Accessibility links

Кайнар хәбәр

Улюкаев мәхкәмәдә кешеләрдән гафу үтенде


Алексей Улюкаев
Алексей Улюкаев

Русиянең элекке икътисади үсеш министры, коррупциядә гаепләнгән Алексей Улюкаев мәхкәмәдә соңгы сүз белән чыкты. Ул үзенең гаепсез булуын белдерде һәм гади кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртмаганы өчен гафу итүне сорады.

Алексей Улюкаев үзенә карата "коточкыч провокация" оештырылды дип саный. Җинаять эше барышын ул "цирк" дип атады. "Кыңгырау сезнең һәркайсыгыз өчен да шалтырарга мөкин", диде Улюкаев һәм үзен "тарих аклаячагы" турында да әйтте.

Ул шулай ук калган гомерен "халык мәнфәгатьләрен яклауга" багышлаячагын белдерде. РБК Улюкаевның "Үзең бәлагә тарыгач кына кешеләрнең чынлыкта ничек авыр яшәгәнен аңлый башлыйсың. Ә синең дәрәҗәң булганда, артың белән борыласың. Гафу итегез мине, кешеләр", дигән сүзләрен китерә.

Экс-министрга хөкем карары 15 декабрьдә чыгарылачак.

Элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Башнефтьне сатканда ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланды. Мәхкәмә аны ике ай йорт сагында тоту турында карар чыгарган иде, ул мөддәт озайтылды. Президент Путин Улюкаевны эшеннән алды.​

Прокурор Павел Филипчук пәнҗешәмбе мәхкәмә утырышында Улюкаевның гаебе тулысынча дәлилләнгән, дип белдерде. Экс-министрның адвокатлары, үз чиратында, прокуратура фактик дәлилләр китерә алмады, дип саный. Улюкаевны ришвәт таләп итүдә гаепләгән "Роснефть" башлыгы Игорь Сечин мәхкәмәгә бер тапкыр да килмәде.

Гаепләү ягы Улюкаевка 10 ел кырыс шартлы төрмә җәзасы һәм 500 миллион сум штраф салуны сорый

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG