Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия премьеры Brexit башлану турында рәсми хат имзалады


Тереза Мэй Brexit чарасын башлау турында хат яза
Тереза Мэй Brexit чарасын башлау турында хат яза

Британия премьер-министры Тереза Мэй илнең Европа Берлегеннән чыгу процессын башлау турында рәсми хатка кул куйды. Ул анда Европа Берлеге җитәкчелегенә Британиянең Лиссабон килешүенең 50нче маддәсен кулланырга җыенуы турында хәбәр итә.

Чәршәмбе хат Европа Шурасы рәисе Дональд Тускка җиткерелер дип көтелә. Бу Brexit чарасының рәсми башлангычы булачак. Британиянең Европа Берлеге белән Brexit шартларын килештерү өчен ике ел вакыты бар.

29 апрельдә Еропа Берлеге җыены узачак. Британия анда катнашмаячак. Җыенда Европа Берлеге җитәкчеләре Еврокомиссиягә Brexit турындагы сөйләшүләрне алып барыр өчен мандат тапшырыр дип көтелә. Сөйләшүләр май-июньдә башланырга мөмкин, дип яза BBC.

2016 елның июнендә референдумда Британия сайлаучыларының күпчелеге Европа Берлегеннән чыгуны хуплап тавыш биргән иде. Парламенттагыларның күпчелеге Brexit дип аталган бу чыгуга каршы булса да, төп фиркаләр вәкилләре сайлаучыларның теләген тормышка ашырачакбыз, дип белдерделәр.

Март уртасында Британия парламентының Лордлар пулаты хөкүмәткә илнең Европа Берлегеннән чыгу процессын башларга хокук бирүче канун өлгесен хуплады.

Референдум нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң премьер-министр Дэвид Кэмерон вазифасыннан китүен белдерде.

Британиядә яшәүче татарлар арасында да Brexitны хуплаучылар һәм каршылар булды.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG