Accessibility links

Испания премьеры Каталониянең аерылып чыгуы һич тә мөмкин түгел диде


Испания премьер-министры Мариано Рахой

Испания бүленмәячәк, диде илнең премьер-министр Мариано Рахой. Элегрәк ул Каталония хөкүмәтен тарату ихтималы бар дип тә белдергән иде. Каталония хакимияте исә якын арада бәйсезлек игълан итмәкче.

Испания премьер-министры Мариано Рахой Die Welt газеты белән әңгәмәдә Испания бүленмәячәк дип әйткән. Әлеге белдерүне ул Каталониядә мөстәкыйльлек турында узган референдумнан соң бер атна узгач ясады. Референдумда катнашучыларның зур күпчелеге төбәкнең бәйсезлеге өчен тавыш биргән иде.

Испаниянең бүленү мөмкинлеге турындагы сорауга Рахой: "Һич тә юк. Испания бүленмәячәк, дәүләт бөтенлеге сакланачак. Әлеге бөтенлекне тәэмин итү өчен канун кысаларында барысын да эшләячәкбез", дип җавап биргән.

8 октябрьдә Барселонада Каталониянең мөстәкыйльлегенә каршы митинг узды. Анда бер миллионга якын кеше катнашты дип белдерелде. Митинг "Җитте, аек акылны торгызыйк", "Мин - испанлы", "Пучдемонны төрмәгә" дигән шигарләр белән узды.

Каталония бәйсезлеген Франция дә танымаячак. Бу хакта дүшәмбе илнең Европа эшләре министры Натали Луазо, белдерде. CNews телеканалы белән әңгәмәдә ул "Каталония бәйсезлек турында декларация кабул итсә, бу берьяклы гына булачак, һәм ул танылмаячак", диде.

1 октябрьдә Каталония мөстәкыйльлеге турында референдум узды. Төбәк җитәкчелеге белдерүләренә караганда, анда катнашкан сайлаучыларның 90 проценты Каталониянең бәйсезлеге өчен тавыш биргән. Мадрид референдумны канунсыз дип атады. Полиция белән бәрелешләрдә меңләп кеше яраланды. Испания хөкүмәте полиция гамәлләре акланган иде, дип саный.

Каталония башлыгы Карлес Пучдемон якын арада төбәкнең бәйсезлеге игълан ителәчәк, дип белдерде.

Испания премьеры Каталонияне рефендум нәтиҗәләреннән баш тартырга чакырды. Югыйсә, Рахой Испания конституциясенең 155нче маддәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлеге маддә төбәк хөкүмәтләрен тарату мөмкинлеге бирә. "Кискен карарларны булдырмаска иде. Ләкин моның өчен вазгыятьнең үзгәрүе кирәк", диде Рахой.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG