Accessibility links

Яңа ел төнендә Истанбулда 39 кеше үтерелде


Табиблар яраланганнарны ташый
Табиблар яраланганнарны ташый

Истанбулда Яңа ел бәйрәме төнендә бер кешенең автомат коралдан ут ачуы нәтиҗәсендә 39 кеше һәлак булды, 70ләп кеше яраланды.

Төркия эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, корбаннар арасында 16 чит ил ватандашы да бар, аларның кайсы илдән булуы ачыклана.

Җинаятьче клубка керер алдыннан полиция хезмәткәрен һәм тагын бер кешене атып үтергән, аннан соң клубка кереп төрле якка ата башлаган. Эчке эшләр министры аның качып киткәнлеген белдерә.

Бу һөҗүм вакытында Истанбулның Reina клубында 500дән артык кеше булган.

XS
SM
MD
LG