Accessibility links

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә тел-теш тидергәч губернаторлар рейтингында түбән тәгәрәгән иде. Шартнамә, тел мәсьәләсендә дәшми торгач аны янә өскә күтәрделәр. Миңнеханов нәрсәдән курка?

Русия губернаторлары ярыша, алар арасында рейтинглар төзелә. Бу рейтинглар Мәскәү Кремленең үзе билгеләгән җитәкчеләренә карата ышыныч күрсәткече булып тора. Исемлек башына эләгер өчен өч сыйфатка ия булу кирәк. Беренчесе һәм иң мөһиме – Путинга ярый белү, аңа тугры булу. Икенче сыйфат – һәрвакыт күз алдында булу, Мәскәү түрәләре катнашында федераль дәрәҗәдә төрле тамашалар оештыру. Өченче сыйфат – кулыңда ныклы хуҗалыгың булу.

Бу исемлекнең даими башында булучылар арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде. 2014 ел рейтингына карасак, икътисад үсеше динамикасы нигезендә төзелгән губеранторлар рейтингында ул икенче урында иде. Чак кына тырышса, беренче дә буласы иде. Аннан алда, беренче урында Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев, ә ахырда – Ямал-Ненец бүлгесе губернаторы Дмитрий Кобылкин иде. Вәт хикмәт, Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның үсеш динамикасы тискәре булса да, сигезенче урында. Минуслы динамика белән Сергей Собянин да унынчы урында. Ул вакытта Собянинны Мәскәү башлыгыннан Русия премьер-министры итеп үстерергә телиләрме, әллә Дмитрий Медведев урынбасары итеп билгелиләрме дигән имеш-мимешләр йөрде.

2015 ел нәтиҗәләрен искә төшерик. Исемлектә Миңнеханов янә икенче урында. Беренче урында исә Аман Тулеев. Аңлашыла, кәнәфие шыгырдый башлагач, аңа яклау кирәк булган. Рейтинг башына менү – көндәшләргә ишарә – янәсе Путин Тулеевны яклый, аңа тияргә ярамый. Собянин да бишенче урынга күтәрелде, ә Кобылкин дүртенчегә төште. Ә менә Кадыров унөченче урынга тәгәрәде. Путинның ышанычын кинәт кенә югалтты дигәнне аңлата бу. Вазыгятьне тиз генә үзгәрү өчен "Мин – Путинның тугры солдаты, аның өчен теләсә кемне өзгәләп ташларга әзермен", дип белдерү кирәк иде. Ул шулай итте дә.

Миңнеханов быел үзен "тәртипле" тотты. Шартнамә язмышы хәл ителгәндә дәшмәде. Тел низагы башлангач проблемнан качарга тырышты

2016 ел нәтиҗәләре. Собянин беренче урында, Якушев – икенчедә, ә Миңнехановны өченчегә төшерделәр. Кадыров могҗизалы рәвештә унөченче урыннан җиденчегә күчте. 2016 елның азагында Миңнехановның Мәскәүгә киткән салымнар турында әйтүе булды, шалт итеп аңа ышаныч та кимеде. Сүз көрәштерерә белә икән. Ә Мәскәү инде губернаторларга алмаш эзли. Танк астына керергә, кыядан диңгезгә ташланырга әзер, коралдан ата белгән яңа буын түрәләрне чыныктыра, утта янмас, суда батмас, иң мөһиме – акыл сатмас, каршы дәшмәс, Мәскәү ни кушса, шуны эшләр.

2017 ел нәтиҗәләре әле тулысынча билгеле түгел, августка кадәр генә. Миңнеханов инде сигезенчә урынга тәгәрәгән. Кадыров та Путин ышанычын югалта бара, унберенче булган. Аның артына Аксенов басып килә. Сүз уңаеннан, аның өчен бу – зур уңыш. Башлык булганына әле күпме генә, ә инде рейтинг башына эләккән. Эшләр нинди юнәлештә барганын чамалап була. Сайлаулар көненә кадәр ышанычны югалткан, үз биләмәләрендә проблемнары булган һәм Путинга тугрылыгын күрсәтмәгән җитәкчеләрдән арынырга телиләр.

Миңнеханов, бер уйласаң, әллә ни башын калкытмады да кебек. Быел ул үзен "тәртипле" тотты. Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамә язмышын хәл иткәндә дәшмәде, читтә торды. Һәрхәлдә шундый кыяфәт чыгарды. Путин сүзеннән соң барлыкка килгән тел низагына бәйле проблемнан да качарга тырышты. Татар теле дәүләт теле буларак укытылачакмы, юкмы дигән мөһим мәсьәлә хәл ителгән вакытта чит илдән кайтып кермәде.

Октябрьдә чыккан рейтинг күрсәткечләрен карыйк – Миңнеханов бишенче урынга менгән. Миңнехановның дәшмәвенең нәтиҗәсеме бу? Татар активистларының хисләрен бастыруда тырышлыгын уңай бәяләделәр бугай Мәскәү агайлары. Тел мәсьәләсенә дә артык кереп китмичә Миңнеханов "чишелеш табылачак" дигән гомум сүзләр әйтте дә мәсьәләне хәл итүне Татарстанның мәгариф һәм фән министры җилкәсенә салып котылды. Мәскәү юлын Фәттахов кына таптый. Мәсьәлә әлегәчә хәл ителмәде.

Ильяс Илалетдинов
галим, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG