Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов "вак-төякләрне" читкә куеп, Путинга ярдәм күрсәтергә чакырды


Путин белән Миңнеханов очрашуы, Мәскәү Кремле, 20 декабрь 2017
Путин белән Миңнеханов очрашуы, Мәскәү Кремле, 20 декабрь 2017

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан белән Мәскәү арасында тел, шартнамә, керемнәр бүлешү кебек мәсьәләләрдәге "вак-төяк" каршылыкларны читкә куеп, Путинга ярдәм күрсәтергә чакырды.

23 декабрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Бердәм Русия" фиркасе корылтаенда катнашты. Корылтайда катнашучылар киләсе ел президент сайлауда Русиянең гамәлдәге президенты Владимир Путин намзәтен хупларга карар итте.

Тел, шартнамә, керемнәр мәсьәләсендә каршылыклардан соң, ничек Путинга тавыш бирергә чакырасыз?

Корылтай кысаларында Миңнеханов "БИЗНЕС Online" хәбәрчесенә әңгәмәдә федераль үзәк белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләргә бәя бирде. Хәбәрче аңа "Соңгы вакытта Мәскәү белән Казан арасында тел, шартнамә, керемнәр бүлешү мәсьәләсендә каршылыклардан соң, Сез ничек Путинга тавыш бирергә чакырасыз?" дигән сорау бирде.

Бүген безгә ул вак-төякләрне читкә куярга кирәк, чөнки президент Путин безне бик нык хуплый

"Федераль үзәк, төбәк, муниципалитетның һәрвакыт үз мәнфәгатьләре бар. Бу - нормаль процесс. Утырып сөйләшергә, компромисс эзләргә, килешергә кирәк. Ләкин бүген ул вак-төякләрне читкә куярга кирәк, чөнки без диалогта, президент [Путин – ред.] безне бик нык хуплый. Берничә көн элек очрашу булды [Путин белән – ред.]. Әйе, кайбер мәсьәләләрдә каршылыклар бар, ләкин илнең, республиканың ничек үзгәрүенә карасак, безгә күбрәк, тырышып эшләргә кирәк”, дип җавап бирде Миңнеханов.

Татарстан президенты Путинны чираттагы тапкыр "милли лидер" дип атады һәм аңа ярдәм күрсәтергә чакырды. Элегрәк Миңнеханов республика халкының 80%ы Путинны яклый дип белдергән иде.

Татарстан Путинны ничек сайлар?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00

2017 ел Татарстан өчен бик авыр булды. Татфондбанк бөлгенлеккә төште – Мәскәү аны коткаруга бармады. Татарстан белән Русия арасында килешү мөддәте чыкты – Путин аны озайтмады. Аның урынына Путин татар теле дәресләрен ихтыярига калдырды – татар теленә чын һөҗүм башланды. Өстәвенә Мәскәү Татарстан салымнарын үзенә күбрәк ала башлады.

Телне бирдек – нәрсә алдык?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:27 0:00

Кайбер белгечләр фикеренчә, алга таба Татарстан Татнефть, Ак Барс банкы, ТАИФ кебек ширкәтләрен кулдан ычкындырырга, президент атамасы һәм хәтта республика статусыннан колак кагырга мөмкин.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG