Accessibility links

Испания премьер-министры Каталония хөкүмәте таратылырга тиеш, ә яңа сайлаулар алты айда уздырылырга тиешлеген белдерде.

Мадрид Каталониягә туры идарә кертә. Бу хакта Испания хөкүмәт башлыгы Мариано Рахой белдерде. Элегрәк ул төбәк хөкүмәте вәкаләтләре турыдан-туры аның хөкүмәтенә күчүен әйткән иде.

Премьер-министр Каталония хөкүмәте таратылырга, ә яңа сайлаулар алты айда уздырылырга тиешлеген белдерде. Элегрәк Рахой төбәккә бәйле низагны җайга салу өчен гадәттән тыш утырыш уздырды. Хәзер Мадрид беренче тапкыр төбәктә туры идарәгә мөмкинлек биргән Конституция маддәсен кулланмакчы.

Элегрәк Испания премьеры Каталонияне рефендум нәтиҗәләреннән баш тартырга чакырды. Югыйсә, Рахой Испания конституциясенең 155нче маддәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлеге маддә төбәк хөкүмәтләрен тарату мөмкинлеге бирә. "Кискен карарларны булдырмаска иде. Ләкин моның өчен вазгыятьнең үзгәрүе кирәк", диде Рахой.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG