Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциянең сайланган президенты Макрон: "Хөрмәт белән һәм яратып хезмәт итәчәкмен"


Эммануэль Макрон
Эммануэль Макрон

Макронны дөнья лидерлары җиңүе белән котлый. Президент сайлауда җиңелгән "Милли фронт" лидеры Марин Ле Пен үзе җитәкләгән фиркагә зур үзгәрешләр кирәклеген белдерде.

Франциядә узган президент сайлау бюллетеньнәренең 100 процентын санаганнан соң "Алга" хәрәкәте җитәкчесе Эммануэль Макронның 66,06 процент тавыш җыеп җиңгәнлеге билгеле булды. Франция эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына күрә, Макронның көндәше Марин Ле Пен өчен сайлауга килгәннәрнең 33,94 проценты тавышларын биргән. Хокукы булган францияләрнең 75 проценты тавыш бирергә килде дип белдерелә.

Якшәмбе узган сайлауда җиңгән Эммануэль Макрон кичен Лувр мәйданына җыелган дистә меңнәрчә тарафдары алдында чыгыш ясады. Ул аерым алганда, ил алдында торган кыенлыкларны чишү өчен хезмәт итәргә әзер икәнлеген белдерде. "Франция – анда яшәгән һәркем өчен дә", дип белдерде Макрон. Үзенең чыгышын тәмамлап ул: "Мин сезгә тугрылыкта, хөрмәт белән һәм яратып хезмәт итәчәкмен! Яшәсен Франция!" дип әйтте.

Макрон илнең бердәмлеген һәм иминлеген булдыру өчен гаделсезлек һәм дискриминациянең бөтен рәвешенә каршы көрәшәчәген белдерде. Ул шулай ук бердәм Европаның яңа нигезен булдырырга да вәгъдә итте. Макрон – Франция тарихында иң яшь президент, аңа 39 яшь.

Президент сайлауда җиңелгән "Милли фронт" лидеры Марин Ле Пен үзе җитәкләгән фиркагә зур үзгәрешләр кирәклеген белдерде. Исеме дә үзгәрәчәген әйтте.

Дөнья лидерлары Макронны җиңүе белән котлады. Аерым алганда, АКШ президенты Дональд Трамп Макрон белән бергә эшләргә әзер булуын белдереп, "зур җиңүе" белән тәбрикләде. Германия канцлеры Ангела Меркель вәкиле Макрон уңышын "көчле һәм бердәм Европаның җиңүе" дип атады.

XS
SM
MD
LG