Accessibility links

Кайнар хәбәр
АКШның 45нче президенты Дональд Трамп хатыны Мелания белән инаугурация парадында
АКШның 45нче президенты Дональд Трамп хатыны Мелания белән инаугурация парадында

Трамп инаугурациясе

Бүген Вашингтонда АКШның сайланган президенты Дональд Трампның вазифага керү тантанасы үтә. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Шуның белән Трампның инаугурация чараларыннан җанлы блогны бүгенгә тәмамлыйбыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Азатлыктан аерылмагыз!

Инаугурация парады. Трамплар лимузиннан төшеп бераз җәяү дә атладылар һәм шулай Ак Йортка барып җиттеләр.

Инаугурация көненең бер традицион чарасы булган конгресс мәҗлесендә Трампның сайлау ярышындагы көндәше Һиллари Клинтон да катнашты. Трамп җыелган кунакларны бастырып, Һилари ханымга ихтирам белдерергә чакырды.

Трамп беренче фәрманнарын имзалады

АКШ президенты Дональд Трамп имзалаган беренче фәрманнар арасында ялдагы генерал Джеймс Мэттисны саклану министры итеп раслау мөмкинлеген биргәне дә бар. Яңа президент илнең ватанпәрвәрлек көне һәм министрлар кабинетын булдыру турында да фәрманнар имзалады дип хәбәр итә Reuters.

Трамп беренче фәрманнарын гаиләсе һәм илнең югары даирәләре түгәрәгендә имзалады. Документларга имза салгач ул каләмнәрне үз даирәсендәгеләргә һәм, шул исәптән, оныкларына да таратты.

Вашингтонда протестчылар белән полиция арасында чуалышлар. Хәбәрчебез Майк Экель видеосы.

Вашингтондагы протест чараларыннан хәбәрчебез Майк Экель видеосы.

Трамп инаугурациясе барган арада, аның хакимияткә килүенә каршы булучылар Вашингтон урамнарына каршылык белдерергә чыкты. Вашингтондагы хәбәрчебез Майк Экель видеосы.

Трамп инаугурация чараларының берсе – элекке президент Барак Обама һәм аның җәмәгате Мишель Обаманы озатты. Алар боралак белән Вашингтоннан китә. Бу – инаугурация традициясе.

Консерватив Foxnews телеканалы комментаторлары Трампның чыгышы классик президент-республиканнарча булмады дип белдерә. Алар Трампның АКШ дөньяга үзенең яшәү рәвешен такмаячак, ә "Беренче чиратта – Америка" дигән сүзләренә игътибар итеп, президент эчке эшләр белән мәшгуль булачак дигән фикердә.

дәвам

XS
SM
MD
LG