Accessibility links

Кайнар хәбәр

UNESCO: Югала барган телләр арасында башкорт һәм кырымтатар телләре дә бар


Google ширкәтенең югала барган телләр сәхифәсе
Google ширкәтенең югала барган телләр сәхифәсе

Башкорт теленең хәле авыр, әмма кырымтатарларныкы тагын да аянычрак, ди белгечләр.

Русиядә яшәгән милләтләр сөйләшкән 131 телгә якын киләчәктә юкка чыгу куркынычы яный. Бу хакта БМОның мәдәният идарәсе хәбәр итте.

42 телдә инде сөйләшүчеләр калмаган. Буряк, карель, коряк телләре кулланыштан чыгып бара. Башкорт, авар һәм ингуш телләренә дә шул ук хәл яный. Юкка чыккан телләргә БМО сәхифәсендә “кара тамга” куелган. Алар арасында Красноярски өлкәсендә яшәгән төрки хакасларның камас теле.

Телләрнең гомерен озайту юллары билгеле. Бу телдә дәреслекләр чыкмаса, чыккан хәлдә дә дәреслекләр белән кызыксыну булмаса, дәүләт эшләрендә телне куллану кирәклеге бетсә – тел югалу юлына баскан, дигән сүз. “Кухня теле” буларак аралашуда һәм җыр-биюдә генә кирәк дип саналган телнең киләчәге юк, ди UNESCO белгечләре.

Башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе урынбасары Вәлиәхмәт Бәдретдинов: Җир шарында бары тик ромашкалар гына үссә җир матур булмаган кебек, бер милләт кенә булса да матур булмый.
Башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе урынбасары Вәлиәхмәт Бәдретдинов: Җир шарында бары тик ромашкалар гына үссә җир матур булмаган кебек, бер милләт кенә булса да матур булмый.
Русия дәүләтен ныгыту өчен президент Владимир Путин урыс телен тагын да ныграк итеп өйрәтүне кирәк дип саный. Милли сәясәт белгечеләренең Русиядә милли төрлелекне бетерүнең бик хәвефле булганын, киресенчә, милләтләрне бүлгәләп илнең киләчәгенә кабер казый торган гамәл булачагы турындагы сүзләренә колак салмыйча, Путин ил бердәмлегенең нигезе -- урыс теле, дип кабатлый бирә.

"2011-2015 елларда урыс теле" програмы нигезендә әлеге максатка 2,5 миллиард сум бирелүен һәм бу акчага күп кенә нәрсәләр эшләнүен әйтеп президент, бу гына җитми диде һәм федераль дәрәҗәдә генә түгел, һәрбер төбәктә урыс телен ана теле итеп өйрәтергә кушты.

Гасырлар дәвамында төрле телләр юкка чыга барган. Табигый бу хәлне белгечләр инкарь итми. Алдагы берничә дистә елда халыкларның тормыш яхшырак булган урыннарга күчүе, андагы телне һәм мәдәниятне үз итеп ана телләрен онытуы аркасында тагын йөзләгән тел юкка чыгачак. Ул телләрне саклап калырга һәм бер нинди ярдәм булмаган килеш аларны үстерергә тырышучылар өчен генә бу процесслар авыр була. Башкалар исә аны сизми дә кала.

Милли мәктәпне тәмамлаган укучыларга БДИ ана телендә бирү мөмкинлеген бирмәү балаларны соңгы сыйныфларны рус мәктәпләрендә укып бетерүгә этәрә. Заманча мәдәниятнең мәгълүмат чаралары аша күбесенчә рус телендә пропагандалануы яшьләрнең башына татар яки башкорт теленең бары тик авылда әби-бабай белән сөйләшү өчен кирәк икәнен сеңдерә бара. Дәүләт мәктәпләрендә укытылмаган тарих һәм ана теле белемен бирү эше ата-аналарга гына кала.

Кырымтатар теле өстендә "кара тамга"

UNESCO мәгълүматларына караганда, юкка чыгу янаган телләр арасында кырымтатар теле дә бар. Кырымтатарчаның хәле башкортчадан да авыррак. Кырымда бу хакта беләләр. Февральдә ана теле көнендә Исмагыйл Гаспыралы исемендәге Җөмһүрият кырымтатар китапханәсендә узган очрашуда да бу хакта сүз булды.

Кырымтатар язучысы Риза Фазыл
Кырымтатар язучысы Риза Фазыл
“Бу хакта әйттек, әйтеп торабыз һәм кабат әйтәчәкбез, әмма бу эшне урыныннан кузгата алмыйбыз. Түрәләргә мөрәҗәгать итәбез, төрле программалар кабул итәбез, әмма нәтиҗәсез. Ул программаларны тормышка кем ашырсын? Алар кәгазьдә генә кала. Һәркем “меня не касается, дип” читтә утыра. Тагын нишләргә? Мин боларны Милли мәҗлес вәкиле буларак та әйтәм”, диде Кырымтатар язучылары берлеге Риза Фазыл.

Халыктан кызыксыну булмавы аркасында кырымтатар телендә нәшер ителгән матбугатның тиражы кими. Тиздән Милли мәҗлес корылтаена делегатлар сайлау башлана. Язучы сүзләренә караганда, делегат булырга теләгән һәр кеше кимендә бер кырымтатар газеты һәм журналына язылып теркәлгәндә квитанцияне алып килеп күрсәтергә тиеш булачак.

“Мәгарифче” кырымтатар укытучылары берләшмәсе рәисе Сәфүрә Коҗамәтова да телне үстерүгә һәркем үз өлешен кертә ала, дип сөйләде.

Ана теле көненә багышланган чаралар Кырымның хосусый ATR телевидениесендә 10 сәгатьлек марафон белән тәмамланды. Инде өченче ел оештырылган мондый чарада галимнәр, язучылар, укытучылар, балалар, җырчылар һәм шагыйрьләр катнашты.

Сөргенгә кадәр 400ләп милли мәктәбе һәм иҗтимагый оешмалары булган кырымтатарларының теле бүгенге көндә Кырымда рәсми статуска ия түгел.

Чиркәс телен үстерү программасы әзер

12-13 мартта Нальчикта “Чиркәс халкының милли мәдәниятен һәм телен үстерүгә” багышланган фәнни-гамәли конференциядә тарихтагы вакыйгалар аркасында төрле төркемнәргә бүленеп төрле илләргә таралырга мәҗбүр булган чиркәсләрнең ана телен саклау һәм үстерү юллары турында сүз барды һәм карарлар кабул ителде.

Русия һәм чит илләрдә яшәгән диаспоралар вәкилләре Кабарда-Балкар һәм Карачай-Чиркәс республикаларында чиркәс теленә рәсми статус бирүне, мәгълүмат чараларында чиркәс теленә күбрәк урын бирүне, географик атамаларның борыңгы чиркәс исемнәрен кайтаруны, чиркәс телендә белем бирүне сорады, чиркәсләр күпләп яшәгән Төркия, Мисыр, Үрдүн, АКШ, Германия һәм Европаның башка илләрендә чиркәс теле һәм мәдәнияте үзәкләрен ачуны сорады. Барлыгы 10 карар кабул ителде.

Мәскәүнең боларга каршы булачагын фаразлаганда һәм Төньяк Кавказдагы финанс һәм иҗтимагый вазгыятьнең тотрыклы булмаганын исәпкә алганда, Сочида Олимпиада төзелешендә эшләүчеләргә ана телендә сөйләшү тыелган бер мәлдә әлегә бу карарлар күбрәк хыял булып калачагына охшап тора.
XS
SM
MD
LG