Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лас-Вегаста атыш нәтиҗәсендә кимендә 50 кеше һәлак булган, 200дән артык кеше яраланган


Лас-Вегастагы атыш
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:47 0:00

Лас-Вегас полициясе казино янында атыш нәтиҗәсендә кимендә 50 кеше һәлак булуы, 200дән артык кешенең яралануы турында хәбәр ителә.

Атыш Route 91 Harvest кантри музыка фестивалендә булды.

Лас-Вегасның полиция департаменты сүзчесе Джо Ломбардо белдерүенчә, төп шикләнелүче, 64 яшьлек Стефен Пэддок Mandalay Bay кунакханәсенең 32нче катыннан автомат коралдан ут ачкан һәм полиция аны атып үтергән. Ут ачучы җирле кеше булган диелә. Ул кунакханәдә кунак буларак теркәлгән булган.

Mandalay Bay казиносы тирәсендәге районның бер өлеше уратып алынган.

Корбаннар арасында эштә булмаган, ял вакытында кантри музыка фестивален карарга килгән берничә полиция офицеры да бар диелә.

Хакимиятләр бер генә кеше аткан дип исәпләсә дә, Ломбардо әйтүенчә, полиция хәзер фаҗига вакытында ут ачучы янында булган Мари Лоу Дэнлей исемле азияле бер хатын-кызны эзли.

Атыш сәбәпле Лас-Вегас һава аланына кайбер очышлар тоткарланды.

Шаһитләр әйтүенчә, концерт тәмамланып килгәндә кантри җырчы Джэйсон Алдин җырлаган вакытта атыш башланган.

Кешеләрнең Twitterда язуынча, атучылар бер генә булмаган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG