Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер, бәйрәм, искә алу, киләчәккә бару, туган телне саклау көнеме? Күзәтегез әле, дөньякүләм кадерле бу көнгә безнекеләр ничек карар, билгеләр?

"Якла мине" дип ялынма,
Елама туган телем.
Минем телем горур тел ул,
Теләнү теле түгел. ​

Рәшит Ягъфәров

Татар телен бетерәләр... Татар телен кисәләр, мәктәпләргә кертмиләр... Татар теле укытучылары эшсез кала... Татар халкы гөж килде, шуны гына сөйләделәр. Нинди генә мөрәҗәгатьләр, карарлар кабул итмәделәр. Янәсе, тимәгез татар теленә. Мәскәү ишетергә теләми, әле алай гынамы соң? Татарстан мәгариф министры Русиянең мәгариф министры янына дүрт мәртәбә барып, очраша алмыйча кайтты. Президент администрациясендә эшләп, чиркәү дине буенча фәнни хезмәтләр язып утырган һәм министрлыкка куелган ханым безнең әфәнде белән сөйләшеп торырга да теләмәде. Әле бүләкләр алып барган булгандыр, регионнарның берсе дә буш кул белән бармый, ә алар сөйләшмәгән дә булалар.

Дөнья шулай ул, башмагыңны куймас җиргә башларыңны куйдыра. Шул кирәк безгә, без шуңа лаек. Тоталар да безнең язучылар, галимнәр, “аксакаллар” тел сорап Путинга, Песковка хатлар, мөрәҗәгатьләр язалар. Мәскәү тарафыннан яхшылык көтү өчен, аңламыйм бу кешеләрне, ни дәрәҗәдә (надан диясем килми, надан түгел алар) беркатлы, мескен булырга кирәктер. Путиннан тел сорыйлар. Ул аны бик теләсә дә, җир маебыз, зур суларыбыз, машина, самолет, вертолет заводларыбыз, юмарт кунакчыл халкыбыз, башкалар үрнәк алырлык яхшы сыйфатларыбыз өчен безне бик яратса да, бирә алмый.

Дәүләте булмаган, буйсындырылган халык төрмәдәге тоткын шикелле, туган теле аңа – төрмә ишеген ача торган, яшерен ачкыч

Күңелемә хуш килгән фикерләрне язып кую гадәтем бар. Бик охшаган булгандыр инде ул миңа, ул үзе дә үз вакыты җиткәнне, үз сәгате сукканны көтеп посып торгандыр. Авторы француз философы дип язганмын да, исеме юк. Хәер, кем ул, кайчан, ничек, шулкадәр безгә туры килерлек итеп әйтә алган. “Дәүләте булмаган, буйсындырылган халык төрмәдәге тоткын шикелле, туган теле аңа – төрмә ишеген ача торган, яшерен ачкыч”, дигән. Бу бит безнең турында, татар халкы турында моннан да остарак итеп бер кем дә әйтә алмас. “Дәүләте булмаган”, дигән урынга дәүләте тартып алынган дип тә аңларга кирәк. Безнең бит дәүләтебез булган, безнең бабаларыбыз дәүләт тоткан халык булган. Буйсындырылган халык дигәне белән килешмәскә дә, килешергә дә була. Без буйсынмаганнардан бүгенгә килеп җиткән халык.

Әйе, төрмәдәге тоткын шикелле. Ләкин төрмә – бетү түгел әле ул. Шәкүр карак әйткәндәй “безнең кебек зимагурга ял итәргә урын ул”. Төрмәнең ачкычы – Туган тел инде. Әнә шул ачкычны Путин безгә бирсенме, төрмә ишекләрен ачтырсынмы? Келт итеп, Карл Марксның хак сүзләре искә төшә: “Русия – халыклар төрмәсе”, дигән иде. Моннан соң озак еллар үтте, төрмә ишекләре ачыла башлады. Совет берлеге дигән, җир шарының зур өлешен биләп яткан кып-кызыл ил дә тарала, чит-чикләре ярыла, кителеп-кителеп төшә, үзләренчә яши, үзләренчә сөйләшә башладылар.

2025 елда Русиядә бер тел, бер дин, бер милләт кенә калырга тиеш дигән стратегик планнары бар

Русия дә, чын күңелдән ышанып әйтәм, шул юл белән барачак. Моңа дөньяда мисаллар бик күп. Таралалар, кушылалар, аерылалар. Тигез хокуклы, мөстәкыйльлек алачаклар. Чорыбыз катлаулы, әллә урыс дәүләтенең үзенә бик җиңелме? Ярый, 2025 елда Русиядә бер тел, бер дин, бер милләт кенә калырга тиеш дигән стратегик планнары бар. Шуны үтәү өчен, телләрне, диннәрне бетерү өчен нинди генә хәлләргә төшмиләр, ничек кенә хурлыкка калмыйлар. Әдәп, әхлак югала, Мәскәү телеканаллары “Пусть говорят”, “Прямой эфир” көне-көне шуны күрсәтә. Монда Русиянең чын йөзе, бүгенге көне күренә.

Бер караганда Русиядә яшәү кайберәүләргә шундый рәхәт кебек күренә. Ләкин кемдер – хуҗа, кемдер – кол. Беләм, кемдер, әйе, без, татарлар – кол, басып алынган халык диячәк. Дәүләтебез юк, телебезне бетерәчәкләр диячәк. Әнә берәү, әй мескен, мәсләксез, зур плакат күтәреп Дәүләт шурасы бинасы янына барып баскан. Ә аның плакатына: “Иртәгә телем бетсә – бүген үләргә әзер! Президент, Татар телен якла”, дип язылган. Үзе әзмәвердәй егет, үзе "дивана". Син бүген үлгәч, иртәгә татар теле (әлбәттә, синең өчен) үлә дә үлә бит инде.

Тел – ул ачкыч, бәхет ачкычы, милләтнең йөрәге, милләтсез тел булмый

Бу уйлап бетерелмәгән фаразны бик күп еллар элек, совет заманында кечкенә халыкның бөек вәкиле, съездларга туп-тулы аерым бер вагонда килә торган Рәсүл Гамзатовтан әйттерделәр. Ул әйтте: “Мой Дагестан”, диде. Мостай Кәрим уздырды: “Мин – россиянмын”, диде. Аның да теле, Сәйфи ага Кудаш, Фәридә апа Кудашева белән бер авылдан, теле татарча ачылган иде. Ә аның шәкерте, үзенчә, көчлерәк итеп, телемне кистерәм, диде. Авыз эчендәге, ике катлы йозакка (беренче – иреннәр, икенче – тешләр) бикләнгән, куркак кешенең авызындагы ит кисәге тел түгел бит әле. Тел – ул ачкыч, бәхет ачкычы, милләтнең йөрәге, милләтсез тел булмый. Ләкин дөнья буйлап күзәтсәң, укысаң, телләр үлә бетә.

Бүгенге көндә дөньяда 6809 тере тел булып, гасыр ахырында шуларның 6 меңе үләчәк, ди белгечләр. Киләчәге өметле телләр – кытай, инглиз, алман, гарәп, француз, испан, рус телләре санала. Рус телен һәрберебез белә, телибезме, теләмибезме шул телдә сөйләшергә тиеш булабыз. Һәм менә бу куркыныч афәттә өметлеләр белән өметсезләр арасында ул үзе дә, арттан караганда беренче тора. Аның безнең телләрне бетерергә тырышкан өчен әҗере озак көттермәс. Русиядә урыслашу зур тизлек белән бара. Аның инде ярты халкы тулы урыс түгел, ярты урыс кына. Йә әнисе, йә әтисе урыс. Аларның теле – урыс. Күреп, күзәтеп торам. Андыйлар үз нәселемдә дә җитәрлек. Аллаһы рәхмәте, телне бетерү сүзе кузгалгач, болар, җаннары бар икән әле, татарча сөйләшергә өйрәнергә тотындылар. Әле берсе, Әндрей дигән “племяш” сөйләп тора. “Илдәге халыкның 30-35% гына урыс, тиздән безнең көймәгә су керә башларга мөмкин”, ди. Телләре булмаса, милли рухлары булсын иде, бик буталган, адашкан, саташкан чагы.

Шуңа күрә дә урыс кубызына биеп, аларны үсендереп җибәрәбез. Кабат-кабат әйтергә мәҗбүрмен. Ник соң безнең язучыларыбыз, галимнәребез, ватанпәрвәр сәясәтчеләребез Мәскәүгә Путинга, Песковка (авылга бабайга дигән төсле) тел сорап хатлар язалар. Министрыбыз, югыйсә, үзе күптән министр булып Мәскәүдә утырасы кеше. Кабат шул ук язучылар Халыкара язучылар оешмасы вәкилләре – ПЭН клуб әгъзалары үзләренең урыс каләмдәшләреннән Татар телен яклауларын сорап хат язганнар. Ник соң алар үзләре дөньякүләм кеше хокукларын саклый торган оешмаларга мөрәҗәгать итмиләр.

Бүген инде телне укытып кына да татарны саклап калу кыен

Без тел дибез, тел берләштерә, тел милләтне саклый дибез. Анысы шулаен шулай. Бүген инде телне белмәгән татарлар да күп. Алар әле моның кимчелек, хурлык, шуңа мәҗбүр ителгәннәрен аңлыйлар. Алар арасында да милләтне яклаганнар, яратканнар, татар телен белеп тә маңкорт булганнар, милли рухсыз, идеясезләр бар. Бүген инде телне укытып кына да татарны саклап калу кыен. Мине татардан көлеп, мәсхәрә итеп, милли героеның исемен куеп роман язган татар марҗасы гаҗәпләндерми. Ул мескен, сатлык җан. Кат-кат сатылган. Телен, әти-әнисен, туган җирен, динен саткан. Башкача була алмый. Ул мескен, ул урыс астында көн күрә, башка чарасы юк. Ә менә шуны Татарстан язучылар берлегенә кабул итеп, тәрҗемәләр ясап, китапны татарча чыгаручылар гаҗәпләндерә.

Бүген безгә тел белән идея, рухи бердәмлек җитми. Телибезме, теләмибезме, язмыш барыбер мәктәпләргә барып тоташа. Белем җитми, горурлык җитми. Мин татар теле бетәр дип курыкмыйм. Татар теле беркайчанда бетми дә, үлми дә. Бөек галим Ризаэтдин Фәхретдин: “Без бу дөньяга бетәр өчен түгел, мәңге яшәр өчен килгән”, ди. Бүген безгә мирасыбызны барларга галимнәребез кирәк. Телемне кистерәм, дию, бу илдә коточкыч сүз, кистерерләр дә алырлар. Кем генә булсагыз да, телсезме, чукракмы, бетмәгез, үлмәгез, телегезне кистермәгез.

Иртәгә телең бетә дисәләр, бүген үләргә ризамы?

Милләтнең һәр баласы кадерле, газиз булырга тиеш. Үзебезнең хокукларыбыз бар. Безне саклыйлар, яклыйлар, дип мактанырга яратабыз. Русиянең Конституциясенә аркаланмакчы булабыз. Янәсе, безне яклыйлар. Ник соң Мәскәүдән прокуратура хезмәткәрләре килә безне якларга, хокукларыбызны сакларга тиеш кешеләр мәктәпләребез саен йөреп татар теле дәресләрен 4тән 2гә, барны юкка чыгарып йөриләр. Ник әле алар безнең эшкә тыкшыналар. Берәү дә, бер мәктәптә дә Конституция бозганы юк. Элек без барысын да белеп тә, аңлап та җиткермәгәнбез. Бүген бераз гына күзебез ачылды халыкара хокук нормалары, Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Ислам конференциясе, Европа шурасы, Страсбург мәхкәмәсе, алар кабул иткән карарлар, аларның нормалары барлыгын беләбез. Ләкин күреп торабыз, аларда бит мөстәкыйльлеккә сусаган, азатлыкка омтылган каталаннарны яклап чыкмадылар. Испаниянең үзенең доноры булган Каталонияне бер дә ычкындырасы килми. Бездә дә шул ук хәл бит. Башта башларны болгаттылар, бик күпләр, байлар гына түгел, үлемтеккә тиенләп җыйган акчаларын югалтты. Бусы болай гына, димәк, беркемгә дә ышаныч юк. Шулай булгач, әйдәгез бергәләп нәтиҗә ясыйбыз. Бөек шагыйрь әйткәнчә, сез иртәгә телең бетә дисәләр, бүген үләргә ризамы?

1952 елда Пакистанда университет студентлары бенгал теленең дә урду теле кебек тигез хокуклы дәүләт теле булуын дәгъвалап 30 меңгә якын халык белән демонстрациягә чыктылар. Телгә хокук сораган халыкка аттылар, агулы газ җибәрделәр. Дүрт студент үлде. Шуннан соң бенгал теле тигез хокук алды. Алар мөселманнар, язулары гарәп графикасына нигезләнгән. Бангладешта алар хөрмәтенә бик матур “Шәхитләр мөнбәре” дигән һәйкәл бар. 50 елга якын вакыт үткәч, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конференциясе “Туган тел көнен” билгеләү турында карар чыгарды. 2000 елның 21 февраленнән (туган телләрен саклап, демонстрациягә чыккан, шуның өчен атып үтерелгән студентлар шәхит киткән көн) ЮНЕСКО карары буенча Халыкара ана теле көне итеп билгеләп үтелә башлады.

Хәтер, бәйрәм, искә алу, киләчәккә бару, туган телне саклау көнеме? Күзәтегез әле, дөньякүләм кадерле бу көнгә безнекеләр ничек карар, билгеләр?

ЮНЕСКО үткәргән 21 февраль – Халыкара ана теле көненең төп максаты – үлеп баручы телне саклап калу. Бүген дөньяда ай саен ике тел юкка чыга, димәк, безнең һәр көнебез Халыкара туган тел көне булырга тиеш.

Фәния Хуҗахмәт
журналист, язучы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG