Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләре Ана теле көне уңаеннан Казанда ялгыз пикетлар оештырды


Рәфыйк Кәримуллин

"Азатлык" татар яшьләре берлеге мәктәпләрдә татар теле, республиканың дәүләт теле буларак, мәҗбүри укытылырга тиеш дип саный. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кимүгә борчылу белдерде.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 21 февраль – Ана теле көне уңаеннан Казанда өч ялгыз пикет оештырды.

Батырхан Әгъзамов
Батырхан Әгъзамов

Берлек әгъзалары Рафикъ Кәримуллин "Татар телен мәктәпләргә һәм балаларга кайтарыгыз! Татар университетын булдыруны таләп итәбез! 21 февраль – Халыкара туган тел көне", Фәнил Гыйләҗев: "Татар булып туар өчен гариза язмадык. Нигә без үз җиребездә үз телебездә укыр өчен язарга тиеш", Батырхан Әгъзамов: "Наш язык самое дорогое национальное сокровище, оставшееся нам в наследство от прошедших эпох." Садри Максуди. С международным днем родного языка" дигән шигар күтәрде.

"Бу пикетлар ярдәмендә татар теленең бүгенге авыр хәленә игътибар җәлеп итәргә тырыштык. Татар теле дәресләре кимеде, укытучылар киметелә. Татар теле дәүләт теле буларак бөтен мәктәптә мәҗбүри укытылырга тиеш дип саныйбыз. Татар теле безнең иң зур байлыгыбыз һәм без аны сакларга, якларга һәм хәлебездән килгәнчә үстерергә тиеш. Аның үсеше өчен милли балалар бакчалары, мәктәпләр, милли университет, шулай ук татар телевидениесе кирәк. Күптән түгел "Шаян-ТВ" ачылды. Әмма ул көненә 30 минутлык тапшырулар һәм бик уңайсыз вакытта. Балалар өчен татар телендә тәүлек буе эшли торган телевидение кирәк", диде Азатлыкка Рәфыйк Кәримуллин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG