Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин президент сайлауда катнашачагын игълан итте


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин 2018 елда үтәчәк президент сайлауда намзәт буларак катнашачагын белдерде.

Бу хакта ул бүген Түбән Новгородта ГАЗ заводы эшчеләре белән очрашу вакытында әйтте. "Әлеге карарны игълан итү өчен моннан да яхшырак урын һәм сәбәп булмас" дип өстәде ул.

2017 елда Путинга киләсе елда сайлауда катнашу турында күп тапкыр сораулар бирелде, ләкин моңарчы ул бу сораулардан качып килде. Шул ук сорау бүген Түбән Новгородта "Бөтенрусия ихтыярилар форумында" да бирелде. Путин үз карарын "якын арада" игълан итәчәген әйтте. Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп ул "катнашсам, мине хуплар идегезме" дип сорады. Залда алкышлар яңгырады. Путин бу реакцияне искә алырга вәгъдә итте.

Рәсми Мәскәүнең мәктәпләрдә татар телен бетерү юнәлешендәге гамәлләренә күпләрнең ризасызлыгына карамастан, узган атна ахырында "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге конференциясе ачылышында республика президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкының 80 проценты Русия президенты Владимир Путин позициясен хуплавы турында белдерде. 2012 елда үткән сайлауда татарстаннарның 82,7% тавышын Путин өчен биргән иде.

Владимир Путинга 65 яшь. Ул Русиядә 1999 ел ахырыннан бирле идарә итә. 13 ел президент, тагын 4 ел хөкүмәт җитәкчесе вазифасын башкарды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG