Accessibility links

Татарстан дәүләт шурасында татар теленең язмышы турында булган сөйләшүдә Миңнеханов белән Шәймиевнең чыгышы – ул татар телен саклап калу өчен түгел, үз йөзләрен саклап калу өчен чыгыш булды. Миңнехановны тел мәсьәләсеннән дә бигрәк, алда торган президент сайлаулары борчыганын белдек.

Татарстан Дәүләт шурасында татар теленең язмышы турындагы чыгышларны яңадан игътибар белән карап чыктым. Барысы да дөрес сөйли кебек - әйе, Татарстан мәктәпләрендә татар теле, дәүләт теле буларак, мәҗбүри укытылырга тиеш. Миңнеханов белән Шәймиев тә бу турыда өздереп әйттеләр, прокуратура хезмәткәрләренең Татарстан мәктәпләрендә башбаштаклык кылып йөрүләрен гаепләп чыктылар. Әйе, барысы да дөрес, әмма эш үткән бит инде, прокуратура хезмәткәрләре Путин күрсәтмәсе буенча Татарстанның барлык мәктәпләрен тикшереп чыктылар. Ул гына да түгел, алар “урыс” мәктәпләрендә татар телен укыту програмыннан алып ташларга дип әмер бирделәр, мәктәп директорлары аны шунда ук үтәделәр. Ә бит бу “урыс” мәктәпләрендә укучыларның яртысы – татар балалары иде! Татар мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә дә татар теле дәресләре кыскартылды, програм-расписаниеләрнең асты-өскә килде. Күпчелек мәктәпләрдә татар теле дәреслекләре җыеп алынды, укытучыларга башка эш тәкъдим ителде.

Миңнеханов белән Шәймиевнең чыгышы – ул татар телен саклап калу өчен түгел, үз йөзләрен саклап калу өчен чыгыш булды

Сорау туа – ни өчен Миңнеханов белән Шәймиев бу хәлләргә вакытында бәя бирмәделәр, прокуратура мәктәпләргә аяк басуга, аларны туктатмадылар? Хәзер буласы эш булган бит инде, шуңа күрә Татарстан прокуроры да авыз ачып бер сүз әйтмәде! Миңнеханов белән Шәймиевнең чыгышы – ул татар телен саклап калу өчен түгел, үз йөзләрен саклап калу өчен чыгыш булды. Соңгы вакытта татарлар бу хәлләргә зур канәгатьсезлек белдерделәр, урамнарга чыга башладылар, җитәкчеләрне милләтне сатуда гаепләделәр. Халыкның ярсуын бераз бастыру өчен Дәүләт шурасында менә шушы чыгышлар кирәк иде. Миңнехановны татар теле мәсьәләсеннән дә бигрәк, алда торган президент сайлаулары борчыганы билгеле булды. Моңа кадәр Татарстан мәктәпләрендәге сайлау участоклары Путинга 90 процент “ясап” утыралар иде, ә хәзер нәрсә булыр? Берәрсе киреләнеп куйса яки “маташтырулар” турында халыкка чыгып кычкырса? Менә нәрсә бигрәк тә нык борчый икән Татарстан президентын, ә мәктәпләрдән татар теленең куып чыгарылуы түгел!

Дәүләт шурасында иң кирәкле сорауга җавап бирелмәде – прокуратураның мәктәпләргә биргән күрсәтмәсе үз көчендә каламы яки барысы да элеккеге хәленә кайтарыламы?

Әмма “элеккеге хәленә” кайтару өчен прокуратура күрсәтмәсен мәхкәмәгә бирергә туры киләчәк, Татарстан җитәкчелеге бу адымга барырга әзерме? Дәүләт шурасы утырышы ябылмады, ул бер ай эчендә яңадан җыелырга мөмкин, анда бу мәсьәлә күтәреләчәкме? Бу көннәрдә Халыклар дуслыгы йортында кабул ителгән резолюцияне Дәүләт шурасында да расларга җыеналармы? Ул резолюция буенча югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятын укыту бөтенләй каралмаган бит, депутатлар шуның белән ризалашырга җыенамы? Башка сыйныфларда да татар теле дәресләрен яртылаш кыскарту күздә тотыла, бу безгә нигә кирәк? “Татар теле, дәүләт теле буларак Татарстан мәктәпләрендә мәҗбүри укытылырга тиеш” дигән байрак астына качып, без хәзер атнасына бер-ике дәрескә дә риза булырга тиешмени инде? Бу бит инде бетү дигән сүз, үз-үзеңне алдый-алдый, күзгә төтен җибәрә-җибәрә, мәктәпләрдә татар теленең бетүе белән ризалашу дигән сүз!

Әйе, Татарстан җитәкчеләре гомер буе үз халкын алдап Мәскәүгә ярап яши белделәр, бу юлы да шул юлны сайладылар. Әйе, бөтен республика алдында рус телендә татар телен яклап сөйләделәр, әмма мәктәпләрдә прокуратура күрсәтмәсе үз көчендә калды. “Президент каты әйтте” дип милләт тә тынычланды, һәркем үз урынында калды, әмма мәктәпләрдән куылган татар теле генә яңадан анда кертелмәс инде, кертелмәс. Моны, һәрвакыттагыча, “чигенү” дип күрсәтергә тырышачаклар, әмма бу җиңелү булачак, соңгы җиңелү.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG