Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия референдумы нәтиҗәләренә анда яшәүче татарлар төрле карашта


Референдумнан соң. Европа Берлеге байрагын тоткан британ Лондонның Даунинг-стрит урамы буйлап бара. 24 июнь 2016
Референдумнан соң. Европа Берлеге байрагын тоткан британ Лондонның Даунинг-стрит урамы буйлап бара. 24 июнь 2016

Лондонда яшәүче Рамил Миңнуллин Британиянең Европа Берлегеннән чыгуын хуплап тавыш биргән. Дамир Елизаров: "Британия һәм Европа Берлеге бер үк дәрәҗәдә бер-берсенә кирәк", дип белдерә.

23 июнь Британиядә Европа Берлегендә калу-калмау мәсьәләсендә референдумында 52% тавыш җыеп евроинтеграциягә каршылар җиңде. Референдумга кадәр хөкүмәт Европа Берлегендә булуга каршылар җиңсә, берлектән чыгу эшләре башланачак дип вәгъдә иткән иде.

Алга таба сәясәт бизмәне кайсы якка үзгәрер? Европа Берлегеннән чыгарга теләүчеләрнең җиңүен "референдум Путинга җиңү китерде", Русия белән Британия арасында мөнәсәбәтләр яхшырачак, ә бу Европа Берлегенә зыянга дип бәяләүчеләр дә бар.

Рамил Миңнуллин
Рамил Миңнуллин

Чыгышы белән Үзбәкстаннан булган, хәзер Британия ватандашы, туристик ширкәт җитәкчесе Рамил Миңнуллин да гаиләсе белән тавыш бирүдә катнашып Европа Берлегеннән чыгуны хуплаган.

"Мин Британиядә 20 елга якын яшим һәм 2003 елдан бирле гаиләбез белән Британия ватандашлыгына ия. Барыбыз да Европа Берлегеннән чыгу өчен тавыш бирдек, чөнки Европа Берлегендә әгъза булып тору өчен Англия берничә миллиард фунт акча түли. Моннан тыш мигрантларның барысына да акчалар түләнә. Бу бит барысы да безнең салым акчасына дигән сүз", ди Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, 20 ел элек илдә булган хәллләр белән чагыштырганда хәзер криминал да, эшсезлек тә арткан. "Европадан килеп тулдылар. Румыннар, поляклар, литвалар һәм башкалар бик күп. Эшсезлек нык артты. Британиянең үз ватандашлары эшсез утыра, ә килгәннәр аз хезмәт хакына эшләргә ризалаша", ди ул.

Референдум Русия белән Британия арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшыруына этәргеч бирәчәк

Миңнуллин 2010 елда консерваторлар сайлауда җиңгәч куанган, хәлләр уңай якка үзгәрә башлаячак дип өметләнгән. Бу референдумда җиңүләрен ул Русия һәм Британия арасында мөнәсәбәтләр яхшыруга этәргеч бирәчәк дигән фикердә.

"Европа хәзер Британиягә басым ясый алмаячак. Британия һәм Русия мөнәсәбәтләре дә яхшырыр дип уйларга нигез бар, чөнки хәзер алар Европа, ә аерым алганда Британия Брюссель карарларыннан бәйсез булачак. Бик күп бизнесмен Русия белән эшли һәм инде яңалыкларда бу Русиягә карата чикләүләрне бетерүгә беренче адым була ала дип әйтелде. Һәрхәлдә референдум нәтиҗәләре Русия белән мөнәсәбәтләрне яхшы якка гына үзгәртәчәк", ди Миңнуллин.

Дамир Елизаров
Дамир Елизаров

Дамир Елизаровның нәсел җепләре Түбән Новгород якларыннан, үзе ул Мәскәүдә туган. Менә 10 ел инде Лондонда яши. Eurasian Dynamics Ltd ширкәте җитәкчесе Елизаров, Британия ватандашы булмаса да, референдум алдыннан туган шаукымның күңелен биләп алуын әйтә. Үзе Европа Берлегеннән чыгуны хуплаучылар ягына да басмаган, калырга кирәк дип белдерүчеләргә дә кушылмаган.

"Тавыш бирәсеңме син, әллә юкмы, илдә яшәүчеләр Европа Берлегеннән чыгу-чыкмау бәхәсләренә кушылды. Соңгы ике атна эчендә тавыш бирү кампаниясе көчәйде һәм һәркем аны күзәтте. Мин үзем чыгу-чыкмауга битарафлык күрсәттем. Чыгуны хуплаучылар да, каршылар да референдумнан соң әле озакка сузылган һәр яклап тикшеренүләр булачагын белдерде. Мин үзем дә алда озакка сузылган сөйләшүләр, киңәшүләр булачак дип уйлыйм. Референдумда тавыш биргән ике як өчен дә алга таба кулай чишелеш табылачак.

Британия һәм Европа Берлеге арасында эшлекле, дустанә мөнәсәбәтләр дәвам итәчәк

Британия һәм Европа Берлеге алар бер үк дәрәҗәдә бер-берсенә кирәк. Идарә дәрәҗәсендә ниләрдер үзгәрер, барыбер киләчәктә Британия һәм Европа Берлеге арасында һәм шулай ук кешеләр арасында да эшлекле, дустангә мөнәсәбәтләр дәвам итәчәк. Минемчә, зур үзгәрешләр көтелмәячәк", ди Елизаров.

Елизаров Европада яшәүчеләр өчен евроинтеграция, бер гаилә булып көн күрү күпкә отышлырак дигән фикердә. Ни сәбәпле аерылуны хуплаучылар күбрәк булды дигәндә, икътисади яктан отышлы булачак дигәннәрнең фикере җиңде ди ул.

"Британиянең икътисади куәте аз түгел, Европа Берлегендә якынча 18% өлешне тәшкил итә. Бу түбән күрсәткеч түгел. Европа Берлегендә төрле мәсьәләләргә карата тавыш биргәндә Британия үз позициясен яклап чыга иде. Бу Британиядә яшәүчеләргә үзенә күрә бер күрсәткеч булып тора иде. Илдә төрле фикердәгеләр бар. Икенче яктан, Британия глобаль финанслар үзәге һәм Европа Берлегенә кергән эре дәүләтләргә бәйләнгән булуын теләмәүчеләр дә бар иде", ди Елизаров.

Дамир әфәнде референдум нәтиҗәләренә британнарның башка менталитетта булуы да йогынты ясагандыр дигән фикердә. Ул референдумның Русия һәм Британия арасындагы мөнәсәбәтләргә үзгәреш китермәячәген әйтә.

"Британиядә утрау зиһене. Ул кыйтга Европасыннан аерыла. Кешеләр арасында сәяси яктан бәйсез булу күпкә отышлырак дип уйлаучылар да бар, чөнки кыйтгада күпчелек очракта Франция, Италия һәм Германия карарлары хуплана.

Русия ягыннан бу референдум нәтиҗәләренә бәяләмәләр Британиядәге бик азларны гына кызыксындырырга мөмкин. Кешеләрне илдәге акчаларның ничек тотылуы кызыксындыра. Сәламәтлек саклауга дөрес бүленәме? Мигрантлар файда китерәме? Әллә икътисадка зыян гына саламы? Әлеге сораулар британнарны күбрәк борчый. Британнар ил чикләренең имин булуын тели. Русия-Британия арасында мөнәсәбәтләр турында сүз күтәрүчеләр югары даирәләрдә алар бик аз, берничә кеше генә. Британия Русиядән бик ерак тора, ике арада мөнәсәбәтләр дә минималь дәрәҗәдә", ди Елизаров.

XS
SM
MD
LG