит ил агенты исемлегенә кайсы медианы кертүне Русия юстиция министрлыгы хәл итәчәк.

Вашингтон АКШтагы "чит ил агенты" турында канунның Русиянекеннән аерылып торуын, мәгълүмат таратуга киртә куймавын әйтә килә.

"Азат Европа Радиосы/Азатлык Радиосы" медиакорпорациясе президенты Томас Кент: "Азат Европа/Азатлык радиосы Русиядәге административ басым аркасында үзенең партнерларын югалтты, кабель телевидениесенә үтеп керә алмый. Азат Европа/Азатлык радиосы хәбәрчеләре Русиядә эзәрлекләүләргә, хәтта көч куллануларга дучар ителә", дип белдергән иде.

Халыкара һәм Русия хокук яклау оешмалары әлеге канун өлгесен тәнкыйтьли.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG