Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АКШ дипломатларына карата чикләүләр кертте


Серебряный бор авылында АКШ дипломатлары дачасы
Серебряный бор авылында АКШ дипломатлары дачасы

Русия җиткәчелеге америка дипломатларына Серебряный бордагы дачалар һәм Мәскәүдәге складтан файдалануны тыйды. Бу хакта тышкы эшләр министрлыгы релизында белдерелә.

Рәсми Мәскәү шулай ук Ак йорттан 1 сентябрьгә кадәр Русиядәге дипломатлар санын 455 кешегә кадәр кыскартуны таләп итте. Белдерүдә әйтелгәнчә, Русия чикләүләрне тагын да киңәйтергә мөмкин.

Пәнҗешәмбе Русия президенты Владимир Путин, Мәскәү әлегә АКШның кабул ителергә мөмкин яңа санкцияләренә йомшак карый, дип белдерде.

2016 елның декабрендә АКШ җитәкчелеге Русиянең 35 кешесен нон-грата шәхесләр дип игълан итте һәм Нью-Йорк белән Марилэндта илчелекнең ике дачасын япты. Вашингтон бу чаралар Русиянең АКШ президенты сайлавына тыкшыну һәм америка дипломатларына басым ясау ихтималыннан чыгып күрелде, дип белдергән иде.

АКШ Сенаты Русия, Иран һәм Төньяк Кореяга каршы яңа чикләүләр кертү турындагы канун өлгесен хуплады. Документ президент Дональд Трампка июль ахырына кадәр кертеләчәк.

XS
SM
MD
LG