Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия гаскәрләрен Сүриядән чыгара башларга фәрман бирде


Сүриядә Хмеймим һава аланы
Сүриядә Хмеймим һава аланы

Русия президенты Владимир Путин Сүриядәге Хмеймим авиабазасына килде. Ул Сүриядән Русия гаскәрләрен чыгара башларга фәрман бирде.

Путинны һава аланында Сүрия президенты Бәшәр Әсад, Русия саклану министры Сергей Шойгу һәм Сүриядәге Русия көчләре белән җитәкчелек итүче Сергей Суровикин каршы алды.

Путин Русия гаскәрләрен Сүриядән чыгара башларга фәрман бирде.

6 декабрьдә Русия саклану министрлыгы кайбер илләрдә, шул исәптән Русиядә дә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменең Сүриядә җиңелүе турына белдергән иде. Министрлыкта террорчылар контроле астында бер генә торак пункт та калмады, диделәр.

2014 елдан Сүриядә радикаль исламчылар белән көрәшне АКШ җитәкчелегендәге коалиция алып бара. Коалиция Сүрия демократик оппозиция көчләренә теләктәшлек белдерә.

Русия хәрби кампаниясе Сүриядә 2015 елның 30 сентябрендә башланды. Коалиция Мәскәүне Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимына ярдәм итүдә гаепли, чөнки көнбатыш илләре фикеренчә, Әсад кеше хокукларының күпләп бозылуына юл куя.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG