Accessibility links

Кайнар хәбәр

2017 ел татар дөньясында вакыйгаларга бай булды. Түрәләр, танылган кешеләр истә калырлык сүзләр дә ычкындырды. Азатлык елга йомгак ясап шуларны барлады.

1. "90нчы еллардан калган биш бабай"

Елның беренче ае бер шау-шу белән истә калды: Татарстаннан сайланган Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов Татар иҗтимагый үзәге әгъзаларын үпкәләткән сүзләр әйтте. ТИҮнең Татарстанда дәүләт теле итеп татар телен генә калдыру турындагы мөрәҗәгатен тәнкыйтьләп, Гыйлметдинов болай диде:

"ТИҮдә 90нчы еллардан калган биш бабай бар, алар бик хөрмәтле кешеләр, тел үсеше өчен борчыла. Мондый кешеләр бөтен җирдә бар".

Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Дөрес, соңрак ул Азатлыкка башкача әйтүен белдерде. Тик әйткән сүз – аткан ук, безнең аны истә калырлык сүзләр исемлегенә керттек.

2. "Уфада татар гимназиясенә ихтыяҗ юк"

Уфа татарлары күп еллар дәвамында Башкортстан башкаласында тагын бер татар гимназиясен ачу мәсьәләсен күтәрә. Азатлыкның андый уку йортын ачуга ихтыяҗ бармы дигән соравына Башкортстан мәгариф һәм фән министры Гөлназ Шәфыйкова: "Юк, ата-аналарның сораганы булмады", дип җавап бирде.

Башкортстан мәгариф министры, ата-аналар сораса, Уфада татар гимназиясе ачарга әзер булуын әйтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00

"Әлегә кадәр татар мәктәбе, гимназиясен ачу тәкъдиме булмады. Ә менә тагын бер татар сыйныфы булдыру турында мөрәҗәгать булды. Без бу юнәлештә эш алып барабыз", диде министр.

Ә менә Башкортстандагы тел галимнәре башкача уйлый.

3. "Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – яраксыз хәл"

20 июль көнне Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Олада узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында телләргә кагылышлы озак вакытка шау-шу тудырган белдерү ясады. Шул белдерүдән соң прокуратура милли республикаларда тикшерүләр уздырып, җирле дәүләт телләрен факультативка калдырды.

"Русия халыклары телләрен өйрәнү – Конституция тарафыннан тәэмин ителгән, ихтыяри хокук. Кешегә ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту, рус телен укыту дәрәҗәсен киметү кебек үк – ярамаган хәл", диде Путин.​

4. "Телне яклап урамга чыгучылар сәнәк тотып паровозга каршы бара"

Татар телен укыту мәсьәләсе киң җәмәгатьчелек сөйләгән темага әйләнде. Октябрь азагында бер төркем татар җырчысы Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуны яклап Казанда флешмоб оештырды, "Туган тел" җырын җырлады.

Күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдинов татар телен укытуны яклап урамга чыгучыларны "сәнәк тотып паровозга каршы баручылар" белән чагыштырды, бу сүзләрне күпләр аңламый калды.

Салават Фәтхетдинов: "Телне яклап урамга чыгучылар сәнәк тотып паровозга каршы бара"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:41 0:00

Салаватның татар җырчыларының Бауман урамына чыгып "Туган тел"не җырлавын, телне яклап күтәрелергә чакыруын бик нәтиҗәле чара түгел, "чүп өстенә чүмәлә" дип атавы социаль челтәрләрдә ризасызлык тудырды. Кемдер бу сүзләрне татар телен якламаска чакырды дип кабул итсә, башкалар, киресенчә, бу сүзләр телне яклап әйтелде дип аңлады.

5. "Ихтыяри, ата-аналарның язма рөхсәте белән атнасына ике сәгать"

Бу сүзләр бар татар дөньясын тетрәндергәндер. 2017 елның 29 ноябре Татарстан мәктәпләрендә татар теленең факультативка калдыру көне булып тарихка кереп калды. Бу көнне Татарстан Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясап, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков мәктәпләрдә татар теле, хәтта дәүләт теле буларак та, бары ихтыяри гына укытыла ала, дип белдерде.

Татарстан прокуроры: татар теле ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

"Русия мәгариф министрлыгы, Татарстан җитәкчелеге тәкъдимнәрен исәпкә алып, республикаларның дәүләт телләрен уку мөмкинлеге биргән уку планын әзерләде. Ихтыяри, ата-аналарның язма рөхсәте белән атнасына ике сәгатькә кадәр", диде прокурор.

Бу утырышта парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да "фикер алышмый гына карар өлгесен кабул итүгә күчәргә чакырам" дигән сүзләре дә күпләрне аптыратты.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу утырышта катнашмады, эш сәфәре белән Британиягә китеп барды. Утырышта катнашкан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев дәшми калды.

6. "Татарстан мәктәпләрендә татар теленә һөҗүмне туктатыгыз​"​

Быел милли республикалар федераль дәрәҗәдә дә еш телгә алынды. Аеруча сәяси оппозиция вәкилләренең Татарстан, татар телен укыту, салымнарны төбәкләрдә калдыру турында сүзләре еш ишетелде. Шуларның берсе – Русия президенты вазифасына дәгъва иткән Ксения Собчакның "Мин баш прокуратура һәм Рособрнадзор җитәкчелеген Татарстан мәктәпләрендә татар теленә каршы һөҗүмне туктатырга чакырам" дип белдерүе.

"Сез, канунны саклау урынына, кирәкмәгән җирдә җәмгыятьтә низаг һәм киеренкелек чыгарасыз, Татарстан мәктәпләренең тотрыклы эшчәнлеген бозасыз. Алар уку елы уртасында укыту планнарын, дәрес җәдвәлләрен кисәк үзгәртергә, укытучыларны эшләреннән алырга мәҗбүр", диде Собчак тикшерү органнарына мөрәҗәгать итеп.

Собчакның төбәкләр хокуклары турында аерым видеомөрәҗәгате дә популярлык казанды.

7. "Вак-төякләрне читкә куеп, Путинга ярдәм итик​"

2017 ел Татарстан өчен югалтулар елы булды. Татфондбанк ишелде, Мәскәү белән Татарстан арасында шартнамә озайтылмады, татар теле факультативка калдырылды. Күп кенә белгечләр фикеренчә, бу вакыйгалар быелгы сайлауда Путинның Татарстандагы рейтингына тискәре йогынты ясаячак.

Ә менә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алай уйламый. Аның фикеренчә, Татарстан халкының 80 проценты Путин сәясәтен яклый.

Мәскәүдә Путинны президентлыкка кыстау җыены кысаларында биргән әңгәмәдә Миңнеханов барлык "вак-төякләрне" читкә куеп, алдагы сайлауда Путинга ярдәм күрсәтергә чакырды.

"Федераль үзәк, төбәк, муниципалитетның һәрвакыт үз мәнфәгатьләре бар. Бу - нормаль процесс. Утырып сөйләшергә, компромисс эзләргә, килешергә кирәк. Ләкин бүген ул вак-төякләрне читкә куярга кирәк, чөнки без диалогта, президент [Путин – ред.] безне бик нык хуплый", диде Миңнеханов.

Безнеңчә, бу – тарихка кереп калырдай сүзләр.

2013-2017: Миңнехановның татар теле турында фикерләре ничек үзгәрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:10 0:00

Сүз уңаеннан, Азатлык Миңнехановның соңгы елларда татар теле турында фикерләре ничек үзгәрүен тикшерде. Язманы шул видео белән тәмамлыйбыз. Гыйбрәтле үзгәреш.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG