Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары Татарстан тарихчыларына сораулар юллый


Татар активистлары җыены
Татар активистлары җыены

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге Казан тарихчыларына мөрәҗәгать итә. Кеше хокуклары хәрәкәте башы Леонид Чернов яңа тикшерүче Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның кырын эшләре фаш итәчәк дип өметлән.

26 гыйнварда Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең утырышында берничә мәсьәлә каралды. Шуларның берсе – Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитетының күчмә утырышына әзерлек. Җыелышта күчмә утырышның көн тәртибенә кертер өчен тәкъдимнәр әзерләнде. Алар арасында татар теленә Башкортстанда һәм Русиядә дәүләт теле статусы бирү, Татарстан Яңа гасыр телеканалын федераль каналлар пакетына кертеп, барлык ил буенча күрсәтү һәм башка тәкъдимнәр бар.

Икенче көн тәртибе нигезендә Татарстан тарихчыларына мөрәҗәгать өлгесе кабул ителде. Анда Татарстанның тарих институты галимнәренә сораулар бирелгән. Алар арасында шундый сораулар бар:
Алтын Урда дәүләте җирләре бүген нинди төбәкләргә кергән?
Идел-Урал төбәгендә башкорт халкының килеп чыгышы тарихы.
Башкорт галимнәренең Татарстанның Минзәлә һәм тагын кайбер районнарында башкортлар яшәгән, алар татарлар тарафыннан ассимиляцияләнгән дигән фикерләре чынбарлыкка никадәр туры килә?

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге бу сорауларга ачыклык керткәннән соң Уфада республика татарларының бүгенге хәле, милләтне саклап калу юллары турында фәнни-гамәли конференция уздырырга җыена.

Рамил Хөсәинов
Рамил Хөсәинов

ТИҮ рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов: “Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының күчмә утырышының көн тәртибенә кертү өчен сораулар әзерләдек. Кемнәрдер ТИҮнең конгресска ни кысылышы бар дияр. Чыннан да, бу Бөтентатар иҗимагый үзәгенең Уфадагы күчмә утырышы түгел. Ләкин Бөтендөнья татарлары конгрессы татар оешмаларын берләштерүче оешма икәнен искә алганда, ул чара безнең барыбыз өчен дә уртак. Икенчедән, Уфада татар проблемнарын карау форсаты чыккан икән, без аннан читтә кала алмыйбыз. Икенче көн тәртибенә килгәндә, Татарстан тарихчыларына сораулар җибәрү сәбәпләре берничә. Беренчедән, без Башкортстанда яшәүче татарларның дөрес тарихын белергә телибез. Башкорт галимнәре бер төрле аңлата, алар файдасына телевидение, радио , газет-журналлар эшли. Шул шартларда республика татарлары дөрес булган тарихларын да белергә хаклы. Икенчедән, бу татар-башкорт мөнәсәбәтләрен көйләү өчен кирәк. Чөнки Русия әлегечә калмаячак. Кайчан да булса аның Советлар берлеге язмышына дучар булуы ихтимал. Шул вакытта без Карабах чыкмасын өчен ачыклык кертеп калырга тиеш. Өченчедән, тарихи җирләр кайчан да булса бер оешып, татар дәүләте төзелер дигән өмет белән яшибез. Шуңа күрә тарихчылар безнең сорауларга битараф калмас дип өмет итәбез”.

ТИҮ утырышында катнашкан Кеше хокуклары хәрәкәте башы Леонид Чернов Башкортстанның тикшерү бүлегенә яңа баш билгеләнүе турында ирештерде. Аның сүзләренчә, яңа баш итеп Коми республикасының элекке башы Вячеслав Гайзерның җинаять төркемен тикшергән Зигмунд Ложис билгеләнгән. Леонид Чернов кыю һәм гадел тикшерүче Зигмунд Ложис Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның да кырын эшләрен фаш итәчәк дип фаразлый.

Леонид Чернов
Леонид Чернов

Леонид Чернов: “Рөстәм Хәмитов дәүләт милкен хосусыйлаштыруда канун бозган дигән хәбәрләр бар. Аңа караганда, “Сода” һәм “Каустик” ширкәтләрен кушудан казнага 68 миллиард сум зыян килгән. Республика Югары мәхкәмәсенең 90 еллыгын уздырганда канунсыз казна акчалары туздырылган. Республика милке булган эластик материаллар җитештерү ширкәтенең идарә итү хиссәләре хосусый кулларга тапшырылгын. Зигмунд Ложис шушы һәм башка канун бозу очракларын тикшерер дип өмет итәбез”.

XS
SM
MD
LG