Accessibility links

Каталония парламенты 27 октябрь Испаниядән аерылып чыгу турында резолюция кабул итте. 72 депутат уңай тавыш бирде, 10 каршы булды, икесе тавыш бирүдән тотылып калды.

Каталония парламентында тавыш бирү төбәк башлыгы Карлес Пучдемон вакытыннан алда сайлаулар уздырудан баш тартканнан соң бер көн узуга оештырылды. Сайлаулар уздыруны Мадрид таләп иткән иде.

Бәйсезлек турындагы декларациягә җавап итеп, Испания төбәктә турыдан-туры идарә кертергә әзерләнә.

27 октябрь Каталония сенаты да резолюцияне раслар дип көтелә. Раслаган очракта ул икенче көнгә үз көченә керәчәк.

1 октябрь Каталония мөстәкыйльлеге турында референдум узды. Төбәк җитәкчелеге белдерүләренә караганда, анда катнашкан сайлаучыларның 90 проценты Каталониянең бәйсезлеге өчен тавыш биргән. Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталония референдумын канунсыз дип атады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG