Accessibility links

Мәскәүнең Замоскворецкий мәхкәмәсе Русиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевны ришвәт алуда гаепле дип тапты. Ул сигез елга хөкем ителде.

Русиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев сигез ел кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Моннан тыш аңа дәүләт вазифаларында булу тыелды, 130 миллион сум күләмендә штраф салынды. Улюкаев мәкхкәмә бүлмәсендә сак астына алынды.

Хөкем карарын укыган хөкемдар Лариса Семенова сүзләренчә, Улюкаев үз гаебен танымаса да, аның ришвәткә бәйле булуын ФСБның элекке генералы Олег Феоктистов күрсәтмәләре дәлилли. Семенова Улюкаевның аеруча зур күләмдәге ришвәт алуын белдерде.

Хөкемдә әйтелгәнчә, Улюкаев гаебе шулай ук Life хәбәрчесе күрсәтмәләре белән дәлилләнә. Гаепләү ягы ул министрның Сечин һәм ВТБ башлыгы Андрей Костин белән бильярд уйнаганда ришвәт соравын ишеткән дип белдерә. Улюкаев гаебе моннан тыш Сечинның ФСБга мөрәҗәгать итүе белән, эчендә ике миллион доллар булган букчаны карау акты белән дә дәлилләнә, дип әйтелә хөкем карарында.

"Улюкаев позициясе - аның яклауга хокукның тормышка ашыруы. Аның күрсәтмәле тулысы белән Феоктистов тарафыннан инкяр ителә", диелә карарда.

Улюкаев адвокатлары гаепләү карары белән риза түгел, алар аны шикаять итәргә җыена, дип белдерде адвокатларның берсе Лариса Каштанова.

Хөкем карары игълан ителгәнче Улюкаев журналистларга "Бу - минем тормышымда иң яхшы елларның берсе булды" дип әйтте. Аның сүзләренчә, ул яхшы йоклый башлаган, ябыккан. Киләчәктә мөмкинлек булган очракта да, Улюкаев сәясәткә һәм министрлыкка кайтмаячагын белдерде. Адвокатлар аша элекке министрга бүләкләр дә тапшырылган: ак розалар бәйләме һәм догалык китабы.

Элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Башнефтьне сатканда ришвәт алуда шикләнелеп 2016 елның 15 ноябрендә тоткарланды. Мәхкәмә аны ике ай йорт сагында тоту турында карар чыгарган иде, ул мөддәт озайтылды. Президент Путин Улюкаевны эшеннән алды.​

Прокурор Павел Филипчук мәхкәмә утырышларнының берсендә Улюкаевның гаебе тулысынча дәлилләнгән, дип белдерде. Экс-министрның адвокатлары, үз чиратында, прокуратура фактик дәлилләр китерә алмады, дип саный. Улюкаевны ришвәт таләп итүдә гаепләгән "Роснефть" башлыгы Игорь Сечин мәхкәмәгә бер тапкыр да килмәде.

Гаепләү ягы Улюкаевка 10 ел кырыс шартлы төрмә җәзасы һәм 500 миллион сум штраф салуны сорады.

Узган атанада Алексей Улюкаев мәхкәмәдә соңгы сүз белән чыкты. Ул үзенең гаепсез булуын белдерде һәм гади кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртмаганы өчен гафу итүне сорады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG