Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ана теле көнен билгеләү гадәткә керергә тиеш"


Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов

21 февраль – Халыкара ана теле көне уңаеннан Башкортстан татар иҗтимагый үзәге активистлары Уфада ялгыз пикетлар уздырды. Алар Республика йорты янында ике урында ике алмашлап төрле шигар тотып басып тордылар.

Шигарләрнең берсенә урысча "Изучение родного татарского языка под гарантию государства!" ягъни “Татар телен өйрәнүгә дәүләт гарантиясе!” дип язылса, татар телендәге икенчесенә "Татар теленә дәүләт статусы!" дип язылган иде.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов бу пикетка чыгуының максатын әлеге көнгә һәм милли проблемнарга җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү дип аңлатты.

Бу көнне билгеләү безнең гадәткә керергә тиеш

"Мин монда Халыкара ана теле көне уңаеннан чыктым. Бу көнне билгеләү безнең гадәткә керергә тиеш. Чөнки бүгенге көндә Русия федерациясе дип аталган дәүләттә урыс булмаган телләргә бик авыр. Телләрне өйрәнү ихтыярига, ата-аналар теләгенә калдырылды. Ә менә урыс теле һәм чит телләр мәҗбүри укытыла. Балаларны ата-аналарның теләген сорап тормый гына укыталар. Урыс теленнән башкаларга мөнәсәбәт болай барса, киләчәктә милли телләргә бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный дигән сүз. Чөнки яшь буын туган телен белми үсәчәк. Милләткә карамый, без татармы, яки башкортмы, башка милләтме, киләчәгебез юк дигән сүз. Менә шуңа без бу көнне җәмәгатьчелекнең игътибарын тагы бер тапкыр юнәлтергә тиеш.

Рамил Хөсәенов
Рамил Хөсәенов

ЮНЕСКО Русиядә юкка чыгу куркынычы янаган телләр исемлеген чыгарган иде. Андагы 131 тел кергән исемлектә башкорт теле дә бар. Болай барса, иртәгә безнең татар теленең дә әлеге исемлеккә керүе ихтимал. Без моңа юл куярга тиеш түгел!” диде Рамил Хөсәенов.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов татар теленә ихтыяҗ җитәрлек түгел​ дип саный.​

Туган телдә БДИ бирәсе юк. Шуңа ихтыяҗ да җитәрлек түгел

"Менә безнең Уфада “Нур” татар дәүләт театры бар. Шуның мөдире бервакыт үпкә белән чыгыш ясаганы хәтергә төште. Имеш, театр балалар өчен спектакльләр әзерли, тик балалар йөрми. Ул аңа гаҗәпләнү белдергән иде. Моның сәбәбе гади – туган телләрендә укучы, туган телләрен аңлаучы балалар юк дәрәҗәсендә. Кайчандыр 1200дән артык мәктәптә татар телен өйрәнсәләр, бүген аларның саны 400гә дә җитмәгән. Хәзер туган телне өйрәнү ихтыярига калды. Туган телдә Бердәм дәүләт имтиханы бирәсе юк. Ягъни аңа мохтаҗлык юк. Шуңа ихтыяҗ да җитәрлек түгел. Милли үзаң түбән. Куллану даирәсе булмагач, кирәкми булып чыга. Ә дәүләт аны булдыру түгел, киресенчә, юкка чыгару белән шөгыльләнә. Әгәр татар телендә милли үзаңны күтәрердәй радио-телеканаллар эшләп торса, әгәр гәзет-журналлар туган телгә мәхәббәт уятса, әгәр бала балалар бакчасыннан башлап туган телен өйрәнсә, бу хәл булмас иде. Ә безнең радио-телевидение дә юк. Филармония дә юк. Без шуларны дауларга тиеш. Без монда эшлибез, казнага акча кертәбез. Республика казнасына кергән акчаның өчтән берен минем милләттәшләрем кертә икән - аларның ихтыяҗы да шуннан чыгып башкарылырга тиеш. Урыс халкы, башкорт халкы мәнфәгатенә эшләнгән кебек" диде ул.

Лилия Хөсәенова
Лилия Хөсәенова

Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Лилия Хөсәенова Халыкара ана теле көнендә чаралар үтмәүгә зарланды.

"Бу Халыкара ана теле көне, минемчә, бик мөһим көн. Чөнки, белүбезчә, кешенең тәрбиясе туган теленә нигезләнергә тиеш. Әдәбият, мәдәният телсез була алмый. Әдәбиятсыз, мәдәниятсез халык – халык түгел.

Күрәсең, алар Путинның рөхсәтен көтеп ята

Республикада төрле чаралар уздырып торалар. Аларның кайберләре мөһим дә түгел. Ә менә бу көн уңаеннан нинди дә булса игътибарга алырлык чара узуын ишетмәдем. Милли зыялыларыбыз да үшән. Аларның эшчәнлеге сизелми. Менә без - милли хәрәкәт активистлары нәрсә дә булса эшләргә тырышабыз. Техник һөнәр ияләре булсак та, бу көннең әһәмиятен аңлыйбыз. Ниндидер чаралар уздырырга тырышабыз, бәлки дөрес эшләмәгән чакларыбыз да буладыр. Эшчәнлек милли зыялылар белән бергә алып барылса, нәтиҗәлерәк булыр иде. Милли белем алган, һөнәрен дә шуның белән бәйләгән кешенең милли хәрәкәткә, безнең эшчәнлеккә битараф булуын берничек тә аңлый алмыйм. Күрәсең, алар Путинның рөхсәтен көтеп яталардыр” ди ул.

Рифат Галиев
Рифат Галиев

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Рифат Галиев татарча балалар каналында яшь чикли торган билге куелуга ризасызлык белдерде.

Димәк, минем телем тыелган порнотел булып чыга

"Менә без филармония, мәктәпләр, телевидение кирәк дибез. Әз-мәз булса да алар бар ул. Филармония булмаса да, мәдәният сарайларында татарча концертлар узып тора. Мәктәпләр юк икән, интернет аша туган телне өйрәнү мөмкинчелеге бар. Уфада шәхси булса да татарча “Туган тел” исемле телеканал эшли. Тик аны балалар карамасын өчен яшь билгеләре күрсәтелгән. Имеш, бу “Үсешенә һәм сәламәтлегенә зыянлы мәгълүматтан балаларны саклау буенча канун”га ярашлы эшләнә. Ул каналда җырлар гына бирәләр. Анда “порнуха” юк. Бу тыюларны мин балалар туган телләрендә карамасыннар өчен махсус яшь чикли торган билге куялар дип аңлыйм. Димәк, минем телем тыелган порнотел булып чыга” дип сукранды ул.

* * *

Халыкара ана теле көнендә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында Русия югары уку йортларының татар бүлеге студентларының “Ана теле-2018” педагогик осталык бәйгесе ачылды.

Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендә югары сыйныф укучылары һәм көллият студентлары арасында сәнгатьле уку бәйгесе узды.

Башкорт җәмәгатьчелеге әлеге көнне Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның хәтер кичәсен уздырды.

XS
SM
MD
LG