Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык Ана теле көнендә татар телен өйрәнү проектын башлый


Әйдә! Online проекты видео, аудио һәм рәсемнәр ярдәмендә татар теленә өйрәтәчәк.

21 февраль - Ана теле көне уңаеннан Азатлык радиосы тел өйрәтү проектын башлап җибәрде. "Әйдә! Online" проекты татар телен бер дә белмәгән укучылардан алып аны камилләштерергә теләүчеләргә кадәр төрле дәрәҗәдә белем бирә торган курслардан тора.

"Сөйләм татар теле" дәресләре татар телен өйрәнә башлаган кешеләр өчен булса, "Фразеологизмнар" һәм "Әдәби уку" курслары телне баетырга теләүчеләр өчен эшләнгән.

Моннан тыш Азатлык радиосының 60 еллык тәҗрибәсенә нигезләнеп әзерләнгән "Азатлык белән татар теле" курсында сайтта чыккан иң кызыклы мәкаләләрне тәрҗемә һәм аңлатмалар белән укып була.

Һәр курс фото, видео һәм аудиодан тора, дәрес тест белән тәмамлана. Дәресләргә Вконтакте һәм Телеграм челтәрләрендә язылу башланды. Проектның сәхифәсе azatliq.org/eyde адресында урнашкан.

21 февраль 1999 елдан бирле Бангладеш тәкъдиме белән Халыкара ана теле көне буларак билгеләнә. ЮНЕСКО Русиядәге 131 телне "юкка чыгу куркынычы янаган телләр" исемлегенә кертте. Алар арасында чуаш, удмурт, башкорт һәм кырымтатар телләре дә бар.

2017 елның ноябрь азагында Татарстан Дәүләт шурасы Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны ихтыярига калдырды. Татар җәмәгатьчелеге бу татар теленең кулланылышын нык киметәчәк, татар теленең дәүләт теле буларак статусын юкка чыгарырга мөмкин дип борчыла.

XS
SM
MD
LG